Газетага язылу

Җәен ял итәргә өлгердегезме?

Укучыларыбызның хәлләрен белештек.

Җәен ял итәргә өлгердегезме?
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Алия Галәветдинова, шәфкать туташы (Әтнә районының Кече Әтнә авылы):

– Без инде шундый чорга җиттек. Бөтенесен дә тигез алып барырга тырышабыз. Эшен дә эшлибез, ял итәргә дә вакыт табабыз. Эш качмый бит ул. Бер дә тик тора торган халык түгел без. Дуслар, туганнар белән күңел ачарга яратабыз. Узган атнада авылдагы дусларны Балтачтагы Кара күлгә алып бардык. Казансу елгасында катерда йөздек. Кама Тамагындагы мәгарәгә дә барырга өлгердек. Суга карап тору да тынычландыра. Татарстанда матур урыннар бик күп. Алдан план кормыйбыз. Кайчак кичен уйлыйбыз да иртән чыгып китәбез. Яңа абзар төзисе бар дип, быел маллар алмадык. Чебиләр генә асрыйбыз. Февральдә Мисырга барган идек. Сентябрь аенда гаилә дусларыбыз белән тагын чит илгә җыенабыз. Дөньялар гына тыныч булсын!

Алсу Фәйзуллина, укытучы (Арча районы):

– Балаларны имтиханнарны әзерләгән укытучылар 1 июльдән генә ялга чыкты. Аңа кадәр мәктәптә булдык. Ремонт ясадык, чыгарылыш кичәләре үткәрдек. Августның 15 ләрендә эшкә чыгабыз инде. Ял итәргә бармадык әле. Ирем эштән китә алмый. Көзге каникулда диңгезгә барырга исәп. Иремнең туганнары очрашу үткәргән иде. Бөтен нәсел-нәсәпләре җыелды. Балалар үткәннәрне, туган туганны белми бит. Без инде балаларны да ияртәбез. Буыннар бәйләнешен белсеннәр, дибез. Узган ел Кама буенда чатырлар корып, өч көн ял иткән идек. Быел да барырга исәп. Шулай итеп, төрлесен күреп калырга тырышабыз. Җәйнең бер көне дә бушка үтми.

Вәсилә Сабирова, кранчы (Казан):

– Әле менә Тозлы күлгә барып кайттык. Кранга менгәндә кул-аяклар шыгыр-шыгыр килә иде. Файдасын сизәм. Биш көндә бөтенләй икенче кешегә әйләнеп кайтасың. Бәясе дә кыйммәт түгел: 20 мең сумга төште. Февральдә чит илгә барып кайттым. Бер атна Кама Тамагының Яшелчә авылында әни янында булдым. Каен себеркесе әзерләдек. Мин җыйдым, әни бәйләде. Бу эшне берәүгә дә ышанып тапшырмый ул. Төрле үләннәр дә куша. Мәтрүшкә быел урак белән урып алырлык күп булды. Анысы да кышка җитәрлек. Рәхәтләнеп көч тупладым инде. Җырчы Салават Фәтхетдинов концертына билет алдым. Аннан илһам алып кайтам.

Равил Зарипов, төзүче (Түбән Кама):

– Ун еллап инде җәен ял иткән юк. Ипотека түлисе бар дип, тегендә-монда барган юк. Эштән кайткач, шабашкага да чыгып китәм. Акча табарга кирәк бит. Шуңа күрә ял итү дигән нәрсәне бөтенләй белмим. Тир түгеп эшләү – минем өчен ял шул инде. Бәлкем, нинди сәер, үз кадерен белми торган кеше бу, диярсез. Әти-әниемә, туганнарыма булыша алуыма сөенеп яшим. Сәламәтлек кенә булсын! Ә калганына җитешербез. Быел бурычларны түләп бетердек, ялга бару ягын да карыйсы булыр. Гаиләм бу мизгелне көтә.

Гөлнур Юнысова, тәрбияче (Казан):

– Рәхәт итеп ял иттек. Май аенда кызым белән чит илдә булган идек. Аннан тагын 42 көн отпуск тиде. Бетте инде, эшкә чыктым. Сабыйларым сагындырган. Себергә кайтып килдем. Төп йортта абыем гына яши. Мәрхүм әниебез рухына багышлап, Коръән ашы уздырдык. Туганнар белән күрештек. Ирем дә өйдә утыра торган кеше түгел. Аның белән балыкка бардым. Һәр пәнҗешәмбе саен дискотекага йөрдек. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектында да катнаштым. Хуҗабикә ролен дә онытмадым. Җиләк җыеп, кайнатма әзерләдем. Кышка кыяр да тозладым. Мин барыннан да канәгать.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре