Ильмира Нәгыймова татар эстрадасында иң яратмаган артистының кем булуын әйткән

Популяр җырчы Ильмира Нәгыймова “ШАЯН ТВ” каналындагы “Килде-китте шоу” программасында татар эстрадасында иң яратмаган артистының исемен әйткән. Бу хакта “ТНВ” яза.

Тамаша кагыйдәләре буенча, студиягә килгән кунак сорауларга җавап биргәндә алдашмаска тиеш. Юкса аңа ниндидер “җәза” бирелә. Алып баручы кыз – Айгөл җырчыга шоу-бизнеста иң яратмаган артистының исемен әйтергә кушкан.

Ильмира башта, Марат Яруллин, дип җавап биргән. Әмма алып баручы, җырчының алдашуын шундук аңлап, җавапны кабул итмәгән. Шунда инде Нәгыймова иң яратмаган артистының элекке ире Руслан Кираметдинов икәнен әйткән.

Ә кем белән эшләргә телисең, дигән сорауга исә, Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова белән дуэт яздырасым килә, дип җавап биргән. Җырчы әйтүенчә, алар бу хакта сөйләшкән дә икән инде.


Фикер өстәү