Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Билал Әрдоган белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ибн Халдун Университеты Попечительләр советы рәистәше, Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Билал Әрдоган белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында билгеләп үткәнчә, бүген барлык дәрәҗәләрдә дә багланышлар Россия белән Төркия арасындагы ике яклы мөнәсәбәтләр хезмәттәшлекне үстерүгә яхшы этәргеч бирә.

Мондый аралашу һәм элемтәләрне ныгыту – яхшы эшнең нигезе, диде Рөстәм Миңнеханов.

Сентябрьдә Рөстәм Миңнеханов Төркиядә Күчмә халыклар уеннарын ачу тантанасында булды, һәм бүген ул Билал  Әрдоган чакыруы өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Билал Әрдоганга Казан глобаль яшьләр саммитында – «Казан – Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы – 2022» халыкара программасының төп вакыйгасында катнашканы өчен рәхмәт әйтте. Безнең өчен Казанның ИХО яшьләр башкаласы статусын алуы зур мәртәбә, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Бу – безнең өчен ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлекне ныгыту, фикер алышу, яшьләрнең социаль, икътисадый һәм сәяси активлыгын үстерү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу ел — безнең ил мөселманнары өчен аеруча әһәмиятле ел. Чөнки Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы билгеләп үтелде. Аның сүзләренә караганда, Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Төркия сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлеге үсешенә зур әһәмият бирелә. Килеп туган хәлләргә карамастан, Татарстанда 10 эре төрек заводы эшләвен дәвам итә.Узган ел товар әйләнеше 2020 ел белән чагыштырганда, 1,5 тапкырдан артык үсеш күрсәткән. Моннан тыш, быелның беренче яртыеллыгында да үсеш бар, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, Төркия Республикасы компанияләре Татарстанга якынча 2 млрд. доллар инвестиция керткәннәр.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда эшләүче Төркия компанияләрен — «Кастамону Энтегре», «Хәят Кимья», «Шишеджам», «Тракья Гласс», «Шишеджам» – «Аутоматив Гласс», «Джошкуноз», «Колуман» һәм башкаларны атады.

Бүген безнең берничә проектыбыз бар, аларны гамәлгә ашыра башладык, шулай ук Төркия базарында катнашуны үстерү буенча зур планнар бар, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Төркия югары уку йортлары белән Казан федераль университеты хезмәттәшлек итә.

Билал Әрдоган билгеләп үткәнчә, Төркия делегациясе Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларда катнашуга шат булган. Бу кызыклы һәм бик әһәмиятле чаралар һәм вакыйгалар иде, дип ассызыклады ул.

Мин, Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты буларак, милләтара һәм дәүләтара чараларның әһәмиятен һәм мөһимлеген аңлыйм, диде ул.

Билал Әрдоган шулай ук уртак тикшеренүләр һәм проектлар буенча хезмәттәшлек итү өчен дөньяның төрле илләрендәге университетлар белән килешүләр төзү эше турында сөйләде. Ул Ибн Халдун Университеты сөйләде – бу югары уку йортының киң даирә университет-партнерлары бөтен дөнья буенча таралган.


Фикер өстәү