Табиб Lancet фәнни журналында басылып чыккан тикшеренүгә туктылып үткән. 2050 елга Җир шарында шикәр чире белән авыручылар 1,3 миллиардка җитәргә мөмкин икән. 2021 елдагы мәгълүматлар буенча, бу сан – 529 миллион. Тикшеренүчеләр раславынча, чир очракларының шуның кадәр күпкә үсүе артык авырлык белән бәйле.
“Май – үтерә, тестостерон – коткара. Шикәр чире исә – иң хәтәр “үтерүче”. Артык авырлыкка ия булган ир-атларда, тестостерон дәрәҗәсе нормага килгәндә, 3-6 эчендә сәламәтлеге күрсәткечләренең күпкә яхшыруын күптәннән күзәтеп киләм”, – дип билгеләп үткән табиб.
Марк Гадзиян әйтүенчә, күпләрнең тәмле ашаудан баш тарта алмавы проблеманы көчәйтә. Мондый очракта, кагыйдә буларак, артык авырлык тагын да үсә. “Канәгатьлек хисен ашау-эчүдән түгел, башкасыннан эзләргә кирәк”, – дип басым ясап әйткән табиб.
“Тестостерон, глюкоза һәм гликированный гемоглобинны үлчәгез”, – дип язган ул. Болар – сәламәтлек, озын гомер өчен чиктән тыш мөһим”, – дип йомгаклаган белгеч.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез