«Татарстанның мәдәни башкаласы» проекты быел да дәвам итәчәк

Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

Министр сүзләренә караганда, «Татарстанның мәдәни башкаласы» проекты 2024 елның иң үзенчәлекле чараларының берсе булган.

— Аның кысасында ел дәвамында башкалабызда республика районнарының Мәдәният көннәре узды. Быел да без бу күркәм традицияне дәвам итәбез. Проект Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевич тарафыннан да хупланды, — диде ул.

Татар мәдәни ресурс үзәге җитәкчесе Алсу Мифтаховага хәбәр итүенчә, проект кысасындагы беренче чара 5 апрельдә булачак. Бу көнне Тинчурин театры бинасында Арча районы мәдәнияте көне узачак. Сүз уңаеннан, узган ел нәкъ менә әлеге район «Татарстанның мәдәни башкаласы» исеменә лаек булды.


Фикер өстәү