• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Камал театры артисты Ләйсән Гатауллина: «Героеңны үзеңә якынайтырга ярамый»

    Камал театры артисты Ләйсән Гатауллина: «Героеңны үзеңә якынайтырга ярамый»

    Марат Кәбиров: «Үз хатынын да канәгатьлектә яшәтә алмаган иргә берсенең дә исе китми. Әдәбият та шулай»

    Марат Кәбиров: «Мин синең мул, җитеш тормышта яшәвеңне телим»

    Үз илемдә – үз телем | «Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты | ТАҖИК

    Үз илемдә – үз телем | «Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты | ТАҖИК

    Менделеевскта боз кузгалган: авыл мәктәпләрен япмаска, туган телдә укытуны сакларга

    Менделеевскта боз кузгалган: авыл мәктәпләрен япмаска, туган телдә укытуны сакларга

    Карап атлыйсы: көннәр суытканнан соң имгәнүчеләр саны ике тапкыр арткан

    Карап атлыйсы: көннәр суытканнан соң имгәнүчеләр саны ике тапкыр арткан

     Сөйгәнен 40 ел көткән Нургали Вилданов: «Башка беркая да җибәрмим!»

     Сөйгәнен 40 ел көткән Нургали Вилданов: «Башка беркая да җибәрмим!»

    «22 сыердан 12гә калдырдык»: сөт бәясе арзан булу сыерларның «башына җитә»

    «22 сыердан 12гә калдырдык»: сөт бәясе арзан булу сыерларның «башына җитә»

    “Ватаным Татарстан”га 13% ташлама белән языл һәм бүләк от!

    “Ватаным Татарстан”га 13% ташлама белән языл һәм бүләк от!

    Илнат Фәрхуллин: «Бер-ике көнгә генә кайтам»

    Илнат Фәрхуллин: «Бер-ике көнгә генә кайтам»

    Зинира белән Ризат Рамазановлар: «200дән ким булмый»

    Зинира белән Ризат Рамазановлар: «200дән ким булмый»

    «Мәеттән салдырган әйбердән куркырга да, шикләнергә дә кирәкми»

    «Мәеттән салдырган әйбердән куркырга да, шикләнергә дә кирәкми»

    Айморат хәзрәт ХАҖИЕВ: Медицина ягыннан да сөннәт – кирәкле гамәл

    Айморат хәзрәт ХАҖИЕВ: Медицина ягыннан да сөннәт – кирәкле гамәл

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Тәртипсезлек чире генә түгел! Дөрес яшәгәннәр арасында да СПИД белән авыручылар арткан

    Тәртипсезлек чире генә түгел! Дөрес яшәгәннәр арасында да СПИД белән авыручылар арткан

    Бу кайнатма аякларга хәл кертә

    Бу кайнатма аякларга хәл кертә

    Табиб-уролог: Хроник простатит нәселсезлеккә үк китерергә мөмкин

    Табиб-уролог: Хроник простатит нәселсезлеккә үк китерергә мөмкин

    Буыннар авыртса, нишләргә?

    Буыннар авыртса, нишләргә?

    Риман Гыйлемханов: Бездә милли сәясәт, гомумән, бармы соң ул?

    Риман Гыйлемханов: Ныклап аякка баскан бай ир-атлар һәркемгә җитмәс бит…

    Яңа ел табынындагы ризыкларның кайсы күпме саклана?

    Яңа ел табынындагы ризыкларның кайсы күпме саклана?

    Үлән чәйләре нидән файдалы?

    Үлән чәйләре нидән файдалы?

    Табиб-терапевт Гөлназ Шәйдуллина: «Цистит белән гүзәл затлар гына авырмый»

    Табиб-терапевт Гөлназ Шәйдуллина: «Цистит белән гүзәл затлар гына авырмый»

    Витаминлы кишер бәлеше РЕЦЕПТЫ

    Витаминлы кишер бәлеше РЕЦЕПТЫ

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР Дәүләт Советы карарлары
    • ТР законнары
    • ТР Рәисе указлары
    • ТР Хөкүмәте карарлары

    ТР Законнары (21.11.2023)

    ТР Дәүләт Советы карарлары (08.11.2023)

    ТР Законнары (08.11.2023)

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ РӘИСЕ УКАЗЫ (28.10.2023)

    ТР Законнары (25.10.2023)

    ТР Дәүләт Советы карарлары (19.10.2023)

    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары (13.10.2023)

    ТР Законнары (28.09.2023)

    ТР Законнары (14.09.2023)

  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

VkontakteFollow on VkontakteYouTubeFollow on YouTubeRSSFollow on RSS
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Мәдәният

Турандыкның кайтуы. Тинчурин театры яңа сезонын ачты

- ieditor
19.09.2022
- Мәдәният
0
Турандыкның кайтуы. Тинчурин театры яңа сезонын ачты
0
Карулар
Share on Twitter

Кәрим Тинчурин театры 89 нчы сезонын «Хан кызы Турандык» спектакле премьерасы белән ачты. Тинчуринлылар кабат сәхнәгә кайтарган трагик әкият тамашачыларның күңеленә хуш килерме? Ул нинди хисләр уятты? Премьераны без дә күреп кайттык.

Тинчурин театры яңа сезонны традиция буенча 15 сентябрьдә – Кәрим Тинчуринның туган көнендә ачты. Быел күренекле драматургның тууына  135 ел тулды. Сезон ачылышына Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та килгән иде.

– Бүген нәрсә сөйләсәк тә, сүзебез Кәрим Тинчуринга барып тоташыр. Аның спектакльләре татар театрының «алтын фонды»н тәшкил итә. Ул халык күңелендә «Сүнгән йолдызлар», «Казан сөлгесе», «Зәңгәр шәл», «Җилкәнсезләр» кебек халык мәхәббәтен гомерлеккә яулаган спектакльләре белән саклана. Кызганыч, Кәрим Тинчурин – рәхимсез язмыш иясе, репрессия корбаны. Димәк, аның халыкка ирешмәгән күпме әсәрләре язылмый калган. Тинчурин театры бу бөек шәхеснең исемен лаеклы йөртә. Халкыбызга, милләтебезгә, туган телебезгә игелекле хезмәт итә. Киләчәктә дә бу матур иҗади һәм бик кирәкле эшләрендә уңышлар телибез, – диде ул.

«Хан кызы Турандык» спектакле итальян драматургы Карло Гоцциның шул исемдәге әсәре нигезендә куелган. Аны заманында Кәрим Тинчурин тәрҗемә иткән һәм сәхнәләштергән дә булган. Премьера драматургның тууына 135 ел тулуга багышланды. Спектакльне Венгрия режиссеры Сәрдар Таһировский сәхнәләштергән. Сүз уңаеннан, бу – аның Тинчурин театрындагы икенче эше. Узган елның декабрендә аның куелышында «Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе» спектакле дөнья күргән иде.

Спектакльдә төп рольләрне Әдилә Хәсәнова (Турандык), Алмаз Муллаянов (Халәф), Зөфәр Харисов (Алтын хан), Илгизәр Хәсәнов (Тимур), Альбина Гашигуллина (Гаделмәләк), Сәкинә Минханова (Гөлкәй), Илфак Хафизов (Бәрәк) башкарды. Турандык һәм Халәф рольләрендә яшь артистлар, Казан театры училищесы студентлары иде. Бу аларның – беренче зур рольләре.

Спектакльдә вакыйгалар Кытайда бара. Сәхнәдә бернинди декорацияләр булмаса да, тамаша утка, пластикага бай һәм сәхнәнең бушлыгы үзеннән-үзе юкка чыга. Якты төсләр, купшы костюмнар, милли колорит серле Кытай атмосферасын тоемларга ярдәм итте. Трагик әкияттә сүз Кытай императоры Алтын ханның гүзәл һәм горур кызы Турандык хакында бара. Кияүгә чыгуны ул түбәнлек, хурлык күренеше буларак һәм шәхси фаҗига итеп кабул итә. Трагикомедиянең төп идеяләренең берсе дә шул кебек: җәмгыятьтә көч һәм ир-атның әйдәп баруы культы хөкем сөргән заманда ирләр кулында курчак булырга теләмәгән хатын-кыз тарихы.

Рәсемнән генә күреп алган кызның чибәрлегеннән башын югалта язган ногай татарлары ханының улы Халәфнең мәхәббәте хакына үлемгә дә риза булуы тасвирлана. Таләпчән хан кызының барлык табышмакларына да җавап тапкан Халәф беркатлылыгы, назлылыгы, тугрылыгы белән ахыр чиктә салкын канлы, җансыз булып тоелган Турандыкның мәхәббәтен яулый.

Спектакльдә икенче план хатын-кыз рольләре дә игътибарга лаек. Альбина Гашигуллина башкаруындагы Гаделмәләк образы тормышчан, дәртле, шул ук вакытта драматик булса, Гөлкәй (Сәкинә Минханова) беркатлы булуы, эчкерсезлеге белән аерылып тора.

Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов: «Елый-елый көләрләр, көлә-көлә еларлар», – дигән иде спектакльгә багышланган матбугат очрашуында. Бу сүзләр сәхнәдәге вакыйгаларның бар фаҗигасен ачып сала сыман. Сәхнә генә түгел, бу фаҗига безнең бүгенге тормыш түгелме? Заманның актуаль мәсьәләләрен яктырткан трагикомедия жанры юкка гына сайланмагандыр.

Еларлыгы әллә ни булмаса да, көләрлек һәм көтелмәгәнрәк урыннары (вакыт-вакыт тамашачы өстенә төсле конфетти сибүче шартлаткычлар аттыру) җитәрлек иде үзе. Сәхнә түрендә, вакыйгаларга кульминация өстәп, барабаннар кагып утыручы Илнур Байназаров үзенә күрә бер драма булдырды.

Бәрәк ролен башкаручы Илфак Хафизов пьесаны редакцияләү эшендә дә катнашкан.

– Спектакль бик кыска вакыт  – ике атна эчендә куелды. Без Гоцци һәм Тинчурин вариантларын катнаштырып, үзебезнекен тудырдык. Карло Гоцциның үз әсәрендә – 180, Тинчурин тәрҗемәсендә – 36 бит. Без күп өлешен кыскарттык. Тинчурин телен саклап, аңа охшатыбрак эшләргә тырыштык. Тарихи эчтәлекле трагикомедия буларак, тарихта да казынып алырга туры килде. Сәрдәргә мөмкин кадәр булышырга тырыштым инде. Ул үзе татарча сөйләшмәсә дә, нәрсә эшләргә кирәк икәнен шундук аңлап ала. Иң мөһиме – табигый итеп, күңелдән уйнарга, ди ул һәрвакыт. Яшьләр белән бик нык шөгыльләнде. Аларны театраль яктан гына түгел, психологик яктан да ачты, – диде Илфак Хафизов. Сүз уңаеннан, Тинчурин театрының бик күп артистларын, шул исәптән Илфак Хафизовны да күреп күнеккән тамашачылар да танымады. Артист өчен дә, тамашачы өчен дә шушы түгелме соң инде бәхет?!

«Хан кызы Турандык» 2012–2015 елларда Галиәсгар Камал театрында да куелган иде. Гаделмәләк ролен башкарган Ләйсән Фәйзуллина премьерадан соң спектакль турындагы хис-кичерешләре белән уртаклашты.

– Әлеге спектакльдә үземнең дә уйнаганым булгач, күзәтергә бик кызык булды. Төп рольләрдәге яшьләр бик ошады. Зур тырышлык куйганнары, сәхнәдә яшәүләре күренеп тора. Үзебездән чыгып әйтәм: бу әсәрне кую җиңел түгел. Текстның күп өлеше шигъри формада язылган. Аның белән эшләү дә, тамашачыга кабул итү дә авыррак. Әле без берничә ай әзерләдек, Тинчурин театры ике атна эчендә куйды. Шунысы кызганыч булды: пьесаны бик кыскартканнар, күп кенә кызыклы сәхнәләр төшеп калган. Мин уйнаган Гаделмәләк образы бөтенләй башкача күренде миңа, башта танымадым да хәтта, – ди театр артисты. – Тинчурин театрының үзенә күрә, безнеке үзенә күрә кызыклы инде. Минемчә, спектакльне ничек кабул итсәләр дә, әйбәт. Без бит тере тамашачы белән элемтәгә керәбез. Төрле кешедән төрле фикер ишетү ул табигый.

Тамашачы спектакль башында телефонга багынмаска дип кисәтелгән иде. Хәер, аңа берәүнең дә вакыты булмады. Артистлар сәхнәдә, залда, балконда уйнадылар, тамашачы белән чын мәгънәсендә элемтәгә керделәр. Һәрбер фраза берничә мәгънәгә ия иде. Кемдер мәхәббәт тарихын күреп сөенсә, кемдер тирәнрәк мәгънәләр тапты. Ни дисәң дә, тынычлык кирәк инде. Хәтта мәхәббәткә дә.

«Хан кызы Турандык» спектаклен Тинчурин театрында 30 сентябрь, 14, 29 октябрьдә кабат карарга мөмкин булачак.

Ләйсән Сафина

Фото: «Татар-информ»

Тэглар Ләйсән СафинаспектакльтеатрТинчурин театрыяңа сезон
TweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

ХӘБӘРЛӘР

Казанның мәшгульлек үзәкләре эш урыннары тәкъдим итә

11:42

Казанда фатир янган: газ шартлаган дип фаразлана

11:32

Тарифлар буенча дәүләт комитеты җәмәгать транспортында юл йөрү бәясен 42 сумга җиткерергә ниятли

11:11

Казаннан очкан самолет “Шереметьево” аэропортына авырлык белән төшеп утырган

11:06

Гашыйк булган егет сигезенче сыйныфта укучы көндәшенә пычак белән кадаган

10:53

Дәүләт Советының “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе кайнар линия уздыра

10:29

Һава температурасы нинди булганда балалар мәктәпкә бармаска мөмкин? – министрлык аңлатмасы

10:23

Василий Ислаев: «Бурычыбыз – хезмәткә хөрмәт тәрбияләү»

09:18

Яңа ел гирляндасыннан янгын чыгып, ике баланың гомере өзелгән

17:46

Фән Вәлиәхмәтов белән күңелсез хәл килеп чыккан: «8 ай түшәмгә карап яттым бит!»

17:29

Владимир Путин тәүге тапкыр “Россия” күргәзмәсендә булган

16:59

Фәрит Мөхәммәтшин: «Мәктәп волейбол лигасына физкультура укытучыларын, спорт мәктәпләре тренерларын җәлеп итәргә кирәк»

16:48
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Марина Сапурина: «Барысына да йөрәк  түзә икән»

30.11.2023

17 сыер савучы егет: «Кызлар белән йөрергә вакыт юк»

22.11.2023

Рекордлар китабына кертелгән табиб: «Хаталанган чакларда күңелгә бик авыр»

10.11.2023

Россиянең иң шәп сыерын подиумга әзерләгән Гөлчәчәк Сәлахиева: «Яратуым белән җиңдем»  

18.10.2023

Кореяда гомере өзелгән Венера Сапуринаның әнисе: “Кызымның көлен туган якка күмәбез… Минем көнемә калмагыз!”

11.10.2023

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 28 Ноя 2023 - 12:11 Г.Сабырлык, күңел тынычлыгы Эльвирага. Бигрәк аяныч фаҗига.Эльвира Фазлыева кызы үлгәннән соң булган коточкыч хәлләр турында сөйләгән
  • 21 Ноя 2023 - 06:44 АнонимМолодец Алия! Фото бик матур! Бэхете белэн тусын! Узегез дэ бэхетле булыгыз!Төхвәтуллиннарда сөенче — бәби көтәләр
  • 20 Ноя 2023 - 19:19 АнонимЗамана узгэрдеме кешелэрлэме бик кунелсез хэл Элек тэрбия икенче булгандыр Нигэ шулай кыланырга Исэн-имин бала тусын инде акыллы булыгыз Килешми…Төхвәтуллиннарда сөенче — бәби көтәләр
  • 20 Ноя 2023 - 11:47 Аноним.Эле шулай булмагандыр инде ,уз бэхете белэн тусын инэле -аталы булып уссен.Төхвәтуллиннарда сөенче — бәби көтәләр
  • 19 Ноя 2023 - 18:59 ГульзидаУл корсакны чыгарып салмый гына булмадымени сон индеТөхвәтуллиннарда сөенче — бәби көтәләр

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!