Татарстанда яшәүче 5 гаиләгә «Ата-ана фидакарьлеге» медале бирелде

2012 елдан хәзерге көнгә кадәр «Ана даны» медале белән 1505 ана бүләкләнгән. Быел кертелгән яңа бүләк – «Ата-ана фидакарьлеге» медале биш ата-анага бирелгән.

Бу яңалык хакында Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева «Демография» илкүләм проектына багышланган чарада сөйләде.

«Ата-ана фидакарьлеге» медале гаиләнең, ата-аналарның абруен күтәрүне күздә тота. Ул гаилә законнары таләпләренә туры китереп, җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән яки тәрбияләүче, шулай ук кимендә бер балигъ булмаган баласы булган гаиләләргә бирелә. Медаль белән бүләкләнгән гаиләдәге атага яки анага (уллыкка алган кешегә) 100 мең сум күләмендә бер тапкыр акча түләнә.

 


Фикер өстәү