Татарстан Президенты Төрекмәнстан Президенты Горбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты

Саллы хезмәттәшлек, уртак проектларны чынга ашыру һәм дуслык. Татарстан белән Төрекмәнстан арасын әнә шушы төшенчәләр бәйли. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу көннәрдә эш сәфәре белән Төрекмәнстанда йөри. Республика бәйсезлеге көнен бәйрәм итүгә бәйле чараларда катнаша.

Эш сәфәре кысасында, ул Төрекмәнстан Президенты Горбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Горбангулы Бердымөхәммәдов кунакларга Төрекмәнстан бәйсезлегенең 30 еллыгы уңаеннан оештырылган тантанасында катнашулары өчен рәхмәт әйтте. Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов кабул итүче якка Россия Президентының котлау сүзләрен җиткерде.

Очрашу барышында җитәкчеләр үзара хезмәттәшлек итүнең яңа юнәлешләре турында сөйләште. Моңа кадәр дә ике республика бергәләп төрле проектларны тормышка ашырып килде. Шулар арасыннан КамАЗ, «Татнефть», Казан вертолет заводы кебек эре предприятиеләр белән хезмәттәшлекне атарга була.

Алга таба сәүдә-икътисад секторы буенча эшләү мөмкинлеге зур. Ике Президент сәнәгать комплексы, авыл хуҗалыгы, гуманитар өлкә, фәнни технологияләр тармагы юнәлешләре буенча эшчәнлек алып барырга була дигән фикергә килде. Төрекмәнстанга Татарстанның цифрлы технологияләр үсеше буенча тәҗрибәсе дә кызыклы.

Очрашу азагында Татарстан Президентына Төрекмәнстанның «Garaşsyzlyk» ордены тапшырылды. Гурбангулы Бердымөхәммәдов билгеләп үткәнчә, Төрекмәнстан һәм Татарстан арасында сәяси-дипломатик, сәүдә-икътисади һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә нәтиҗәле хезмәттәшлек үрнәк булып тора. Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, Төрекмәнстан Татарстанны ышанычлы һәм перспективалы партнер дип саный. Милләт лидеры бу эштә Рөстәм Миңнехановның казанышларын, аның зур сәяси тәҗрибәсен билгеләп үтте.


Фикер өстәү