Хезмәт хакы тоткарланганда компенсация түләү тәртибенә үзгәрешләр кертергә җыеналар

Россия Хезмәт министрлыгы хезмәт хакы тоткарланган өчен компенсацияне киңәйтергә тәкъдим итте, дип яза министрлыкның матбугат хезмәте. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

«Хезмәт министрлыгы хезмәт хакы тоткарланган очракта компенсация алу хокукын киңәйтергә тәкъдим итә. Хәзер эш бирүче хезмәт хакы исәпләнгән, әмма вакытында түләнмәгән очракта гына компенсация түләргә тиеш. Әгәр дә эш бирүче законсыз рәвештә хезмәт хакын исәпләмәгән икән, түләүнең тоткарлануы сәбәпле, хезмәткәр компенсация дә ала алмый», — диелә хәбәрдә.

Бу проблеманы хәл итү өчен ведомствода Хезмәт Кодексының 236 маддәсенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим иттеләр.

Матбугат хезмәте аңлатуларынча, төзәтмәләр кабул ителгән очракта, эш бирүче хезмәткәргә акча алырга тиеш булган вакыттан ук процентлар түләргә тиеш була.

Министрлык мәгълүматлары буенча, хезмәт хакын түләүнең билгеләнгән вакытын бозган очракта, эш бирүчедән ул вакытта гамәлдә булган Россия Банкы ставкасының ким дигәндә 1/150 күләмендә тоткарлануның һәр көне өчен компенсация таләп ителәчәк.


Фикер өстәү