Быел Апас һәм Әлки районнарындагы авылларда яңа мәдәният йортлары ачылачак

2024 елда Апас һәм Әлки районнарындагы авылларда 45 һәм 100 урынга исәпләнгән яңа мәдәният йортлары ачылачак. Бу хакта республикада «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган брифингта Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

Узган ел «Мәдәният» илкүләм проекты кысасында 13 мәдәният йортында төзекләндерү эшләре башкарылган, сигез авыл мәдәният йорты төзелгән, Түбән Камадагы музыкаль мәктәп һәм дүрт музей яңартылган. Тинчурин театры һәм республиканың биш музее заманча җиһазлар белән баетылды. Болар барысы да «Мәдәни мохит» төбәк проекты кысасында эшләнгән.

– Быел «Мәдәни мохит» төбәк проекты кысасында 14 яңа объект ачарга ниятлибез. Апас һәм Әлки районнарында яңа авыл мәдәният йортлары ачылачак. Шулай ук күп кенә мәдәни объектларда капиталь ремонт эшләре башкарылачак, — дип сөйләде министр.

Моннан тыш, 2024 елда Тәтеш, Арча Алабуга районнарындагы өч музей техник яктан җиһазландырылачак. Алабуга, Чүпрәле һәм Кукмара районнарында яңа модельле китапханәләр ачылачак.


Фикер өстәү