«Ватаным Татарстан»ның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова: «Татар халкының кимчелеге – үзебезне үзебез тәнкыйтьлибез»

 

«Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова «Интертат» сайтының «ВКонтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасының чираттагы кунагы булды. Аның белән туры эфирда узган әңгәмәнең кайбер өлешен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Журналистиканың җенесе юк

– Сез – «Ватаным Татарстан» газетасы тарихында беренче хатын-кыз баш мөхәррир. Хатын-кызга шушындый җаваплы вазифада булу авырмы?

– Мин журналистиканы хатын-кызныкына яисә ир-атныкына бүлмәс идем. Журналистиканың җенесе юк: я синең талантың бар, я – юк, я яза беләсең, я белмисең, я фикереңне җиткерә беләсең, я белмисең. Мөхәррирлек эшен дә мин хатын-кызныкына яки ир-атныкына бүлмәс идем.

– Соңгы елларда журналистикада хатын-кызлар күп…

– Беренчедән, бу – хезмәт хакларына бәйле. Ир-атка, гаиләне тәэмин итү өчен, бу өлкәдә хезмәт хакы аз. Икенчедән, хатын-кыз тормышка әйбәтрәк яраклашкан. Ул берьюлы әллә ничә функцияне үтәргә күнеккән. Журналистика да бит ул – күпкырлы, берьюлы берничә төрле һөнәр иясе булырга кирәк. Бүгенге журналистика мобильлеге ягыннан хатын-кызга күбрәк тә туры киләдер.

«Ватаным Татарстан» газетасы – хакимият белән халык арасында арадашчы

– «Ватаным Татарстан» газетасының 105 еллык тарихы бар. Халык «Ватаным Татарстан»да басылып чыккан язмаларга ышана, көтеп ала. Элеккеге «Ватаным Татарстан» һәм бүгенге «Ватаным Татарстан» бер-берсеннән нәрсәсе белән аерыла?

– «Ватаным Татарстан» газетасы һәрвакыт хакимият белән халык арасында арадашчы булган. Аның 105 еллык тарихы бар. Шушы вакыт аралыгында һәрвакыт халык сүзен хакимияткә җиткергән һәм хакимият сүзен халыкка ирештергән. Хәзерге «Ватаным Татарстан» халыкчанрак. Бүгенге көндә газетаның максаты – хәбәр итү генә түгел, ә аңлату юлына аяк бастык. Мәсәлән, сәясәт кайсы якка атлый, икътисадның халыкка уңай я тискәре яклары, акчаны ничек сакларга яисә ни өчен табигать шундый кинәт үзгәрүчән – шуларны аңлатырга тырышабыз.

Без хәзер халыкка аңлаешлы тел белән язабыз. Элек «агач тел» белән язганнар, дип, беркемне дә яманлыйсым килми. Ул вакытта заман да кырысрак булган. Мәгълүмат та шул рәвешле кабул ителгәндер. Әмма бүген кешегә якын булырга кирәк. Кеше үзе турында укыса гына, ул бу газетаны үз итәчәк. Шуңа күрә безнең беренче максатыбыз: кеше белән аның телендә сөйләшү. Бу – урам теле дигән сүз түгел, әлбәттә. Халыкка аңлаешлы гади тел белән җитди әйберләр турында сөйләшү.

Акыллы булып күренергә тырышып язсаң, халык кабул итмәячәк. Андый журналистлар төшеп калачак. Язмаларны дус кызыңа, дус егетеңә, әниеңә сөйләп утырган кебек язарга кирәк.

Без, рәсми газета булгач, гел Татарстан Рәисенең кайда барганын гына язмыйбыз. Татарстан Рәисенең кайда һәм ни өчен барганын, Татарстанга, мәсәлән, чит ил вәкиленең ни өчен килгәнен, бу Татарстанга нәрсә өчен кирәк булуын аңлатып бирәбез.

Мәсәлән, Марат Кәбиров бик җитди әйберләр турында «Язучы фикере» рубрикасында гади итеп яза. Аның үз фәлсәфәсе бар. Шулай ук Рәшит Фәтхрахманов, Наил Шәрифуллин сәясәт турында «чәйнәп каптыра». Бүген татар журналистикасы сәясәт турында аңлатып, «чәйнәп бирә» алырлык журналистлар белән мактана алмый. Ә «Ватаным Татарстан»да андый профессионаллар бар.

Безне тәүлегенә интернетта 12 мең кеше укый

– Тираж җыярга авырмы бүгенге көндә?

– Күкрәк киереп, без 100 мең тираж җыйдык, дип әйтерлек түгел. Әмма шул ук вакытта безне тәүлегенә интернетта 12 мең кеше укый. Бу да бит – безнең аудитория. Алар мәгълүматны басма газетадан түгел, ә онлайн укып бара. Газетаның нигезе бар. Аны еллар буе укып килгән укучылары бар. Хәтта бер гаиләгә икешәр газета яздыручылар да бар. Шундый гадәт аларда. Гаиләдә газетаны әбиләре, бабалары да алдырган. Газета килгәч, кем беренче укый, дип бәхәсләшә торган булганнар. Андый бәхәс чыкмасынга икешәрне алдырганнар. Бүген дә шундый укучылар бар. Хәтта 50шәр, 60шар ел «Ватаным Татарстан» газетасын укучы гаиләләр бар.

Бер өйдә ул газетаны бер генә кеше укымый, берничә кеше укый. Хәтта күршеләре белән газеталарны алмашып укучылар да бар. Шуңа күрә федераль белгечләр «тиражны дүрткә тапкырларга кирәк» ди. Шул вакытта гына реаль тираж килеп чыга, диләр.

– Сез – Исмәгыйль Шәрәфиев кебек олпат шәхеснең шәкерте. Шундый бай тәҗрибәгездән чыгып, бүгенге татар матбугатын ничек бәялисез? Нинди ул бүгенге татар матбугаты?

– Бүгенге татар матбугаты – киңкырлы. Үзең утырган ботакны чабарга ярамый. Мин аның кимчелекле якларын беләм. Ул кимчелекле яклары турында хезмәттәшләребез белән сөйләшәбез, баш мөхәррирләр белән фикерләшәбез. Туры эфирда бу кимчелекләр турында әйтәсем килми.

Безнең татар халкының кимчелеге дә шунда: үзебезне үзебез тәнкыйтьлибез. Татарда укырлык китап юк, татарда карарлык спектакль, кино юк, дигәнне еш ишетәбез.

Әйе, кайдадыр, ялгышканбыздыр, ә кайдадыр, киресенчә, алга киткәнбездер. Мәсәлән, интернетта эшләвебез. Безгә кайвакыт ветераннар киләләр дә, үзләренең эшләгән чакларын сөйлиләр. Командировкадан кайта идек тә, материалны язып бирә идек тә 3 көн тыныч кына йөри идек, диләр. Ә без бүген бер көндә өч материал эшләргә мәҗбүрбез. Вакыйгалар күбрәк, кешенең тормыш ритмы бөтенләй башка, иртән булган яңалык инде ул көндез беркемгә дә кызыклы түгел.

– «Ватаным Татарстан» газетасының Муса Җәлил исемендәге көрәш турниры 60нчы тапкыр оештырылган. Башка проектлар турында да сөйләгез әле.

– Соңгы елларда милли проектларга игътибар бирә башладык. Алар Татарстан Рәисе карамагындагы Телләр комиссиясе белән бергә эшләнә. Бу өлкәгә кагылышлы 4-5 проект бар. Бүгенге көнгә кадәр «Ватаным Татарстан»да балалар бите чыкмаган. «Бергә җыелганда» дигән проект балаларга багышланган, ул мәктәп балаларына да кызык. Аларның иҗат язмаларын бастырабыз. «Мин – милләт» дигән проект та яшьләр фикерләренә багышланган. Төрле милләт вәкилләренең милли киемнәре, телләре аша милләтне күрсәтү. «Милли аккорд»та – милли уен коралларын күрсәтәбез.

Яшьләр бик фикерле һәм алар кызык фикер йөртә

– Журналистикага килүче татар яшьләре турында да әйтеп китегез әле. Кайберәүләр яшь журналистларны сүгә, алар яза белми, фикерли белми, ди, кайберәүләр, киресенчә, яшьләр – киңкырлы, өметле һәм талантлы, ди. Сезнең фикерегез нинди?

– Бүген безнең редакциянең 60 процентын яшьләр тәшкил итә. Бу – бик зур күрсәткеч. Яшьләр өлкән буын белән дус эшли. Бездә яңа гына университет бетерүчеләр, яңа гына диплом алучылар бар. Алар, җигелеп, үзләренең юнәлешләрен алып баралар, төрле темаларга җитди аналитик материаллар яза алалар.

Яшьләрнең материалларын 25 ел буе журналистикада эшәүчеләрнең язмаларыннан ким дип әйтмәс идем. Яшьләр бик фикерле һәм алар кызык фикер йөртә.

Безнең вакытта, бәлки, бүгенге кебек мөмкинлекләр дә булмагандыр. Яшьләр әлеге мөмкинлекләрне күрә беләләр, үзләренә бәяне дә беләләр һәм әйбәт эшлиләр дә. Кызганыч, редакциягә ир-атларны җәлеп итәргә авыррак. Монысы финанс як белән бәйле, әлбәттә.

Мине «Ватаным Татарстан»га баш мөхәррир итеп билгеләгәч, миңа «анда өлкән яшьтәгеләр генә эшли, син җафаланырсың инде, аларны эштән алырсың инде» дигәннәр иде. Мин андый юл белән китмәдем. Бездә 70 яшьлек журналист та, 25 яше тулмаган журналист та бар. Алар бик дус эшли. Газетада төрле фикер булырга тиеш – яшьнеке дә, өлкәннеке дә. Гомумән, коллективта төрле фикерле кешеләр булырга тиеш, чөнки кешеләр күптөрле, тормыш та төрле. Шуңа күрә коллективта төрле яшьтәге кешеләрнең булуы «уртача температура» булдырырга ярдәм итә.

Социаль челтәрләрдә басылып чыккан һәрбер хәбәр яңалык түгел

– Бүгенге көндә укучыларны газета аша гына түгел, сайт һәм соцчелтәрләр аша да җәлеп итәбез. Соцчелтәрләр алып бару – замана таләбе. Киләчәктә соцчелтәрләр басма матбугатны кысрыклап чыгара алалармы?

– Соңгы вакыйгалар басма матбугатның бүгенге көндәге ролен күрсәтте, дип уйлыйм. Социаль челтәрләрдәге блогерлар да журналист кебек кабул ителә. Әмма мин моның белән килешмим.

Журналистика ул – җаваплылык дигән сүз. Журналист – ул үзенең сүзе өчен җавап бирергә әзер кеше.

Һәр блогер үзенең сүзе өчен җавап бирергә әзер түгел. Социаль челтәрләрдә басылып чыккан һәрбер хәбәр яңалык түгел. Аның фейк булганы да бик күп. Мәгълүмат ташкыны астында калмас өчен, аны аерып ала белергә кирәк. Мәгълүмат бик күп бүгенге көндә.

Социаль челтәрләр аудиторияне арттырырга мөмкинлек бирә

– Интернетның басма матбугатның кимүендә ниндидер йогынтысы бар инде. Әмма тулысынча интернет гаепле дип, интернет кына басма матбугатны кысрыклап чыгара дип әйтеп булмый. Тиражларның кимүендә башка сәбәпләр бар. Бу – газеталарны тарату мәсьәләсе дә.

«Ватаным Татарстан» газетасы август аеннан атнага 4 тапкыр чыгасы урынга 3 тапкыр гына чыга башлый. Чөнки кайбер районнарга газеталар атнага бер генә тапкыр килә, дүрт саны – берьюлы, кайбер районнарга ике атнага бер генә тапкыр килеп җитә. Тираж кимүе шуларга да бәйле, чөнки халык, акча түләп, газета сатып ала икән, аларның ул газетаны вакытында укыйсы да килә.

Социаль челтәрләр, киресенчә, аудиторияне арттырырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, ниндидер пиар-акцияләр уздыру өчен. Моңа кадәр «Ватаным Татарстан» газетасын өйләренә алдырмаган кешеләр, социаль челтәрләр аша безнең бүләкләр уйнатканны күреп, газетага язылалар.

Шулай ук тиражларның кимүендә демографик сәбәпләр дә бар. Басма матбугатны барыбер өлкән буын күбрәк укый, алар китә баралар.

Пандемия һәм соңгы сәяси вакыйгалар халыкның басма матбугатка ышанычын күрсәтте. Чөнки монда тикшерелгән, анализланган мәгълүмат кына урын ала.

– Мирза Мәхмүтов «укучысыз әдәбият беркемгә дә кирәк түгел» дигән. Татар матбугатын киләчәктә кемнәр укыр икән?

– «Бергә җыелганда» сәхифәсен кызыктан гына ачмадык. Без бүген үзебезнең укучыны үзебез тәрбияләргә тиеш. «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналлары булуы сөендерә. Алар зур эш алып баралар һәм балаларны җәлеп итәләр. Алар яңа блогерлар, журналистлар әзерлиләр. Мин үзем «Көмеш кыңгырау» газетасын да күзәтеп барам. Алар, беренчедән, безнең газетага килүче журналистларны, икенчедән, безгә укучы тәрбияли.

Бүген кулына газета алып укыган бала, киләчәктә дә аны укыр дигән өмет бар.

Шуңа күрә балалар әдәбиятына, балалар матбугатына игътибарны арттырырга кирәк. Матбугатсыз, әдәбиятсыз, мәдәниятсез милләт була алмый. Татар матбугатына бу уңайдан аеруча зур игътибар булырга тиеш, дип саныйм, чөнки безгә фикерле, акыллы балалар һәм яшьләр кирәк. Без бөтенебез кулга-кул тотынып эшләгәндә, һәм менә шушы чылбырны өзмәгәндә, буыннар чылыбыры да өзелмәс, дип уйлыйм.

– Журналистикада эшләгәндә шигырь язып буламы?

– Газетада кеше материалларын укып, газета әзерләп энергиям бетәдерме. Бәлки, мин үземә шундый сәбәп кенә уйлап тапканмындыр. Соңгы арада бик сирәк язам. Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова бервакыт «бәхетлеләр шигырь язмый» дип әйткән иде. Бәлки, мин шундый бәхетледер инде.

Халык та җиңелрәк җырларны, җиңел шигырьләрне кабул итә башлады. Мин тирәнрәк иҗат итәм. Хәтта бик абруйлы җырчылар «минем өчен бу катлаулырак» дигәч, бераз сүрелдем. Шуңа күрә бу арада язмыйм.

Шигърият бүген үсештә, аның аша бүген бик күп әйберне әйтергә мөмкин. Хатын-кызларның шигърияткә күп килүе дә – табигый күренеш, чөнки хатын-кыз хисле һәм эмоциональрәк. Шагыйрәләрнең дә сыналганнары гына калачак.

Гөлназ Әхтәмҗанова


Фикер өстәү