Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Милли Генгешының Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.

Билгеле булганча, Гурбангулы Бердымөхәммәдов бүген Казанга Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча «Россия – Ислам дөньясы: «KazanSummit 2022» халыкара икътисади саммитында катнашу һәм Идел буе Болгарында исламны кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантаналы чараларда катнашу максатыннан килде.

Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәммәдовка чакыруны кабул итүе һәм тантаналы чараларда катнашуы өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, быел Россия Федерациясе һәм Төрекмәнстан арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 30 ел тула.

«Кыенлыкларга карамастан, безнең хезмәттәшлек туктатылып кына калмады, ныгуын да дәвам итә. Бу эштә, әлбәттә, сезнең, хөрмәтле Гурбангулы Мәликгулыевич зур казанышыгыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, күп еллар Төрекмәнстанда берничә Татарстан сәнәгать предприятиесе эшли, алар арасында «КАМАЗ» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ, «КЭР-холдинг», Казан вертолетлар заводы һәм башкалар бар.

Аерым алганда, 1982 «КАМАЗ» авыр йөк машиналарына контракт үтәлгән инде. «Татнефть» компаниясе нефть чыгару һәм сервис хезмәтләре өлкәсендә эшли. Горький исемендәге Зеленодольск заводы А 145 проектының ике тизйөрешле пассажир судносын төзеп тапшырды. Төрекмәнстанга халыкка ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен билгеләнгән «АНСАТ» медицина вертолеты килде.

«Тугандаш Татарстан электән ышанычлы партнер», — дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов, Гурбангулы Бердымөхәммәдовка мөрәҗәгать итеп.

Үз чиратында, Төрекмәнстан Милли Генгешының Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымухамедов алга таба да хезмәттәшлекне киңәйтү ниятен раслады. «Төрекмәнстан алга таба да уңышлы үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерергә әзер. Безне күп гасырлык тарихи элемтәләр бәйли, безнең өчен бу бик зур әһәмияткә ия. Без Татарстанның хезмәт сөючән зирәк халкына зур хөрмәт белән карыйбыз», — дип билгеләп үтте ул.

Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Татнефть» ГАҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, «КЭР-Холдинг» ИК» ҖЧҖ, «Эйдос-Медицина» ҖЧҖ җитәкчеләре катнашты.

Татарстан компанияләре җитәкчелеге вәкилләре кыскача гына Төрекмәнстан белән партнерлыкта гамәлгә ашырыла торган проектлар, киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары турында хәбәр иттеләр. Очрашу ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Милли Генгешының Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдовка Татарстан Республикасының дәүләт бүләген — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.

«Татарстан Республикасының югары бүләген кабул итү минем өчен зур дәрәҗә, — диде Гурбангулы Бердымухамедов. — Аны Төрекмәнстан халкына тугандаш Татарстан халкына зур хөрмәт билгесе буларак бәялим».


Фикер өстәү