Бу хакта сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр итте, дип яза “РИА Новости”. Министр әйтүенчә, кушымта аша шулай ук цифрлы ID һәм паспорт күрсәтергә була. Шулай ук табибка язылырга, табибка язылуны расларга яки күчерергә, телемедицина кысасында белгеч белән консультация алырга мөмкин.
Дәүләт хезмәтләре порталында исә медицина сервислары тагын да күбрәк. Болар – табибка язылу, профилактик медицина тикшеренүләре һәм диспансеризация, табибны өйгә чакырту, поликлиникага беркетелү, ОМС полисы белән идарә итү.
Моннан тыш күрсәтелгән медицина ярдәме турында мәгълүмат алырга, медицина белешмәләренә заказ бирергә мөмкин. Порталда медицина-социаль экспертизасы үткәрү, электрон документлар рәсмиләштерү өчен аерым сервислар күздә тотылган. СВОда катнашучылар шулай ук портал аша медицина реабилитациясенә һәм санаторий-курортка юллама алу мөмкинлегенә ия.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез