Рөстәм Миңнеханов:»Вузларыбызның активлыгы аркасында, Татарстан икенче урынга күтәрелде»

Вузларыбызның активлыгы аркасында узган ел Татарстан ил төбәкләренең фәнни-технологик үсеш рейтингында икенче урынга күтәрелде. «Планетаның сыек углеводородларын рациональ үзләштерү» дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни үзәкнең халыкара күзәтчелек советы утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.

– Республикада «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты тарафыннан каралган барлык белем бирү һәм тикшеренү инфраструктуралары уңышлы гына эшләп килә. Бу хакта гел әйтеп киләбез, – ди Рәис. – Узган ел алар сафына алдынгы ике инженер мәктәбе өстәлде. Федераль бюджет һәм индустриаль хезмәттәшләрнең финанс ярдәме белән алар Әлмәт дәүләт нефть институты белән Казан илкүләм тикшеренү техник университетында да булдырыла. Татарстанда эшләп килүче технология университеты, үз чиратында, «Приоритет 2030» программасының махсус өлеше составына кертелде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда укучылар әзерләгән 442 проектның «Студентлар стартапы» бәйгесендә җиңү яулаганын да искәртте. Рәис Ромашкино нефть чыганагыннан озак вакыт дәвамында файдалану барышында Татарстанның фән тармагы белән сәнәгатьнең углеводород чималының авырдан табыла торган запасларын да үзләштерергә өйрәнүен дә билгеләп үтте.

– Хәзерге вакытта бу белем һәм тәҗрибәгә дөньяның нефть табучы күп кенә илләрендә сорау зур. Булган теоретик һәм гамәли белемнәрне арттырырга кирәк. Шул максаттан совет әгъзалары рәтенә үзебезнең һәм чит илләрнең углеводород чималы тармагында хезмәт куйган әйдәп баручы белгечләре кертелде, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү