Газетага язылу

Рисәнә Мостафина: «Сәхнә түгел, машинада утырып җырлаган җырым танытты»

«Мин кайгымны каеннарга бирмим, уйларымны уймыйм усакка. Моңнарымны бирмим миләшләргә, урман корыр иде ул чакта». Бу юллар –Саба районы кызы, үзешчән җырчы, «Халык җәүһәрләре» концертында моңлы тавышы белән тамашачыны таң калдырган Рисәнә Мостафинаның яраткан шигъри юллары.

Рисәнә Мостафина: «Сәхнә түгел, машинада утырып җырлаган җырым танытты»
Фото: Татар-информ

Нечкә күңелле, шигъри җанлы, моңлы кеше ул. Яшьтән үк сәхнәгә чыкса, һичшиксез, халык җырчысы дәрәҗәсенә күтәрелгән булыр иде. Тик язмыш аны ни сәбәпледер һаман читкә этәрә. Ә танылу аңа барыбер килә. Көтмәгәндә, олыгайган көнендә. Бүген Рисәнә Мостафина – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Аны әледән-әле чараларга хөрмәтләп чакыралар. «Әңгәмә корыйк», – дип шалтыратканда да, машинасына утырып, үз уйларына чумып, район үзәгенә таба җилдергән чагы иде.

– Рисәнә ханым, нинди уйларга чумып бара идегез?

– Уйлар күп төрле инде ул. Тормыш мәшәкатьләре турында да, киләчәк, узган гомердәге үкенечләр хакында да уйланасың. Рульдә барганда башка барысы да килә.

– Үкенечләр дә бар, дисез. Иң үкенечлесе нәрсә?

Ник вакытында читкә чыгып китмәдем икән дигән чакларым күп булды. Башкаларның уңышларын күреп: «Ә нигә мин монда гына калдым икән соң? Китсәм, башка эштә эшләсәм, бәлки яхшырак булган булыр иде», – дип тә уйладым. Инде хәзер пенсиягә чыккач, үкенеп кенә бер нәрсә эшли алмаганыңны аңлап: «Язмышка шулай язылгандыр инде», – дип тынычланасың. Үземнең теләкләремне тормышка ашыра белмәгәнмен, мөмкинлекләремне ача алмаганмын шул. Акыл миңа 55–60 яшьләр тирәсендә генә керде бугай. Бүгенге халәтем яшь чакта булса, күп нәрсәләргә ирешкән булыр идем кебек.

– Сезнең сәхнәдән җырлавыгызны тыңлап, халык таң калып утыра. Шундый моңлы тавыш белән нишләп җырчы булмадыгыз соң сез?

– Моң миндә кечкенәдән үк бар иде. Туган өемнең кечкенә тәрәзәсе төбенә менеп утырып, энем белән бергә урамнан узган кешеләргә җырлап утырганымны хәтерлим. Ул чагында 3–4 яшьләрдә булганмындыр. Аннары әнинең мине толыпка төреп, агач чанага утыртып, Яңа ел кичәсенә алып барганы истә калган. Анда авылның кечкенә генә клубы халык белән шыгрым тулы. Уртада чыршы. Әни янәшәдәге домино суга торган өстәлгә урындык куя да мине шунда бастыра. Халык кул чаба, мин җырлыйм. Ә аннары әни тиз генә төрә дә, өйгә алып кайтырга дип тагын чанага утырта. Мин шунда ук йокыга да киткәнмен, өйгә кайтканны да, башка берни дә хәтерләмим. Авылдагы гармунчы абыйларның мине җырлатканы исемдә. Җырлавымны ишетеп, миңа бәя биреп, юл күрсәтүче кеше булмады шул. 9–10 нчы сыйныфларда укытучылар сирәк кенә җырлата иде. Ул заманнарда да нәселгә, байлыкка карап кешегә бәя бирү, аеру бар иде бит. Башка һөнәрдә эшләсәм дә, гомерем буе җырладым. Ләкин «тавышың бигрәк матур» дигәнне ишетмәдем. Минем яшь чагында сызгыра торган гадәтем дә бар иде әле. Капканы ачып, урамга чыгуга, шәп итеп сызгырып җибәрәм. Әнинең Югары очта яшәүче абыйсы ишетеп: «Безнең Рисәнә мәктәпкә барырга чыккан, әнә сызгырып куйды», – дип әйтә торган булган.

– Хәзер дә сызгырасызмы соң?

Юк, хәзер сызгырып булмый шул. Тешләр элекке сыман түгел.

– Сез нинди гаиләдә туып үстегез?

– Без гаиләдә биш бала үстек. Әтием Абрар, әнием Затия исемле иде. Әти тальянда сыздырып уйнады, әни аңа кушылып җырлады. Гади кешеләр, колхозчылар булсалар да, фикерле, башлы кешеләр иде. Җитәкче булырлыклары булса да, гади хезмәт юлын сайлаганнар. Юкка гына шулай әйтмим, әтием 14 яшьтән хисапчы булып эшләгән. Тик алга таба белем алырга сугыш комачаулаган. Алар безне дә, умырып тартып алыгыз, урлашыгыз, дип үстермәделәр. Кеше әйберенә кызыкмаска, матур итеп киенеп йөрергә, эшләргә өйрәттеләр. Әти эштән кайтмыйча, без ашарга утырмадык. Тәрбия, өйдәге тәртип шундый иде. Беркайчан да ачлык күрмәдек, ризыклы тормышта үстек. Әти- әни тырыш кешеләр булды, ләкин байлык тупламадылар. Аллага шөкер, туганнарым бүген барысы да исән-сау, очрашып торабыз. Мин аларның ярдәмнәрен тоеп, горурланып яшим.

– Узган гомерегезне еш искә аласызмы?

– Еш искә алам. Өзелеп-өзелеп елыйсым килә. Менә хәзер сезгә сөйләгәндә дә күземдә яшьләр. Их, шушы минутта эзләп табар идем дә яшьлегемне, әби галошларын киеп, тыкрыктан «Бозау киртәсе» дигән җиргә «Наза» уенын уйнарга йөгерер идем. Минем анда төшкәнне бөтенесе көтеп тора иде. Чөнки башлап җырлаучы идем. Шуларны искә төшерәм дә, нишләп шул вакытларда минем юлымда киңәш бирерлек, юл күрсәтерлек кеше очрамады икән дигән кызганыч уйлар күңелдә кабат туа.

– Сәнгать өлкәсенә укырга барсагыз бәлки күргән дә булырлар иде. Барып карамадыгызмы?

– Барып карадым. Белеме булган кешеләр кирәк иде бит. Ә башлангыч музыкаль белемне ул чорда авылларда алып булмады. Музыка училищесына, институтка керергә теләсәм дә, белемең юк, дип алмадылар. Чарасызлыктан журналистикага керергә уйладым. Шигырьләр, мәкаләләр яза идем, рәсемнәр дә ясый идем. Казан университетына документларымны бирдем, ләкин ярты балл җитмәде. Миңа Глазов шәһәрендәге университетка керергә юллама бирделәр. Ул вакытта читкә китеп уку сирәк күренеш иде. Әниләр дә аптырап калды. Шуннан Казан мәдәният институтының китапханәчеләр факультетына бардым. Тырышып белем алсам да, беркайчан да китапханәче булып эшләмәдем. Укыганнан соң авылларда мәҗбүри эшләү бар иде. Мине Саба районының Килдебәк авылындагы мәдәният йортына эшкә җибәрделәр. Туган авылым Миңгәрдән 20 чакрым ераклыкта. 60 сум хезмәт хакының 20 сумын фатирга түләп яшәдем. Ашарга ризыкны, итне әти-әнидән алып килә идем. Иске салкын клубта күмер яктык. Кочегарлар исерек, су юк, юллар юк. Мәдәният йортларын ул вакытта бик тикшерәләр иде. Газетадан да, райкомнан да, башкарма комитеттан да килделәр. Шулай тарткалашып эшләп арыгач: «Сабадан ук китәм, калмыйм мин монда», – дидем. Районның Кулланучылар җәмгыяте рәисе Рөстәм Кәлимуллин: «Безгә комсомол секретаре кирәк», – диде. Шулай итеп язмыш мине читкә җибәрмичә, районда калдырды. Җырларга да чакырдылар. Агитбригадада эшләргә дә туры килде. Районның ЗАГС бүлегендә беренче тапкыр язылыштыруны да миңа йөкләделәр, бик күп кешеләрне җырлап кавыштырдым.

– Бу урында бик шәхси сорау да бирим әле. Шундый моңлы тавышлы кызга егетләр күзе төшми калмагандыр. Нишләп кияүгә чыкмадыгыз?

– Артымнан йөрүче егетләр күп булды. Бәлки матур җырлаганга яратучылар да булгандыр. Алар арасында үз тиңемне тапмадым, ул миңа очрамады. Кулымны да сорап кайттылар. Гашыйк булган чаклар да булды. Тик аларның начар яклары күбрәк күренде, бәлки үзләрен шулай тотканнардыр. Мин баш бирмәс горур кыяфәттә үзем генә яшәргә тырыштым. Ә ялгыз яшәү авыр. Язмышка шулай язылгандыр инде.

– Сезгә нинди яр кирәк иде?

– Мине яклый, саклый һәм тормышны алып бара торган кеше кирәк иде.

– Сез бүген дә ялгыз...

– Пенсиягә чыгуга эштән киттем. Миңгәргә, туган йортыма кайтып, сигез ел әнине карадым, туганнарым да булышты. Ул туксан беренче яшендә китте, кадерләп озаттык. Бүген дә үзем туып үскән йортта яшим. Бу тормышта ялгызлыкта яшәүдән башканы белмим. Шуңа күрә чагыштырып карый алмагач, башка яшәешнең ничек булуын әйтә алмыйм. Ләкин ялгыз түгелмен, янымда Аллаһы Тәгаләм, туганнарым бар, дип әйтәм. Теләгем шул: бәндәләргә мохтаҗ булмасам иде һәм мохтаҗ бәндәләрне карарга язмаса иде.

– Олыгайган көнегездә булса да хыялыгыз тормышка ашты, Казан сәхнәсен яуладыгыз.

– Үз гомеремдә бик күп җырладым, көчемне районыма бирдем. Кайларга гына барып чыгыш ясамадым. Җырламыйм, дип ялындырмадым. Ул заманда җырлап акча эшләү юк иде. Бер нәрсә дә сорамадым. Фатир бирүче дә булмады. Әнине караган вакытта яныма килеп: «Рисәнә апа, шушы җырны җырларга телибез, җырлап күрсәт, өйрәт әле», – диделәр. Өйдә җырлап утырып булмый, машинама чыгып утырдык та, шунда җырладым. Яздырып алдылар.

– Нинди җыр иде ул?

– «Ярлар сөя белми, димә, минем йөрәк туң түгел. Өзелеп-өзелеп яратырга беркайчан да соң түгел» дип җырладым. Менә шул башыма яулык бәйләгән, өстемә күлмәкме, свитермы кигән килеш яздырылган җыр социаль челтәрләр аша бар дөньяга таралды. Чәчемне матур итеп ясатып, матур күлмәк киеп зур сәхнәләрдә җырларга тырыштым. Анда мине күрмәделәр, күрергә теләмәүчеләр дә бар иде. Аллаһы Тәгалә машина эчендә җырлаган җырым белән зурлады. Бу чын танылу булды. Мин моңа шөкер итәм. Чөнки безне сәхнәгә чыгармаган вакытлар да булды бит. Бер заман колхоз рәисләренә мәдәният хезмәткәрләре кирәкми башлады. Андый заманнарны да уздык. Көнчелек, кимсетүләр дә күрдем. Телевидение, радиоларга да юл ябык булды. Район башлыгы булып Сабага Рәис Миңнеханов килгәч кенә хәл уңай якка үзгәрде. Матур күлмәк киеп сәхнәгә чыктык, безгә җылы мөнәсәбәт, җырларга рөхсәт булды. Үземә карата да район башлыгыннан җылы караш тойдым. Мин аңа мондый игътибары өчен бик рәхмәтле. «Халык җәүһәрләре» концертына килеп эләгүем дә – көтелмәгән хәл. Әнинең кырыгы иде. Елап утырам, шул вакытта Рифат Фәттахов шалтыратып, «Халык җәүһәрләре» концертында катнашырга чакырды. Аңа кадәр иҗатымны шулай зурлап, шундый зур проектка беркемнең дә чакырганы юк иде. Концертымны да оештырдылар. Ел саен чакырып, моңлы җырларымны халкыма ишеттерергә ярдәм итәләр. Моның өчен мин аларга зур рәхмәтле.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре