Татарстанда ел ахырына кадәр җитәрлек күләмдә дару запасы бар

Татарстанда ел ахырына кадәр җитәрлек күләмдә дару запасы бар. Хәзерге вакытта белгечләр киләсе елга дару әзерли башлаган. Һәрхәлдә, «Таттехмедфарм» оешмасы генераль директоры Олег Акберов шулай дип ышандыра. Йөз кат ишеткәнче, бер кат күр дигәндәй, бу көннәрдә Россия Дәүләт Думасы депутатлары Максим Топилин белән Айрат Фәррахов җитәкчелегендәге бер төркем депутат, оешмага килеп, республиканың дарулар белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителгәнлеге белән танышып китте.

– Чикләүләр дарулар белән медицина эшләнмәләренә кагылмады. Бер генә чит ил оешмасы да Россия базарыннан китмәде. «Таттехмедфарм» чыгарган дарулар исә үзебездәге чималдан җитештерелә, – ди Олег Акберов. – Дәвалау оешмаларын дару белән тулысынча тәэмин иттек. Алар Казанда, Чаллыда, лицензиясе булган өстәмә складларда саклана. Быелга план тулды.

Җитәкче сүзләренең хаклыгына депутатлар үз күзләре белән инана алды. «Таттехмедфарм» оешмасы буйлап уздырылган экскурсия барышында депутатлар даруларның кайда, ни рәвешле саклануы,  маркалаштырылуы, дәвалау оешмалары белән даруханәләргә нинди машинада озатылуын да күзәтте. «Даруларның җитәрлек икәнлегенә тагын бер кат инандык. Нинди генә хәл килеп чыкса да, запас дару һәрчак булырга тиеш», – диде Айрат Фәррахов журналистлар белән аралашканда.

Максим Топилин исә республикада бу эшнең җентекле рәвештә оештырылуына игътибар итте. «Татарстанда дарулар алдан әзерләнә. Дәүләт Думасына керткән закон проектында да без нәкъ менә шушы системаны саклап калырга тәкъдим итәбез. Ул бар эшне алдан башкаруны күздә тота. Юкса, эшнең гел соңгы минутта башкарылуына зарланабыз», – ди Максим Топилин.

Билгеле булганча, узган ел депутатлар Максим Топилин белән Айрат Фәррахов Дәүләт Думасына җитештерүче, ягъни даруны сатып кына калмыйча, аларны үзе үк җитештерүче даруханәләрне кире кайтару турында закон проекты тәкъдим иткән иде. Быелның мартында аның беренче укылышы узды.

 

– Дарулар белән тәэмин итүнең мондый системасы илнең 10–12 төбәгендә гамәлдә. Бу даруларның хакына да, сыйфатына да йогынты ясый. Бу система федераль канун ярдәмендә яңартылырга тиеш. Без аның саклануын телибез һәм шул юнәлештә эшлибез дә, – диде Айрат Фәррахов.

 


Фикер өстәү