Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төркмәнстанга килде

Төркмәнстан җитәкчелеге чакыруы белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Аркадаг шәһәренә килде. Хөрмәтле кунак сыйфатында ул дустанә илнең Бәйсезлек көнен бәйрәм итүдә катнашачак. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.

Тантаналы чаралар 27 сентябрьгә билгеләнгән. БүгенРөстәм Миңнеханов һәм Төркмәнстанның Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов очрашты.

«Төркмәнстан Татарстан өчен һәрвакыт стратегик партнер булды», — дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Ул ассызыклаганча, дөньядагы катлаулы шартларда Россиянең Төркмәнстан белән хезмәттәшлеге аерым әһәмияткә ия һәм Татарстан бу элемтәләрне ныгыту өчен бар көчен куярга әзер.

Моннан тыш, Миңнеханов автомобиль төзелеше, суднолар төзү, газ ташу һәм башка өлкәләрдә икътисади хезмәттәшлектә яңа импульс өчен потенциалны билгеләп үтте.

Төркмәнстан Бәйсезлегенең 32 еллыгына багышланган төп чаралар чәршәмбе, 27 сентябрьдә, Ашхабадта узачак.

 

 


Фикер өстәү