Яшьләргә сабак. Тинчурин театры елны нинди премьералар белән башлый?

Кәрим Тинчурин театры узган елны нинди нәтиҗәләр белән төгәлләгән? Яңа елда безне нинди яңалыклар һәм премьералар белән гаҗәпләндермәкче? Матбугат очрашуында әнә шулар хакында сөйләделәр.        

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов узган 2023 елны театр өчен уңышлы дип атады.   

– 355 спектакль куйганбыз. Кайбер көннәрне өчәр җирдә спектакль куелганы булды. 90 меңнән артык тамашачы булган. Гастрольләргә күп йөрелде. 45 миллион сумнан артык акча эшләнгән. Чагыштыру өчен: 2019 елда  керем 17 миллион сум гына иде. Ә узган елга караганда быел 10 миллионга күбрәк эшләгәнбез. Ул яктан уңышлы ел булды, – диде ул. – Беренче яртыеллыкка  әзерлек эшләре күптән бара. 25 гыйнварда «Синең хакта» дигән театральләштерелгән концерт була. Ул татар театры тарихына багышланган. Быел – Гаилә елы. Шул уңайдан гаилә абонементы булдырдык. Гаилә әгъзалары бергә билет алсалар, 30 процент ташлама ясалачак.

6–7 мартта Тинчурин театрының Мәскәүгә гастроле көтелә. Фәнис Мөсәгыйтов әйтүенчә, аларның теләге зур шәһәрләргә, уңайлы җирләргә генә йөрү түгел.

– Ераграк районнардагы авыллар  да бар, алар «Пушкин картасы»н бер җирдә дә куллана алмый. Кайберләре беркая да чыга алмый. Бер тапкыр районга барып кайтсалар да шатланалар. Шушындый авылларга якынрак булган мәдәният йортларын алып, кечкенә авыллардан җыярга тырышабыз. Алар елына берме-икеме тапкыр булса да профессиональ спектакльләрне карарга тиеш. Җайсыз булса да барырга тырышабыз. Андый авылларның исемлеге бар, һәрберсе белән элемтәгә кердек, ел дәвамында алар белән эшләячәкбез, – дип сөйләде директор.

Ел башында театрда ике премьера көтелә. 31 гыйнвар һәм 1 февральдә Г.Исхакый әсәре буенча «Җан Баевич» трагикомедиясе куелачак. Режиссеры – Илнур Гарифуллин.

– Безгә «Пушкин картасы» белән яшьләр карарлык спектакльләр дә кирәк. «Җан Баевич» мәктәп программасында бар, темасы да кызыклы. Без һаман чит милләтләргә, чит илләргә охшарга тырышабыз. Аларны кабатлап, гореф-гадәтләрне, телебезне югалтсак, нинди көлке хәлгә калырбыз – шуны күрсәтәсе килә,  – диде театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов.

Бер гасыр элек яшәгән татар бае ролендә – Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров.

– Күпләр бу образга симез, зур гәүдәле артист, әйтик, Рөстәм Гайзуллин күбрәк туры килә, дип әйтергә мөмкин. Тик замана тиз алышына. Хәзер бу образда җиңеллек булырга тиеш. Илнур, кистереп: «Бу рольдә мин сине генә күрәм», – диде, – дип уртаклашты Зөлфәт Закиров. – Режиссер белән әсәрне укып чыккач, монда бит хәзерге заман проблемалары күтәрелгән, дигән фикергә килдек. Миңа калса, әсәр яшьләребезгә кызык та, шул ук вакытта гыйбрәт тә булыр. Бүгенге яшьләрнең интернетта әллә нәрсәләр карап, 5 секунд эчендә әллә кем буласылары килә. Әсәрдә дә шул зур проблема чагыла.

20–22 февральдә театр икенче яңа спектакль – «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» дип талган хип-хопера тәкъдим итәчәк. Авторы – Илгиз Зәйни. Режиссеры – Туфан Имаметдинов.

–  Илгиз Зәйниевнең безнең өчен язган әсәре. «Иттифак» рэп төркеменең беренче альбомына кергән һәм әлегә кадәр дөнья күрмәгән җырларыннан бер спектакль төзибез. Бүген бернәрсә эшләмичә, тиз генә видео төшереп, байыйсылары, популярлык казанасылары килгән кешеләр шактый. Бу тема бик актуаль. Спектакль күбесенчә студентлар өчен. Безнең тамашачы төрле, әмма яшьләргә кагылган темаларны да ачарга телибез, – диде баш режиссер.

Сүз уңаеннан, Тинчурин театры коллективы тагын да ишәйгән. Театр труппасына Казан театр училищесында Зөлфәт Закиров курсын тәмамлаган Ильвина Кәримованы алганнар. Яшь актриса Биектау районының Дөбьяз авылыннан икән.

Сүз уңаеннан, театрда кадрлар мәсьәләсе – аерым проблема.

– Театрда урыннар күбрәк булса, яшьләр килер иде. Бу проблема бездә генә түгел, Кариев театрында да, Камалда да, гомумән, бөтен Россия театрларында шул ук хәл. Бу – бик катлаулы мәсьәлә,  – диде остаз.

Быел театрның 90 нчы сезоны гына түгел, оркестрның да 35 еллыгы. 8 февральдә театрда оркестрның юбилей концерты узачак.

– Яңартылган оркестр составы эшли башлавына да биш ел булды. 35 елга да, соңгы бишьеллыка да нәтиҗәләр ясалачак. Юбилей елы кысасында берничә аудиоальбом яздырырга ниятлибез. Анда композитор Салих Сәйдәшевнең драматург Кәрим Тинчурин белән бергә иҗат иткән әсәрләре дә керәчәк. 90 еллык театр тарихында эз калдырган спектакльдән фрагментлар, җырлар булачак, – диде театр оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Ильяс Камалов.

 


Фикер өстәү