Әмма бу матчта быелгы чемпионат язмышына йогынты ясарлык вакыйга булды. «Рубин»ның төп һөҗүмчесе Мирлинд Даку шушы көннәрдә «Спартак» белән килешү төзер дип фаразлана.
Быел ике уенда ике туп кертергә өлгергән албан футболчысының Казаннан китү ихтималы барлыгы турында берничә атна элек сүзләр йөри башлады. Башта ЦСКА диделәр, соңрак «Спартак» телгә керде. «Рубин»да исә берни булмагандай чемпионатка әзерләнделәр. Сезон алдыннан уза торган чараларда Мирлинд Даку да катнашты. Икенче яктан, охшаш вакыйгалар узган ел да булган иде. Аны хәтта Санкт-Петербургка да озаттылар. Әмма һөҗүмче төньяк башкалада озак тоткарланмады. Әйтүләренә караганда, «Зенит» белән хезмәт хакы мәсьәләсендә килешә алмаганнар. Дөрес, бу вакыйганы уенчының сәяси мәсьәләләрдә шәхси карашына бәйләп аңлатучылар да булды. Ничек кенә булмасын, Даку Казанга кайтты һәм «Рубин» белән яңа килешү төзеде.
Әмма Самарадагы матч тәмамланганнан соң аның китәсенә шик калмады. «Рубин» футболчылары Дакуны һавага чөйде, ул үзе исә күз яшьләрен тыя алмады. Аңлашыла инде, матчтан соң узган матбугат очрашуында да төп сүз Даку турында булды. Баш тренер Франк Артига бөтен серләрне ачып салмаска тырышты. «Иртәгә яки берничә көннән нәрсә буласын үзем төгәл белмим. Әмма сүзләр йөри. Ни генә булмасын, Даку – шәп футболчы, аны командадагы егетләр бик якын итә. Ул «Рубин»ны бер башка күтәрде, командага рух бирде. Ни генә булса да, аңа уңышлар телибез», – диде ул. Алга таба җиңел булмаячагын да яшермәде. «Кулдан килсә, трансфер ишеген иртәгә үк ябып куяр идем. Чөнки кемнең китәсен, ә кемнең киләсен төгәл белмәгәч, тренерларга кыенга туры килә. Безгә хәзер кемгә өметләнергә – шул сорауга җавап эзлибез. Төгәллек юк», – диде Франк Артига.
Икенче көнне «Рубин» матчтан соң төшерелгән видеоязманы күрсәтте. Анда Даку иптәшләре белән саубуллаша. «Бергә уздырган өч сезон өчен бик зур рәхмәт. Мин бирегә килгәнче уйнаган лига монысыннан көчлерәк түгел иде. Егетләргә рәхмәт: чит илдән килгән уенчылар үзләрен өйләрендәге кебек хис итте, – дип сөйли ул. – Миңа бик авыр. Бу – тормышның бер өлеше. Мөнәсәбәтләрне саклап калырга кирәк».
Даку Казанга 2023 елның июлендә килде. Өч елда ул премьер-лигада 37 туп кертте һәм Казан командасының легендасына әверелгән Алехандро Домингесны куып тотты. Беренче урындагы Гекдениз Карадениз белән тигезләшергә нибары 2 гол җитмәде. Албан уенчысы премьер-лигада иң нәтиҗәле һәм тотрыклы һөҗүмчеләрнең берсенә әверелде. Соңгы өч елда ул премьер-лигада иң күп туп керткән футболчылар исемлегендә – икенче урында. Аның китүе бер яктан зур югалту була, икенче яктан «Рубин»га зур суммада акча эшләү мөмкинлеге дә бирә. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, өч ел элек Казан клубы уенчыны 1,2 миллион еврога сатып алса, Мәскәү ягы 11 не түләргә җыена. Ул акчага башка, очсызрак уенчы алып була. Сер түгел, «Рубин»ның бүгенге хәле аңа чемпионлык өчен көрәшү мөмкинлеге бирми. «Спартак»ның исә андый максаты бар. Димәк, Дакуның китүе үзенә дә, шул ук вакытта ике клубка да файдалы булырга мөмкин. Килешү төзелеп, бу хакта рәсми рәвештә игълан ителгәнче исә узган елгы «Зенит» маҗараларын истән чыгармыйк. Кайчак акчадан да мөһимрәк булган сәбәпләр табыла: заманасы шул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез