Газетага язылу

Бәйрәм кайтавазы: Пензада XVI бөтенроссия авыл Сабан туе узды

Бер тонна милли аш, милли ишегаллары һәм Раилнең 41 нче машинасы. Пенза өлкәсенең Кузнецк районындагы Дәхтәрни (Кече Труёв) авылында XVI бөтенроссия авыл Сабан туе гөрләде.

Бәйрәм кайтавазы: Пензада XVI бөтенроссия авыл Сабан туе узды
«Татар-информ»

Бәйрәм алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко белән 450 еллык тарихы булган авылны йөреп чыкты. Иң элек алар Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салды. Сүз уңаеннан, Дәхтәрнидә тиздән каһарман-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртәчәк тагын бер һәйкәл барлыкка киләчәк. Татарстан Рәисенә хәзерге вакытта төзелә торган дини комплексны да күрсәттеләр. Дүрт манаралы комплекска Җәмигъ мәчете һәм иҗтимагый-мәгариф, дини һәм тантаналы чаралар уздыру, хәләл продукция сату өчен ике бина керә. Аны Болгардагы Ак мәчеткә охшатып эшләргә ниятлиләр.

Сабан туе кунакларын исә керә-керешкә милли ишегаллары каршы алды. Татарстанны быел да Кукмара районы тәкъдим итте. Сабан туенда яңа рекорд куелды: Татарстанның аш-су осталары 23 кило сыер ите белән бер тонна татар азуы пешерделәр. Сүз уңаеннан, әлеге рекордка Рөстәм Миңнехановның да кулы тиде. Бу вакыйганы Россиянең гастрономик рекордлар китабында теркәр өчен гариза җибәрделәр. Шуннан соң дүрт мең порция ашны бәйрәм кунакларына бушлай өләштеләр.

Ишегалларында гореф-гадәтләр белән танышып, уйнап-көлеп, сыйланганнан соң, бар халыкның игътибары ачылыш тантанасына юнәлде. «Соңгы елларда Пенза өлкәсендә зур үзгәрешләр бара. Мин губернаторга Сабан туена бик яхшы әзерләнгәннәре һәм милләтара дуслыкны ныгыту мәсьәләсенә зур игътибар биргәне өчен рәхмәтлемен. Сабан туе – татарлар өчен генә түгел, һәркем өчен дә бәйрәм», – диде Рөстәм Миңнеханов, кунакларны бәйрәм белән котлап.

Олег Мельниченко хәзерге вакытта Пенза өлкәсендә 100 меңгә якын татар яшәвен билгеләп үтте. «Сабан туенда гаять бай татар мәдәнияте, шулай ук Пенза җирендә яшәүче халыкларның – рус, мордва, чуаш халыкларының мәдәнияте, сәнгате һәм гореф-гадәтләре күрсәтелә. Пенза өлкәсендә барлыгы 100 дән артык милләт вәкиле яши, – диде өлкә губернаторы. – Сабан туе безнең дуслыкны һәм бердәмлекне ныгытсын».

Ачылыш тантанасында унҗиденче бөтенроссия авыл Сабан туеның кайда узачагы да билгеле булды. Бәйрәмнең күчмә символы – «Тулпар ат»ны Оренбург өлкәсенә алып кайтып киттеләр – бәйрәм Әсәкәй районында узачак.

Ул арада көрәш мәйданы да «кызды». Ахыр чиктә бөтенроссия авыл Сабан туеның баш батыры булып Теләче егете Раил Нургалиев танылды. Пензада ул 41 нче машинасын отты.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре