Газетага язылу

Кан тамырлары киңәюдән хәрәкәт коткара

Аннан Җир йөзендәге халыкның өчтән бере изалана, ә Россиядә аларның саны 38 миллионнан артып китә. Әлеге авыру елдан-ел яшәрә һәм күпчелек аның беренче билгеләре сизелүгә бөтенләй дә игътибар итми. Сүзебез – кан тамырлары киңәю турында.

Игътибар итик

Гадәттә без кан тамырлары киңәюнең беренче билгеләренә бөтенләй игътибар итмибез. Кичке якка таба аякларның авыраюы, бераз шешенеп, иртәнгә элеккеге рәвешенә кайтуы күзәтелә. Бераздан күп йөргәндә сызлаулар арта, шәмәхә челтәрләр яки куе зәңгәр тамырлар ныграк беленә башлый, көзән җыерулар ешая. Әлеге билгеләр күренә башлау табибка мөрәҗәгать итәргә кирәклекне аңлата.

Кем гаепле?

Соңгы елларда тромб, тромбоз һәм тромбофлебит турында еш ишетергә туры килә. Моңа кешеләрнең яшәү рәвешләре «гаепле». Аз хәрәкәтләнү, артык авырлыктан интегү кан тамырларының рәте китүгә сәбәпче була, кан әйләнешенә зыян сала. Шулай ук дөрес туклану турында да онытырга ярамый. Кан тамырларының эластиклыгы өчен составында С, Е витаминнары һәм Р (рутин) булган ризыклар ашарга киңәш ителә.

Түз, аягым!

Аяклар гадәттә кан тамырлары киңәю сәбәпле шешенә. Аны киметү өчен, табиб билгеләгән дарулар эчү һәм сөртүдән тыш, махсус компрессион оек кияргә киңәш ителә. Әгәр алар да булышмаса, операция ясатырга мөмкин.

Аякны көзән җыеруга да кан тамырлары киңәю сәбәпче. Йөрәктән килгән кан артерия буйлап төшә һәм кан тамыры буйлап менәргә тиеш була. Ләкин ул менә алмый интегә һәм шунлыктан аякны көзән җыера. Көзән җыеруны басар өчен 5–20 минут дәвамында аякларны өскә күтәреп ятарга киңәш ителә. Шулай ук аякларга контраст душ ясау хәлне яхшырта.

Аяк тамырлары бик нык киңәеп чыккан булса, операция ясатырга киңәш ителә. Аны наркозсыз, лазер белән ясыйлар. Кеше шул ук көнне аягына басып, өенә кайтып китә ала.

4 гап-гади киңәш

1. Гәүдә авырлыгын контрольдә тотыгыз. Һәрвакыт хәрәкәттә булырга тырышыгыз.

2. Ерак юлга чыкканда, самолетта очканда, компрессион оек кию файдага булыр. Профилактика чарасы буларак, ешрак киеп йөрү тагын да яхшы. Озак ятып яки утырып торырга туры килгәндә һәр 40 минут саен йөреп килергә кирәк.

3. Әлеге күнегүне көн дәвамында берничә тапкыр ясап алыгыз. Аяк очларына басабыз да кисәк кенә үкчәгә төшәбез. Күнегүне ясаганда кулларны чиратлап аска һәм өскә төшерергә мөмкин. Озаклап утырганнан соң басып, бу күнегүне 15 тапкыр ясауны гадәткә кертегез. Урындыкта утырганда яки ятып торганда аякларны бераз күтәреп кую да файдага булыр.

4. Аяк киеменең уңайлы, киң аслысын сайлагыз. Туфлиның платформасы уңайлы, үкчәләре нык булса, хәтта үкчәле туфлиның да зыяны юк, ди белгечләр. Әлбәттә, монда сүз 11 сантиметрлы түгел, ә 4–5 сантиметрлы үкчә турында бара.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре