Гүзәл Сәгыйтова: «Татар телен саклауда Казан үрнәк булырга тиеш»

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына нинди нәтиҗәләр белән йомгаклыйбыз? Казанда татар теленә игътибар ни дәрәҗәдә? Әлеге һәм башка мәсьәләләр хакында Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова белән сөйләштек.

 – Гүзәл Рәмзилевна, еш кына «татар теленә урын калмаган Казан» дигәнне ишетергә туры килә. Казанда татар теле үгисетелүенең сәбәпләре нидә икән?

– «Татар теленә урын калмаган» дип әйтү – күпертү инде ул, әлбәттә. Ләкин аның нигезендә дөреслек бар. Мин аны Башкарма комитетка эшкә килгәнче дә аңлый идем. Ул күп очракта элмә такталарына да, башка мәсьәләләргә дә бәйле. Бер караганда, элмә такталары мәсьәләсе җиңел хәл ителә кебек. Эшли башлагач, аның чишелеше алай ук гади түгеллеген һәм башкарма комитетына гына бәйле булмавын аңлыйсың. Әйтик, без Казанның Бауман урамындагы элмә такталарны тикшерергә берничә тапкыр чыктык, эшкуарлар белән аралаштык, хатлар тапшырдык. Бу эш һаман да дәвам итә. Нәтиҗәдә берничә кибет хуҗасы татарча элмә такта ясарга ризалык бирде, ләкин ул авыррак хәл ителә, чөнки кибет хуҗаларыннан өстәмә чыгымнар таләп итә торган мәсьәлә. Әгәр бу сорауга төптән алынсак, монда законга үзгәрешләр кертергә кирәк булачак. Ник дигәндә, элмә такталарын килештергәндә, архитектура идарәсе татарча язуны тәкъдим буларак кына җиткерә ала. Чөнки законда «ике телдә языла» гына диелгән. Телләр турындагы законга «рус һәм татар телләрендә языла» дигән ачыклык кертелсә, мәсьәлә болай катлаулы булмас иде. Бу җәһәттән хатлар әзерли башладык, аларны Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенә, Татарстан Дәүләт Советына юлларга ниятлибез.

– Халык яраткан проектларның берсе – Казан метросының телләр поезды киләсе елларда да йөриячәкме? Әлеге идеяне шәһәр буйлап, тукталышларда да гамәлгә ашырып булачакмы?

– Чыннан да, туган телләр поезды – тел активистлары белән берлектә уңышлы эшләнгән проектларның берсе. Депутатлар да йөрде әлеге поездда һәм сессиядә дә шушы сорау яңгырады. Яңа елдан соң да йөриячәкме бу поезд – әле төгәл генә җавап юк.

Бу проект белән Татарстанның башка шәһәрләре дә кызыксынды, алар автобус, трамвай-троллейбусларга шушы эчтәлекне кертеп булмасмы икән дип сорау бирделәр. Без бүлешергә әзербез, чөнки ул телне пропагандалауда җиңел һәм үтемле алымнарның берсе.

Тукталышлар белән мәсьәлә авыррак тора, аның чыгымнары да зуррак. Финанс яктан бу үзен акламый дигән фикергә килдек. Социаль рекламага тәгаенләнгән урыннарда эшләнелсә, аны кеше азрак күрәчәк. Әлегә уйлашабыз, төрле юлларын эзлибез.

– Бүген иң борчыганы – мәгарифнең хәле. Туган телләр елында татар мәктәпләренә, балалар бакчаларына, фәненә йогынты ясап булдымы?

– Мәгарифнең хәле һәммәбезне борчый, тик ул бүген-иртәгә генә хәл ителәсе мәсьәлә түгел. Мин Кариев театрына килгәч тә, беренче чиратта репертуарга анализ ясаган идем. Монда татар теле бакчаларына, КФУ, Фәннәр академиясе белгечләре ярдәмендә, бакча-мәктәпләргә мониторинг эшләдек. Нәтиҗәдә татар теле укытучыларына мотивацион алымнар кирәклеге ачыкланды. Бу юнәлештә эш башланды да инде. Октябрь, ноябрь, декабрь аенда татар теле укытучылары өчен семинарлар узды. Бу семинарларны Яңа елда да дәвам итәсебез, балалар бакчалары методист-тәрбиячеләре өчен дә эшлисебез килә. Мондый интенсивлар татар мәктәпләре җитәкчеләре өчен дә файдалы булыр иде. Җитәкчеләргә татар җанлы булу гына түгел, заманча менеджер булу да бик мөһим. Чөнки татар теленә мөнәсәбәт тә, аның мәктәптә җәелүе дә беренче чиратта җитәкчегә бәйле.

– Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына нәтиҗәләр ясасак, нәрсәләргә ирешелде, нинди эшләр киләчәккә калды? Дәвамлы булсын дигән проектлар бармы?

– Бу елда бик күп проектлар тормышка ашырылды. Шул ук мониторинг, семинарлар, татар теле курслары. Әдәби чаралардан «Саумы, Казан» хикәяләр конкурсы, «Казан тавышлары», «Сөйли торган материя» шигъри-музыкаль кичәләр, «О чем поют деревья?» спектакле, «…булу» фотокүргәзмәсе, «Итил», «Яңа Сабантуй» фестивале һәм башка проектлар. Аларның күбесен дәвамлы итәсе килә.

Чөнки дәвамлы эшнең генә мәгънәсе була. Алар нәтиҗәсендә системалы эш турында сүз йөртергә мөмкин булачак. Быел халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә татар теле курслары оештырылды, алдагы елда исә җәмәгать транспорты хезмәткәрләренә дә укытулар оештырасыбыз килә. Ә инде хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре, башкарма комитеты җитәкчеләре өчен курсларны дәвам итәргә ниятлибез. Бу курсларның кирәкле икәнен аңладык, аңа бик күп кеше кызыксынып йөрде.

Сессиядә Марат Әхмәтов Казанда татар теленә игътибар тукталмасын иде дигән теләк белдерде. Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә дә планнарыбыз зурдан. Мәсәлән, киләсе елдан парк-скверларда уңышлы барган «Хәрәкәттә – бәрәкәт», «Сөйлә!» проектын мәктәпләргә кертәбез. Җыеп әйткәндә, Комиссия рәисе Марат Әхмәтов әйткәнчә, Казан ул – зур мегаполис, татар теленә игътибар җәһәтеннән дә без үрнәк булырга тиеш. Чыннан да ул шулай икән. Менә мин укуда булдым, анда бөтен республикадан урынбасарлар җыелган иде. Шунда татар теле турында сүз чыккач, Гүзәл, сезне күзәтеп барабыз, сездән өйрәнәбез, дигәч, мин бик гаҗәпләндем. Миңа үзебезнең казаныбызда гына кайныйбыз, әле эшне башладык кына кебек. Алай түгел, нәтиҗәләр дә күренә башлаган икән. Бу сүзләр, әлбәттә, илһамландыра һәм тагын да зур җаваплылык өсти.

– Казанга килгәннән бирле татар мәдәнияте, татар теленең сафлыгы өчен көрәшәсез. Кайда гына эшләсәгез дә, милли проектлар башладыгыз һәм алар барысы да дәвамлы. Татар теленә мәхәббәт гаиләдә салынганмы? Көрәшче рухы нәселдән киләме?

– Татар театрының 115 еллыгы уңаеннан Камал театры мине турыдан-туры эфирга чыгарган иде. Шунда мин татар театрының 100 еллыгына Башкортстанда чыга торган «Тулпар» журналы өчен зур мәкалә язганлыгымны, Туфан Миңнуллин, Фәрит Бикчәнтәев, Равил Шәрәфиев, Уфа «Нур» театры артистларыннан фикерләр алганымны искә төшердем. Алып баручы Фәнис Җиһанша 15 ел элек Уфада идеңмени, дип гаҗәпләнде. Аңа мин Казанда гомер буе яшәгән кебек тоелганмын икән. Үземә дә шулай ул. Башта телевидениедә бер тормыш үткән кебек булды. Аның белән параллель рәвештә Казан консерваториясендә эшчәнлек башланды. Анда да күңел биреп эшләргә тырыштым. Аңа «Калеб» чоры килеп кушылды. «Калеб»кә Кариев театрындагы эшчәнлек өстәлде. Мин инде хәзер Казанда да өченче тормышымны үтәм кебек. Ләкин Казанга кадәр Уфа чоры булды. Анда да Азатлык татар яшьләре берлегендә проектлар эшләдек, хәрәкәттә булдык. Ул – холык үзенчәлегедер.

Татар теленә мәхәббәт мәктәп елларыннан ук барлыкка килде. Татар теле буенча олимпиадаларда гел беренче урын ала идем, бу фән миңа җиңел бирелә иде. Ул вакытта бәлки минем юлым шушыдыр дигән уй белән, Башкорт дәүләт университетының филология факультетындагы татар-рус бүлегенә укырга кердем. Анда Марат Шәрипов, Лилия Сәгыйдуллина, Камил Дәүләтшин, Сәгыйдулла Хафизов кебек укытучыларыбыз күңелебезгә татар әдәбиятына, мәдәниятенә тирән кызыксыну уятты. Ә инде «Азатлык» татар яшьләре берлегенә өченче курстан йөри башладым. Анда инде төрле чаралар үткәрә идек. Радиода эшләгән еллар да эзсез үтмәгәндер. Татар яшьләре көннәрендә теплоход белән Уфа – Казан юлларында йөрү, татар шәхесләре белән танышу, аларның уйларын күңелгә сеңдерү еллар аша ниндидер зур тойгыга әйләнде. Бәлки, ул пафослы яңгырар, ләкин мин аны миссия дип кабул иттем.

Әйтик, консерваториядә татар теле дәресләре генә укытып йөрергә дә була иде. Ләкин «Калеб» әдәбият клубы оештырдым, татар теленә, мәдәниятенә игътибарны арттырырга тырыштым. Башкарма комитетына килүем дә нәкъ әлеге миссиягә бәйле. Илсур Рәис улы эшкә чакырганда, татар юнәлешенә игътибар арттырырга кирәклеген әйтмәсә, мин бу вазыйфага алынмас идем. Эштә төрле чаклар була (сораулар төрледән-төрле милли мәсьәләләр безнең эшнең бер кечкенә өлеше), әмма мин китсәм, бу башлангычларны кем дәвам итәр дигән уй мине нинди генә очракта да биредә тота. Билгеле, бу эшне дәвам итүчеләр дә булыр, ләкин берничә елга сузылган бушлык барлыкка килүе дә бар. Әлегә мин монда кирәклегемне сизәм.

– Шундый проектларның берсе – «Калеб». Калеблеләр белән элемтә өзелмәдеме?

– «Калеб» минем тормышымда, яшьләр тормышында да зур роль уйнады дип уйлыйм. Аның барлыкка килүе дә Ходай рәхмәте кебек. Театрга килүем дә «Калеб»кә бәйле. Калеблеләр белән элемтәләр, әлбәттә, саклана. Әле берничә көн элек кенә Эльмир Низамов Актерлар йортында туган көнен уздырды. Ул сәхнәдән минем, Калебнең аның тормышына тәэсирен, яңа авторлар белән танышуын, яңа җырлар тууын сөйләде. Бу бик кадерле сүзләр иде. Димәк, бу еллар юкка гына узмаган. Калеб кичәләрен калдырмаска тырышам, шәһәр чараларына да «Калеб»тә катнашкан, үз вакытында гонорарсыз эшләгән кешеләрне дә әкренләп җәлеп итәргә тырышабыз.

– Эш белән гаилә арасында балансны ничек сакларга? Гаиләгә вакыт каламы?

– Баланска театрда эшләгән соңгы елда игътибар бирә башлаган идем мин, ә телевидениедә эш белән генә яшәдем. Бу аңлашыла да, ул чакта гаиләм дә, балам да юк иде әле. Бу эшкә килгәч, әлеге баланс бозылды. Һәр яңа эшнең ел – ел ярымы бик авыр үтә. Беренчедән, эшнең үзенчәлегенә төшенеп җитәргә кирәк. Икенчедән, нәрсәнедер үзгәртергә теләп киләсең, ә үзгәрешләр җиңел генә бирелми. Шунысы да бар: башкарма комитетында артык уйланып, анализлап утырырга вакыт юк. Көн нон-стоп форматында уза. Бер вакыйга икенчесен, өченчесен алмаштыра. Шулай да, гаиләгә вакыт калдырыга тырышам. Нәрсә хисабынамы? Театрларга сирәгрәк йөри башладым, кичәләргә азрак йөрелә. Гаиләгә игътибарны киметәсем килми.

– Уңышлы хатын-кызның төп таянычы кем яки нәрсә?

– Янәшәңдә аңлаучы кешең булу. Ирем аңлый, миңа ышана, гаиләнең минем өчен иң беренче урында булуын белә. Әгәр үз вакытында бармыйсың ул эшкә, дип әйткән булса, театрга да, бу вазыйфага да алынмас идем.

– Яңа елга теләгегез.

– Һәрбарчабызга сәламәтлек телим. Соңгы елларда бик күп кешеләрне югалттык. Кадерле кешеләр, йөрәккә якын кешеләр, милләт уллары, кызлары бакыйлыкка күчте. Үзегезне дә, якыннарыгызны да берүк саклагыз!

– Быелгы иң зур югалту.

– Алар берничә булды. Аның берсе – Казанның 175 нче мәктәбе фаҗигасендә балаларны югалту. Мин аны шәхси фаҗига кебек кабул иттем. Эшли башлаганыма өч ай гына иде, 9 Май җиткәндә нишләптер бик нык эчем пошты. Сиземләү булган икән… Ул көннәрне иртәдән кич фаҗига урынында булдык, кайбер гаиләләргә кайгылы хәбәрне дә без җиткердек, икенче көнне моргта булдым, дүрт җирләүдә катнаштым һәм минем өчен ул тормышны бәлки икегә бүлүче вакыйга да булгандыр. Чөнки әти-әнигә бала югалтудан да зуррак кайгы юктыр ул. Ә монда берничә бала һәм аларның һәрберсенең үз тарихы. Алар белән танышканда, фаҗигагә тагын да ныграк үтеп керәсең, ә без, барыбер, нечкә күңелле кешеләр. Без әле дә 175 мәктәп фаҗигасе белән яшибез. Бу көннәрдә Ибраһимовлар гаиләсен шифаханәгә җибәрдек. Ләкин барыбер без тормыш мәшәкатьләре белән кайнап башка юнәлешләргә кереп китәбез. Ә алар бу кайгы белән икәүдән икәү генә калды. Бу әти-әниләрне, вакыйганы еш искә төшерәм.

Икенче тетрәндергән вакыйга Зимфира Гыйльметдинованы югалту булды. Мин әле аңа һаман да ышанып бетә алмыйм. Башкарма комитетында ике ай гына бергә эшләп калдык. Зимфира апаны күптән, телевидениедә эшләгән вакыттан ук белә идем. Ул ятим балаларга ата-аналар эзләү өчен «Әни кирәк» дигән сәхифә алып бара иде. Ул аны озак еллар алып барды.

Ул сәнгатькә, иҗат кешеләренә, яшьләргә һәрчак хәерхаһлы булды. Зимфира апа бик ярдәмчел иде. Фидакарь иде…

– Иң зур шатлык.

– Быел үзебез дә ирем белән хастаханәдә яттык. Аннан чыккач кызымны күрү – елның иң зур шатлыгы булды. Ул дәү әни-дәү әтиләрендә иде, аны алып килгәннәрен ишегалдына чыгып һәр минутны санап көтеп тордым. Эш белән бәйле шатлык – февраль аенда эшкә килеп, сессия вакытында нәрсәләр планлаштырылган иде, шуларның күбесенең тормышка ашуы. Бу – зур шатлык та, җиңеллек тә, Казан татар телле шәһәргә әйләнер дигән өмет тә.

– Дөнья мине өйрәтте, дигән бит әле шагыйрь, быелгы ел сезне нәрсәгә өйрәтте?

– Бу ел мине көчле булырга өйрәтте. Мин аны шушы 175 нче мәктәп мисалында да әйтәм. Үземне йомшак, коелып төшә торган кеше дип уйлый идем, әмма мин эмоцияләрне икенче планга куеп, үземне кулга ала беләм икән. Бу минем өчен ачыш булды. Югалып калсам, башкалар нишләргә тиеш дисең дә, алга барасың. Монда Ләйлә Ринат кызы Фазлыеваның да үрнәге сабак биргәндер. Дөнья вакытны бушка уздырмаска, берничә мәсьәләне берьюлы хәл итәргә, карарларны кичекмәстән кабул итәргә дә өйрәтте.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү