– Мәктәп белемем генә бар. Ничә кат укырга кермәкче булсам да, математика фәне харап итте мине. Бик укыйсым килгән иде, – ди Рамилә апа. – Казанда укырга керә алмагач, авылга кайтып киттем. Мәктәпкә чакырып алдылар. Пионервожатый һәм китапханәче булып эшләдем. Бер елдан соң янә Казанга юл тоттым һәм заводта эшләдем. Тик бәхетсезлегемә, әти авырып китте. Ул чакта апа-абый сүзе закон иде. Апа, әтигә булышырга кирәк, аңа авыр, дип әйтүе булды, чемоданымны өстерәп кире кайтып киттем. Эшләмәгән эш калмады. Белемең юк, дип тормадылар, әле монда чакырдылар, әле тегендә.

Ире Рәдис абый белән Рамилә апа бер ул, бер кыз үстергәннәр. Төп йортка килен булып төшкән Рамилә апа 90 яшьлек каенанасын да тәрбияли.
– Ирем белән бергәләп фермада да эшләдек. Мин 17 ел сыер саудым, ул бозаулар карады. Шунда кулымны авырттырдым да башка ул эшкә чыкмадым. Әмма фермадан киткәнне генә көткәннәр диярсең, кибеткә сатучы, клубка эшче кирәк булды, ягулык салу станциясенә дә чакырдылар. Хәзер өйдә инде, – дип сөйли ул. – Без электән дә дару үләннәре җыеп, үзебезгә кирәк-ярак әзерли идек. Китаплардан, интернеттан өйрәнә башладым. Өйгә шифа эзләп килгән берәүне дә кире борып җибәргәнебез юк.

Язын үсенте үстерсәләр, майдан сентябрьгә кадәр үлән җыялар, себерке әзерлиләр алар. Әле менә үзебездә үскән үләннәрне кушып, чәй дә ясый башлаганнар.
– Питраудан соң үлән җыярга ярамый дигән булалар. Дөрес түгел ул. Китапларда да дару үләнен яздан көз аена кадәр җыясы дип язылган. Әле дә каен, өрәңге, имән, чикләвек, юкә себеркесе әзерлибез. Аларны төрле үләннәр кушып та ясыйбыз. Себеркене махсус туңдыргычта саклыйбыз. Шулай итсәң, ул исен дә югалтмый, шифасы да саклана. Безнең Рәдис гел шаярта инде, малга печән җитмәсә, Рамиләнең сарае тулы үлән, дип. Дәва – аяк астында, аны дөрес итеп куллана белергә генә кирәк. Әле менә узган ел яңа төрле эшкә тотындым. Панно үрә башладык. Хуш исле үләннәрдән генә бәйлим. Кандала үләне хуш исен бер дә югалтмый. Кешеләр панноны бүләк итү өчен ала. Мунчаларына, өйләренә дә элеп куялар. Үләннәр бит алар вируска да каршы тора, иммунитетны да күтәрә, яхшы кәеф тә өләшә. Сораучы күп.
Рамилә апа, үлән сатып кына кәнфит ашап булмый, тормыш итәр өчен кәсепләребез күп безнең, монысы күбрәк күңел өчен, ди.
– Урманда үлән җыюны бик яратам. Яңгырлы көнне әллә ничек, нидер җитмәгән кебек була әле. Әмма өйдәге эшләр дә бетмәгән. Маллар тотабыз, чебиләр үстерәбез, инкубаторыбыз да бар. Кыскасы, эшләп яшибез, шуннан тәм табабыз, – ди Рамилә апа. – Эшкә өйрәнү беркайчан да соң түгел. Теләк кенә кирәк. Әнә башта панноның ни икәнен дә белми идем. Кызым аңлатты, аннары интернеттан таптым. Хәзер инде әллә ничә төрен эшли беләм. Мин инде олыгайдым, дияргә дә кирәкми, өйрәнергә беркайчан да соң түгел! Курыкмаска, тәвәккәл булырга гына кирәк!
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез