«Чайкый»мы, юкмы? Тинчурин театрында – рэп-опера

Флешка, рэп яки мәхәббәт – кайсы мөһимрәк? Күптән түгел Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында узган премьерада әнә шул сорауга җавап эзләделәр. Татар театры сәхнәсендә беренче тапкыр куелган рэп-опера күпчелекне нәрсәсе белән дулкынландырды соң? Шау-шу куптарган спектакльне без дә карап кайттык.   

Кыю, заманча, яшьләрнеке. Спектакльне әнә шул өч сүз белән тасвирлап булыр иде. Татар сәхнәсендә мондый спектакльнең куелуы – тәүге тапкыр. Темасы, геройлар, сюжет, декорацияләр дә – яңалык. Шуңа күрә фикерләрнең төрле булуы да табигый.

Хип-хопера жанрындагы спектакль 2005 елда оешкан «Иттифак» беренче татар рэп-төркеме иҗатына багышлана. Пьесаны драматург, режиссер Илгиз Зәйниев Тинчурин театры өчен махсус язган.

Хәзерге яшьләр нәрсә белән яши, нинди кыйммәтләрне үз итә? «Җиңел» акча эшләү максатыннан гына буш популярлык яулау омтылышы белән янган буын кая барып чыгар? Спектакльдә төп фикер әнә шундый.

– «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперасы яшьләр арасында еш очраган проблемаларны күтәрә. Бу – тормышны заяга уздыру, җиңел тормыш артыннан куу. Хәзерге яшьләр үз дөньяларына бикләнеп яши. Тиз генә видео төшереп, популярлыкка омтылалар. Аларны ул дөньядан чыгарырга кирәк. Спектакльдәге катлаулы, шул ук вакытта актуаль теманы тамашачыга җиңел итеп җиткерергә телибез, – диде театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов.  – Хип-хоп – урам культурасы. Яшьләр үз проблемалары турында ачыктан-ачык әйтәләр. Спектакльдә катлы-катлы мәгънәләр юк, барысы да бик гади. Рэпның үзе кебек.

«Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперасындагы вакыйгалар Казан читендәге районнарның берсендә бара. Спектакльдә 11 персонаж катнаша. Алар арасында җиңел юл белән баерга теләүчеләр дә,  кызлар арасында популяр ботаник-хакер да, бандитлар да, «начар» егетләрне сөюче кызлар да бар. Һәрберсе үзләренең «кычкырып» торган фамилияләре белән аерылып тора. Әйтик, Афәринов, Моңнулин, Башбаштаков, Матурова, Җилбәзәкова. Яшьләр җиңел генә юл белән танылырга һәм баеп китәргә тели, криптовалюта, таткоиннар белән эш итә, Дубайда иркен тормыш турында хыяллана, беренче мәхәббәтен очрата. Сюжеты гади, шуңа аңа артык күп тукталып торуны кирәк дип тапмыйм. Ә менә актерларның образларга керүе аерым игътибарга лаек. Яшьләрнең шул категориясен, аларның характерын, кәефен ничек оста итеп җиткерә тинчуринлылар! Спектакль буе рэп башкаралар. Мимика, бию, хәрәкәтләр турында әйтеп тә торасы юк. Һәр артист үз ролендә койган да куйган. Артем Пискунов – яшь гангстер, Гүзәл Галиуллина – һәрнәрсәгә җиңел караучан, рәхәт тормышка кызыгучы кыз, Рамил Минханов – җае чыккан саен пистолетын терәүче пеләш бандит, Рөстәм Гайзуллин – аның иләс-миләсрәк саклаучысын бик төгәл чагылдыра.

Сәхнә бизәлеше шактый заманча иде. Декорацияләр алышына торды (әйтик, бер мизгелдә ишек суыткычка әйләнә, Моңнуллин белән Башбаштаков экрандагы машиналарда узыша). Видеопроекция дә оста кулланылган. Заманча музыка, гадәти булмаган сәхнә бизәлеше, актерларның киемнәре –һәрберсе спектакльне тулыландырды. Димәк, режиссер мохитне тудыра алган.

Җиңелчә комедия криминал белән тулы. Вакыты-вакыты белән Тарантино фильмнарын хәтерләтеп җибәрде хәтта. Пистолетлар белән янап йөгереп йөрүче персонажлар… Кайбер мизгелләре артык ясалма, чиктән тыш арттырылган кебек тоелды. Шул исәптән хатын-кыз образларын сексуаль объектка кайтарып калу…

Матурова ролен башкаручы Тинчурин театры артисткасы Гүзәл Галиуллинага рольгә керү өчен шактый үзгәрергә туры килгән.

– Спектакльнең форматы яңа караш, төрле яктан якын килеп эшләүне сорый. Рэпны да, хип-хоп стильләрен дә өйрәнүне таләп итә. Минем өчен, гомумән, барлык артистлар өчен бу – яңа тәҗрибә. Роль өчен шактый үзгәрергә туры килде, – ди Гүзәл Галиуллина. – Рэп, хип-хоп стиленең үз атмосферасы бар. Монда без гадәти драма артистлары кебек элеккечә уйный алмыйбыз. Бу – башка стиль, башка мөнәсәбәтләр. Минем персонажым, исеменнән аңлашылганча, матур тормыш артыннан чаба. Аны да аңларга була.

Спектакльгә «Иттифак» төркеме өчен генә килүчеләр булуына һәм булачагына шигем юк. Җырларында берничә буын үскән, кемнеңдер үсмерлек, кемнеңдер яшьлек музыкасы булган төркем җырларын ишетү күңелгә бер рәхәтлек бирде.

– Безнең җырларны тыңлап үскән буын хәзерге мәдәнияттә бик күрсәтелмәгән. Спектакльне җырларыбызның яңа тормышы дип әйтергә була. Сәхнәгә куелып, аны тамашачы ишетеп кенә түгел, күреп, тоеп, үзе аша үткәрә алачак. Текстны укыгач, үзебез өчен дә яңа мәгънәләр ачтык, музыканы киңрәк аңлый башладык, – ди «Иттифак» төркеменә һәм «Yummy music» лэйблына нигез салучы Ильяс Гафаров.

Премьераның беренче көнендә ярты зал студентлар һәм яшьләр булса, залның шактый өлеше урта, өлкән буын кешеләре иде. Шушы урында ирексездән спектакльнең ни дәрәҗәдә театр тамашачысына туры килүе турында уйланасың. Театрга яшьләрне җәлеп итү – икенче мәсьәлә. Һәр спектакльдән тирән мәгънә эзләүче тамашачы мондыйга беркайчан да ияләнеп бетә алмас, мөгаен…

 

Спектакльдән цитаталар

«Татарларның «чепырка»сы үзе белән бергә генә туктый!»

«Яшисең килсә, йөгерәсең».

«Һәркемнең шәхси тормышка хакы бар!»

«Нәрсә сөйләсәң дә ярый, мин барыбер сине тыңларга җыенмыйм».

«Чөнки мәгънәсез тормыш алып бару – бу бит мәгънәсезлек».

«Дөньяга күзегезне ачып карагыз әле! Нинди авыр вакытта яшәгәнегезне аңларсыз!»


Фикер өстәү