Зәйтүн мае составында булган микроэлементлар һәм витаминнар бавыр, эчәклек, шулай ук ашказаны асты бизе эшен җайга сала. Шуңа күрә белгечләр зәйтүн маен гастрит һәм панкреатиттан интегүчеләргә кулланырга киңәш итә. Анда А, Е, В һәм К витаминнары бар. Зәйтүн мае тән тиресе өчен дә бик файдалы. Ул аллергия бирми, тирене йомшарта һәм саклый. Бит тиресен яшәртәсе килгәннәргә әлеге битлекне ясап карарга киңәш ителә. 2 аш кашыгы зәйтүн маена 1 йомырка сарысы кушып, яхшылап болгатырга. Аны биткә сөртеп, 20–25 минут тотарга һәм салкынча су белән юып төшерергә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез