«Үзең дә бит көтмәгәндә китеп бардың, Роберт абый!..»

«Кеше гомерләре бигрәк кыска, бер сүнә дә кабат кабынмый», – дип язып куйган Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин. Бүген аның да гомере өзелде. Үзе китте, җыры калды. Әсәрләре, әйткән сүзе калды.

Роберт абый белән соңгы тапкыр аралашканда, ул үзенең китәсен сизенә иде инде. Инстаграмдагы шәхси бите турында сөйләгәндә, миннән яхшы сүз көтәләр бит, һәр көнне шигырь эләм, үземә дә, инстадашларыма да бу – стимул, дигән иде. Гап-гади фикер бер караганда. Ә бит артына күпме көч һәм батырлык яшеренгәнен үзе һәм якыннары гына белгәндер. Клара апаң трубканы алмаска куша, саклый инде ул мине, диде, шаярткандай итеп. Гаиләсе – көчле тылы булды Роберт абыйның. Шуңа күрә утыздан артык китап чыгарган, 45 меңнән артык язылучысына хәерле иртә теләп, өр-яңа шигырьләрен элә алган ул.

Роберт Миңнуллин милләт турында усал шигырьләре белән дә тарихка кереп калды. Көз көне «Удмурт яна…» дигән шигыре белән галим Альберт Разинга рухи һәйкәл салды. «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан» җыры белән аналарны күтәрде. Татар телен яклап иң беренче шигырен язган Наҗар Нәҗмине халыкка кире кайтаруда, аның җыентыкларын чыгару юнәлешендә армый-талмый эшләде.

Шагыйрь гаиләсенең кайгысын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уртаклашты. «Безнең республика абруйлы улларының берсен,  яраткан шагыйрен, актив парламентарийны, үткен телле публицист, татар телевидениесенең һәм  «Сабантуй» («Яшь ленинчы») газетасының талантлы мөхәррирен югалтты. Роберт Мөгаллим улының ялкынлы шигърияте, чәчмә әсәрләре халкыбызның әдәби хәзинәсендә лаеклы урын алды. Ул татарның йөрәген яндырды, күңелләрне үстерде, күркәм эш-гамәлләргә җилкендерде. Аның яктылык, шатлык, туган җиргә мәхәббәт белән сугарылган шигырьләрен укып ничәмә-ничә буын балалар үсте. Мондый югалтуны кабул итү бик авыр, тик кире кайтару мөмкин түгел. Гаиләгезнең бу авыр кайгысын ихлас күңелдән уртаклашам. Мәрхүмнең караңгы гүре якты, авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын!» – диелгән шагыйрьнең хатыны Клара ханым исеменә телеграммада.

Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла Роберт Миңнуллинны телен, асылын югалтмаган шагыйрь дип атады:

– Кырык елдан артык таныш без Роберт Миңнуллин белән. «Яшь ленинчы» газетасында бергә эшләп тә алдык. Студент чакта ук аралаша идек. Иң беренче чиратта ул – балалар шагыйре. Җырлары да бик күп. Татар дөньясында кая гына барма, халык  бергә җыелышкан җирдә Роберт абый сүзләренә  язылган җырны җырламыйча калмыйлар. Туган яктан да шалтыраттылар. Кайгы уртаклашалар… Телен, асылын югалтмаган, халкыбыз арасында исеме югары булган шагыйрьне югалттык.

Шагыйрә Нәҗибә Сафина белән Роберт абый – якташлар. Соңгы елларда гел халык арасында булды дип искә алды ул аны:

–  Балалар өчен эшләгән шагыйрь, әлбәттә, киләчәк шагыйре. Соңгы вакытта бөтен Башкортстанны гизде, үз сүзен, фикерен җиткерергә тырышты. Иҗат кичәм, юбилей дигән булып, ул татарга ябык булган ишекләрне ача алды. Киткәнче сүземне әйтеп китим дип тырышуы булган икән.

Татар филармониясе сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов шигырьләрендә ихласлыгы белән халыкны үзенә каратты дип искә алды:

– Халкым дип, милләтем дип янып-көеп яшәгән кеше. Шигырьләрендә үзенә генә хас нечкәлек бар. Ул шигырьләренә җанын сала, шунда яши белде. Бәлкем шуңа җыр булып китә торган булганнардыр алар. «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан» җырын гына алыйк. Үлмәс җыр бит ул. Бу югалту татар халкының күңеленнән, аның шигъриятеннән бер сәхифәне йолкып алу шикелле тәэсир итте. Урыны оҗмахта булсын. Аралашып яшәдек. Сәнгать әһелләренә, яшь буынга ярдәмчел, игътибарлы иде.

Журналист Данил Сәфәров тә тәэсирләре белән бүлеште:

– Кем өчендер ул – язучы, шагыйрь, балалар өчен чыгарылган күпсанлы китаплар авторы. Кем өчендер «Сабантуй» газетасы баш мөхәррире. Кем өчендер депутат. Минем өчен гимназиядә укыганда мәктәп бәйрәменә килә торган телевизордан гына күреп белгән мыеклы язучы абый. Соңгы көннәрендә исә кинаяле, шаян телле блогер-инстаграмщик. Күптән түгел Сафаҗай мәктәбендә «Роберт Миңнуллинга – 70» дигән стенгазетаны күрдем дә, күңелен күтәрим дип, ватсаптан үзенә җибәрдем. «Роберт Миңнуллинга 71 шул инде!» – дип гадәттәгечә шаярып җавап бирде. 72се тулырга язмаган шул…

Соңгы вакытта Роберт абый күңеле белән Сөн буйларында йөргән.  Сөн буйлары фотоларын, көтүен, өянкесен элгән. Агачлар да, дуслар да көтмәгәндә китеп бара дип, үзәкләрне өзгән. Үзең дә бит көтмәгәндә китеп бардың, Роберт абый. Авырганыңны белсәк тә, өмет бар иде. Ул өметләрне, бераз кыяфәтем әйбәтләнсен дә,  интервью яздырырбыз дигән сүзләрең белән ныгыткан идең. Нишлисең, гомер юлының башы булган кебек, азагы да була шул.

Шагыйрь белән хушлашу иртәгә, 28 мартта, Камал театры каршындагы мәйданда 9.30 сәгатьтә уза. Ан6ың мәңгелек йорты Казанның Яңа бистә Татар зиратында булачак.

Гөлинә Гыймадова 

Роберт Миңнуллин фикере

Шигъриятнең сәясәткә тәэсире:

– Теләсәк, булыр! Теләмәсәк, булмас… Шигырь ул – әдәбиятның иң борынгы, иң сыналган жанры. Өстәвенә ул – кыска күләмле, тыгыз фикерле, оператив жанр. Шигырь ул җәмгыятьне әйдәп баручы да була ала. Иң мөһиме, ул бүген мобиль жанр да. Аны укучыга көнендә, сәгатендә җиткерә аласың… Менә аның өстенлекләре күпме… Файдалана белергә кирәк! Мин биредә, әлбәттә, чын шигъриятне, югары поэзияне күз алдында тотам. Бездә киң таралган үзешчән шигърият укучыда кире реакция генә тудырырга мөмкин…»

Тел мәсьәләсе:

–  Без инде бу мәсьәләдә көрчеккә килеп терәлдек. Ерып чыга алырбызмы, юкмы, белмим. Һәркемнең үз фикере. Барысы да дөрес шикелле, ләкин шикелле генә. Әйтик, гаиләнең бурычы, ата-аналарның бурычы. Әлбәттә, гаиләдә үзеңнең туган телеңдә сөйләшергә кирәк! Әти-әниең белән, әби-бабаң белән, туганнарың белән! Болары Ходайдан бирелгән бик тә табигый халәт. Шулай булырга тиеш! Әйе, зарланабыз! Әйе, иренәбез! Әйе, вакытыбыз юк! Шуңа күрә русча гына сөйләшәбез! Рәхәт бит! Чыннан да, балаларыбыз, оныкларыбыз белән татарча сөйләшү, аларны татарча сөйләштерү күп көч сорый, вакыт сорый… Шуңа күрә бик күпләр кул селтәргә мәҗбүр. Бу очракта иң элек, әлбәттә, үз нәселең, ата-бабаларың, булган гаилә кыйммәтләре турында уйланырга кирәк тә бит. Юк шул, безгә җиңел булсын, рәхәт булсын, уңайлы булсын… Шулай, өйдә, сүз дә юк, татарча сөйләшергә кирәк! Ләкин өй теле, кухня теле укырга өйрәтми, язарга да өйрәтми, гап-гади грамотага да өйрәтми. Өй теле исәнләшу-хушлашу, хәл белешү, әрепләшү, ашарга-эчәргә сорау теле генә. Ягъни ипилек тозлык кына…

Балалар әдәбияты хәле:

– Парадокс бит: яхшы балалар китабы кирәк, ә аларның авторларының җәмгыятьтә дәрәҗәсе юк. Күңелемдә күптән инде бер фикер йөри. Без бит бик таркау. Балалар өчен иҗат итүче оешмаларга, иҗат кешеләренә ничектер бергәрәк оешырга, берләшергә кирәк иде. Менә «ШАЯН ТВ» барлыкка килде. Үз казаннарында гына кайныйлар шикелле. Аларга, мөгаен, яңа җырлар, яңа шигырьләр, яңа сценарийлар, скетчлар, юморескалар кирәктер, рәссамнарга мохтаҗлардыр. Аларга бу очракта Язучылар, Композиторлар, Рәссамнар берлекләренең балалар остаханәләре ярдәм итәр иде. Татарстан китап нәшрияты чыгарган китапларны «ШАЯН ТВ» үзе пропагандалый алыр иде. Балалар китапханәләре белән дә, балалар матбугаты белән дә үзара хезмәттәшлек тә бик ярап куяр иде. Ул оешманы Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары бергәләп оештыра алырлар иде…»

«ВТ»га биргән соңгы интервьюсыннан

Сентябрь, 2019


Фикер өстәү