Ихтыяҗ арткан антибиотик белән тәэмин итү тәртипкә салыначак

Якын араларда даруханәләрне «Амоксиклав» препараты белән тәэмин итү тәртипкә салыначак. Антибиотикка ихтыяҗ арту сәбәпләреннән берсе – сезонлы чирләрнең «баш калкытуы» һәм даруны запаска алып кую.

Препарат коронавирус инфекциясенең бик нык таралган чорында күп кулланылган. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәренә караганда, өлешчә мобилизациянең тәмамлануы, шулай ук базарга яңа җитештерүчеләрнең үтеп керүе сәбәпле, якын араларда даруханәләргә препарат китерүдәге өзеклекләр бетәчәк.

Быел беренче яртыеллыкта бу дару 5 урында җитештерелгән. Россия складларында якынча 10,5 миллион данә «Амоксиклав»  исәпләнелә. Соңгы ике елда, ковид инфекциясе таралган чорда, елына чама белән 26 миллион данә дару кулланылган. Шул ук вакытта узган ел 19 миллион чамасы даруханәләрдән сатып җибәрелгән.


Фикер өстәү