Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов белән очрашты. Ул республика лидерын Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан узачак бәйрәм чараларына чакырды.

Миңнеханов Төрекмәнстанга бер көнлек эш сәфәре белән килде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Ул Сердар Бердымөхәммәдовны март башында Төрекмәнстанда узган Президент сайлауларында җиңүе белән котлады.

Алар шулай ук Төрекмәнстан һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлек хакында фикер алышты.

«Узган ел ике республика арасындагы товар әйләнеше күләме 77,5 миллион доллар тәшкил итте. Әлеге күрсәткечләрне арттыру өчен, аерым алганда, нефть ятмаларын эзләү, «кара алтын» чыгару, газ транспортировкалау, автомобиль, авиа-, суднолар төзү, химия продукциясе белән тәэмин итү юнәлешләрендә шактый потенциал бар», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Үз чиратында, Сердар Бердымөхәммәдов, Россиянең икътисади һәм сәнәгый яктан үсеш кичергән төбәкләреннән берсе буларак, Татарстан белән тыгыз хезмәттәшлек традициясен дәвам итәргә әзер булуын белдерде.

Моннан тыш, Миңнеханов һәм Бердымөхәммәдов милли бәйрәм – чабышкы һәм төрекмән алабае көненә багышланган күргәзмә белән танышты.

 


Фикер өстәү