Спектакльнең режиссеры – тамашачыга «Кеше китә – җыры кала» һәм «Ай булмаса, йолдыз бар» телесериаллары аша таныш Александр Далматов, инсценировка авторы – Алсу Хәбибуллина, рәссам-куючы – Сәлимә Әскәрова, композитор – Миләүшә Хәйруллина.
Спектакльдәге вакыйгалар нәкъ әсәрдәгечә бара. Язучы әйтергә теләгән фикерләрне ничек бар шулай спектакль аша халыкка җиткерә алганнары өчен Алсуга да, Александрга да, яшь рәссам Сәлимәгә дә һәм Минзәлә театры артистларына да рәхмәт. Тамашачы алар белән бергә яшәде, Сәхиянең язмышы өчен спектакль буе борчылып утырды.
Ә вакыйга 1940–1980 нче елларда бара. Сәхиянең тормышы балачактан ук сынаулар белән башлана: әнисенең фаҗигале үлеме, әтисенең фронтка китүе, апасының аяныч язмышы үсмер кызны авыр сайлау ясарга мәҗбүр була. Ул хатын-кыз булудан баш тарта. Кыска киселгән чәч, ир-ат киеме, авыр хезмәт – Сәхия сугыштан таланган авылның таянычына әверелә, аңа хәтта «Сахи» дип эндәшә башлыйлар.
Аның татар авылыннан Себердәге нефть чыгару урыннарына кадәр барган юлы – гади сәяхәт түгел. Ул үзеннән-үзе кача, рухи яктан эзләнә, гашыйк була, янәдән тормышның ачы сынаулары белән очраша. Ләкин бирешми, яраланган йөрәген учына алып, апасын, аның балалар йортындагы улын эзләп таба. Авылына – туган нигезенә кайтып, яңадан тормыш башлый.
Фәнис Яруллинның якын туганы, хәзерге көндә Нурсөя ханым Яруллинаны тәрбияләп, язучы иҗатын саклауга зур өлеш кертүче, үзе дә филология фәннәре кандидаты Сәүия Хәкимова да карады премьераны. «Нәкъ Фәнис абый язганча калдырулары, аны драматург буларак яңадан сәхнәгә кайтарулары өчен иҗади коллективка зур рәхмәт. Нурсөя апа белән алар еш кына Минзәләдә кунак булалар иде. Нурсөя апа сезгә зур сәламнәрен җиткерергә кушты», – дип рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук бу әсәрнең ике вариантта булуын да әйтеп узды. Беренче вариантта Сәхиянең гомере фаҗигале төстә өзелә торган булган. Ләкин Фәнис Яруллин әсәрне Аяз Гыйләҗевка укыткач, язучы аны үзгәртергә, күтәренке рухта төгәлләргә киңәш биргән. Шулай итеп, без күргәнчә, Сәхия тормышын дәвам итәргә, туганлык җепләрен сакларга, нигезен торгызырга үзендә көч таба.
Сәхнәдә исә артык бернәрсә дә юк, ләкин тәрәзә, бераз күтәрелеп торган, әле өй эчендәге сәкегә, әле машинага, әле поездга, яшьләр җыелып күңел ача торган клуб сәхнәсенә, әле кайбер өлешләрне кино аша күрсәткән экранга әйләнә торган корылма безне бер урыннан икенчесенә «күчереп кенә тора», башка эффектлар ярдәмендә, спектакльне караганда туңып та куясың, геройларга кушылып борчыласың да, уйга да чумасың, шундый көчле булып тоелган Сәхияне барып кочаклыйсы, яратасы да килә хәтта…
Кыскасы, Минзәлә театры таң калдырды... Иҗади тандемның шундый матур эш нәтиҗәсен тагын да күбрәк тамашачы күрер, дип өметләнәм. Әлбәттә, башкалабызда да карау бәхете насыйп булсын иде. Кем белә, Фәнис Яруллинны шундый әсәрләр язарга рухландырган Нурсөя ханым да тамаша кылыр, дип ышанабыз.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез