Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәре кыла. Бу ил җитәкчелеге чакыруы буенча ул Төрекмәнстан бәйсезлегенең 31 еллыгына багышланган чараларда катнаша.

Эш сәфәре кысасында Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Сәрдәр Бердымөхәммәдов белән очрашты.

Сәламләү сүзендә ул Төрекмәнстан халкының өч дистә ел эчендә социаль-икътисади үсештә зур уңышларга ирешүен билгеләп үтте.

«Сезнең ярдәмегез һәм безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан –Төркмәнстан хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты республиканың кайбер предприятиеләренең актив хезмәттәшлеген билгеләп үтте. Узган ел нәтиҗәләре буенча ике арадагы товар әйләнеше 77,5 миллион доллар тәшкил иткән. Очрашуда бу күрсәткечне арттыру кирәклеге турында фикер алыштылар. Аерым алганда, нефть чыгару, газ ташу, автомобиль, авиа-, суднолар төзү, химия продукциясе белән тәэмин итү һ.б. юнәлешләр буенча резервлар бар.
Октябрь ахырында Ашхабад һәм Мары шәһәрләрендә Төрекмәнстанда Татарстан мәдәнияте көннәре узачак. Аның кысасында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар булачак. Рөстәм Миңнеханов Сәрдәр Төрекмәнстан Президентына бу илдә яшәүче татарларга игътибарлы булулары һәм ярдәм күрсәтүләре өчен аерым рәхмәт белдерде.


Фикер өстәү