Ул – “ЕлМай” сөт һәм май комбинаты белән “Әрсез team” татар юмористлары белән берлектә оештырган яңа юмористик проект.
Кичәдә стендап, әзерләнгән номерлар һәм татарча импровизация юмор белән бергә кисешә. Тамашачыларга кызыклы сюжет, көтелмәгән борылышлар һәм оста иҗат ителгән юмористик образларны тәкъдим ителде.
– Без татар телендә юморны театр форматында тәкъдим итүне максат итеп куябыз. “Елмай театры” – көлү аша уйландыра торган проект. Дөрес, без әлегә аны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итмәдек. Залда бәя бирүчеләр дә, безнең белән бер дулкында булучылар да аз иде. Шомартасы, эшләп бетерәсе, камилләштерәсе урыннар барлыгын да аңлыйбыз, ләкин гомумән алганда шундый эш башкарып чыга алуыбыз белән бик канәгать, – диде оештыручыларның берсе, юморчы һәм алып баручы Фаил Баязитов.
Аның сүзләренчә, проектның тамырлары тирәнгәрәк китә.
– Без татарча импровизация, стендаплар белән шөгыльләнә идек. Аларның барысы да кечкенә генә мәйданчыкларда була иде дә, бетә иде. Ә безнең зурлап эшлисе килде. Һәм шундый мөмкин булуга, бу эшкә теләп алындык. Шуңа күрә “ЕлМай” сөт һәм май комбинаты җитәкчелеге дә, без үзебез дә проектның дәвамлы булуын телибез. Сентябрьдә бу эшкә кабаттан әйләнеп кайтырга уйлыйбыз, – диде Фаил.
Тамашаны карарга җырчы, композитор Гүзәлия дә килгән иде. Ул үзен “проектка ярдәм итүче, идеяләр бирүче” дип тәкъдим итте.
– Бу проект турында ярты ел элек уйлый башлаган идек. Бездә концерт, спектакльләр күп, ә менә юмор юнәлешендә “Мунча ташы”ннан кала сыйфатлы продукт юк. Уйлаштык та, менә шундый җиңелчә форматтагы проект эшләп карарга булдык. Катнашучы егетләр талантлы, аларга юнәлеш кенә бирергә кирәк. Шуңа күрә проектка матур киләчәк телибез, – диде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез