Җәйге сезонда Казаннан Таулы Алтайга туры рейслар яңартыла

Җәйге сезонда Казаннан Таулы Алтайга туры авиарейслар яңартыла. Җәдвәл буенча, самолетлар дүшәмбе һәм җомга көннәрендә очачак.

Казаннан очып китү 0:20 сәгатькә планлаштырылган, Таулы Алтайга самолет 8:00 сәгатьтә төшәчәк. Таулы Алтайдан кире 8:45 тә очачак, Татарстан башкаласы аэропортында 8:20 сәгатьтә булачак. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.

Маршрутта 50 пассажир сыйдырышлы Bombardier CRJ-200 самолетлары эшләячәк. Юлдагы вакыт өч сәгатьтән артык тәшкил итәчәк.

«ЮВТ Аэро» авиакомпаниясенең беренче рейсы 17 июньгә планлаштырылган, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.


Фикер өстәү