Казанлыларның коммуналь хезмәтләргә тарифлар буенча сорауларына җавап бирәләр

Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитетында гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итәләр.

Казанлылар коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплаганда тарифларны үтәүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча консультация ала алалар. Халык шулай ук транспорт һәм дару препаратлары өлкәсендә тарифларны дәүләти җайга салу турында белә алачак.

Шалтыратуларны +7(843)236-36-36 номеры буенча кабул итәләр. Кызыксындырган сорауларны дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр – 8:00 дән 17:00 гә кадәр, җомга көнне 8:00 дән 15:45 кә кадәр бирергә мөмкин (12:00 дән 12:45 кә кадәр – тәнәфес).

Халыктан мөрәҗәгатьләрне шулай ук эштән тыш вакытта да кабул итәләр: система мөрәҗәгатьләрне саклый, аннары аларны тыңлыйлар, эшкәртәләр һәм белгечләр аларга җавап әзерли, дип хәбәр итә Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.


Фикер өстәү