Сыйфатсызга урын юк

Татарстанда йогышлы чирләр белән авыручылар саны арта, кибет киштәләрендә сыйфатсыз ризык кими. Кулланучылар хокукы игътибар үзәгендә кала бирә. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең узган елгы эш йомгакларын кыскача гына шулай бәяләп булыр иде.

Идарә башлыгы Марина Патяшина еллык коллегия утырышын көн кадагындагы мәсьәләдән – инфекцияле авырулардан башлыйсы итте. Белгечләр яшерми: коронавирус аркасында кертелгән пандемия рәсми рәвештә тәмамланса да, бу чирнең нәтиҗәләре әле үзен бик озак сиздерәчәк.

– Коронавирус иммунитетыбызга бик зур зыян салды. Шул сәбәпле республикада 26 төрле инфекция белән авыручылар саны артты. Аларның күбесе күпьеллык уртача күрсәткечләрдән дә артык китә (таблицада. – Д.Г.), – диде Марина Патяшина.

Узган елның зур шау-шу тудырган иң мәкерле инфекцияләре дип идарә башлыгы кызамык белән коклюшны атый.

– Узган ел, иң беренче чиратта, кызамык борчуга салды. Аны, нигездә, бу чиргә каршы вакцина ясатмаган кешеләр йоктыра. Кызамык белән авыручы һәр ике кешенең берсе – мигрант. Узган ел коклюш та баш калкытты. Әлеге чир күбрәк 7–14 яшьлек балаларны аяктан йога. Бу аңлашыла да. Әлеге яшь аралыгында балаларга кызамыкка каршы ревакцинация уздырылмый. Шуңа күрә без республика дәрәҗәсендә ревакцинация керттек. Шул рәвешле  – 4–7 яшьлек 30 меңнән артык балага кабат коклюшка каршы прививка ясалды, – ди идарә башлыгы.

Патяшина тычкан бизгәген дә телгә алды. Республикада аны йоктыручылар саны 2022 елдан бирле үк арта бара. Узган ел исә аларның саны 16 процентка күбәйгән. Узган ел республикада грипп очраклары да 4,5 тапкыр арткан. Яңа ел башыннан бирле Татарстанда берьюлы өч төрле вирус – грипп, коронавирус һәм ОРВИ белән авыручылар да пәйда булды. Белгечләр тридемия белән авыручылар санының төгәл санын атый алмаса да, февраль – март айларында алар кимеячәк, дип ышандырды.

Идарә белгечләре ризык сыйфаты белән кулланучылар хокуклары сагында да тора. Узган ел алар 47 тоннадан артык сыйфатсыз ризыкны әйләнештән алган. Бу алдагы ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк.

– Тикшерү барышында кайбер төр яшелчә-җиләк-җимештә, камыр ризыклары, ит һәм сөт ризыкларында зарарлы микроорганизмнар табылды. Тикшерүгә алынган 23 проба ризыкта пестицидлар табылды. Читтән кертелгән азык-төлекнең дә яртысыннан артыгында шул хәл. Әйтик, Кытайда җитештерелгән чәй, Төркиядән кертелгән груша, лимон, борычта да зарарлы матдәләр табылды. Алар барысы да әйләнештән алынды, – ди Патяшина.

Узган ел Роспотребнадзор идарәсе Татарстанда яшәүчеләргә сыйфатсыз күрсәтелгән хезмәт һәм товарлар өчен 127 миллион сумнан артык акчаны кире кайтарган. Марина Патяшина сүзләренә караганда, идарә мондый суд утырышларында ешрак катнаша башлаган. Бер ел эчендә бу күрсәткеч 15 процентка арткан.

Инфекцияле авырулар үзгәреше саннарда

  Арту
2022 ел белән чагыштырганда Күпьеллык уртача саннар белән чагыштырганда
Кызамык 147 тапкыр 20,2 тапкыр
Коклюш 137 тапкыр 10,3 тапкыр
Грипп 3,5 тапкыр 8,8 тапкыр
Хроник С гепатиты 79 процентка 37 процентка
Норовирус инфекциясе 21 процентка 2,9 тапкыр
Тычкан бизгәге 16 процентка 33 процентка

Фото: kp.nepsite.ru

 


Фикер өстәү