Быел Сабан туйлары кайларда булачак?

Татарстан Хөкүмәт йортында журналистлар белән узган очрашуда Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова бу елның җәендә узачак төп Сабан туйларын атады.

Исегезгә төшерәбез, март башында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов быел Сабан туен уздыру турындагы Указны имзалады. Казанда милли бәйрәм 23 июньдә, ягъни якшәмбе узачак. Чаллыда Сабан туе 15 июньгә билгеләнгән. Ә авылларда һәм район үзәкләрендәге бәйрәм 8-9 июньдә узачак.

Моннан тыш, Ирада Әюпова сөйләвенчә, быел Сочида – Көньяк Сабан туе, Алтай республикасында – Төрки Сабан туе, Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә IV Халыкара Шахтерлар Сабан туе узачак.

Быел Бөтенроссия авыл Сабан туе Пермь краендагы Барда районында, ә Федераль Сабан туе Мари Эль Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә узар дип көтелә.

Милләттәшләребезне Калининград шәһәрендә узачак Балтыйк Сабан туе һәм Омск шәһәрендә узачак Иртыш Сабан туенда да көтеп калалар.


Фикер өстәү