Алабуга янында «КАМАЗ» йөк машинасы һәм вахта автобусы бәрелешкән. Бер кеше үлгән

Бүген Алабуга районында “Алабуга МИЗ” территориясендә кичке бишенче яртыда коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.

Татарстан буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәренчә, «КАМАЗ» йөк машинасы һәм вахта автобусы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә автобуста 20 кеше була.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, бер кеше үлгән, тагын өчесе хастаханәдә.
«Татар-информ» мәгълүматларына караганда, 39 яшьлек хатын үлгән, биш кеше җәрәхәтләнгән. Аларның хәле ачыклана.
«Урынга Алабуга прокуроры Рөстәм Шәрәфетдинов чыккан. Юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарның үтәлешен тикшерү оештырылды. Хәлләр ачыклана», — дип шәрехләде Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.


Фикер өстәү