Газетага язылу

Татарстанның «Ел укучысы-2026» билгеле булды

Ел укучысы исемен республика һәм бөтенроссия олимпиадалары призерлары һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин игълан итте.

Татарстанның «Ел укучысы-2026» билгеле булды
Фото: Татар-информ

Бу турыда Татар-информ хәбәр итә.

Азамат Шәрәфиев химия буенча бөтенросия һәм халыкара дәрәҗәләрдә югары нәтиҗәләр күрсәтеп килә.

Быел халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль алган.

«Бу урынга лаеклы кандидатлар күп иде, мине сайлаганнарына рәхмәт», – диде Азамат җавап чыгышында. Ул мәктәп директоры, укытучыларына, әти-әнисенә, үзе шөгыльләнә торган мәктәп түгәрәге мөгаллимнәренә рәхмәтен җиткерде. Шулай ук, олимпиадаларда катнашкан барлык укучылар югары үрләр яулаячагына ышанычын белдерде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре