Таулы Алтайның табигате бик матур. “ЮВТ Аэро” 5 майдан Казаннан Таулы Алтайга рейсларны яңартырга җыена.
Самолет атнага ике тапкыр – сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрдә очачак. Очу вакыты – дүрт сәгать тирәсе. Таулы Алтай нәрсәсе белән кызыктыра дисезме? Гүзәл табигате, таулары, чиста һавасы белән. Таулы Алтайны юкка гына Швейцария Альплары белән тиңләмиләрдер инде. Билет бәясе бер якка 8 мең сум тирәсе. Кайтырга уйласаң, әлбәттә инде, тагын шулкадәр үк түләргә туры киләчәк. Бу сәяхәтнең бер генә җитешмәгән ягы булыр кебек, чөнки Омскида туктап, «ял итеп алырга” туры киләчәк.