Коточкыч авария: Татарстанда берничә машина капма-каршы бәрелешкән

Бүген иртәнге алтыда Татарстанның Минзәлә районында М7 трассасында, Югары Тәкермән авылына борылыш янында, коточкыч авария булган.

«Татар-информ»га авария шаһитлары сөйләвенчә, юлны берьюлы дүрт автомобиль — «Лада Ларгус», «Лада» 14 нче модель һәм ике «Лада Калина» бүлешмәгән. Машиналар бәрелештән соң өлешчә юл хәрәкәтен каплаган.

«Урында «Лада Калина» йөртүчесе һәлак булды. Ир-атка 35 яшь чамасы. «Ларгус» йөртүчесен җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып киттеләр «, — дип ачыклык кертте юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

Республика Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, «Лада Ларгус» йөртүчесе каршы як полосага чыккан, анда «Лада» ны 14 нче модель эләктереп алган һәм «маңгай» белән «Лада Калина» га килеп бәрелгән.


Фикер өстәү