Казаннан Сочига самолетлар оча башлаган

“Аэрофлот” 1 июньдә Татарстан башкаласыннан Сочига туры рейслар ачкан. Бу хакта авиакомпаниянең матбугат хезмәтеннән хәбәр ителә.

Кара диңгез курортына барлыгы 9 шәһәрдән – Казан, Санкт-Петербург, Омск, Пермь, Уфа, Самара, Екатеринбург, Түбән Новгород һәм Төмән шәһәрләреннән самолетлар оча башлаган.
Сочига Казаннан һәр көн саен Airbus A320 лайнерлары оча. Аларның расписание белән “Аэрофлот” сайтында танышырга мөмкин.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, җәен Казаннан Таулы Алтайга туры авиарейслар яңартыла. Самолетлар дүшәмбе һәм җомга көннәрендә очачак.


Фикер өстәү