Хезмәт хакын вакытында бирмәгән өчен компенсация түләү турында закон кабул иткәннәр

Дәүләт Думасы хезмәткәрнең вакытында түләнмәгән хезмәт хакы өчен компенсация алу буенча хокукларын киңәйтү турында закон кабул иткән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Басма мәгълүматларына караганда, закон, хезмәткәрләрнең эш хакының тулысынча түләнелмәвенә бәйле шикаяте сәбәпле, Конституция суды чыгарган карар нигезендә эшләнгән. Моңа кадәр хезмәт хакын тоткарлаган өчен процентлар исәпләү күздә тотылмаган, бу исә эш бирүчеләргә хезмәт хакы буенча җыелган бурычны озак вакытлар буе тоткарлап килү мөмкинлеге биргән.

Законда каралганча, суд хезмәткәрнең вакытында бирелмәгән эш хакына хокукын таныган очракта, хезмәткәргә эшеннән компенсация түләнеләчәк. Акчалата компенсация, хезмәт хакы түләнергә тиешле көннән алып, исәп-хисап ясау көненә кадәр исәпләнәчәк.


Фикер өстәү