Газетага язылу

Бөтендөнья «Туган тел» җыенының пленар утырышында яңгыраган төп фикерләр

Әлифбаны милли мирас дәрәҗәсенә күтәрмәкчеләр. Бакчада туган телне өйрәткәндә, үзебездә җитештерелгән уенчыкларны куллану мәҗбүри булачак. «Татар яңарышы» кебек яңа проектлар телебезнең дәрәҗәсен тагын да күтәрә алачак. Бөтендөнья «Туган тел» җыенының пленар утырышында милләт баласын тәрбияләү турында сөйләштеләр. Анда яңгыраган төп фикерләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

Бөтендөнья «Туган тел» җыенының пленар утырышында яңгыраган төп фикерләр

Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе:

– Мин үзем 45 яшемә кадәр татар телен белмәдем. Урыс авылында туып, урыслар арасында үсеп, Казанга депутат итеп сайлагач, депутатлар, милләттәшләребез: «Бүгенге утырышны татарча алып барырга кушабыз», –дип, тавышка куйды. Сүз байлыгым булмагач, эчке канәгатьсезлек туды. Шуннан татар телен өйрәнә башладым. Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин һәм башкаларга рәхмәт. Китапларын биреп: «Көзге каршына басып, кычкырып укы», – дияләр иде. «Башы киткәнме соң?» – дип әйтүчеләр дә булды. Ә мин горурланып: «Туган телемне өйрәнәм», – дия идем.

Илсур һадиуллин, Татарстан мәгариф һәм фән министры:

– Әле Пятигорск шәһәрендә Россия Мәгърифәт министры Кравцов уздырган киңәшмәдә булып кайттым. Анда, бакчаларда ана телләрен өйрәткәндә, үзебезнең җирлектәге уенчыкларны куллану мәҗбүри булачак, дип әйтелде. Чөнки чит илләрдән кайтарылган уенчыкларга карап, балалар үзләренең туган телендә булган исемнәрне кулланудан ваз кичәләр. Уенчыкларның исеме – Марат, Илһам, Сабирҗан яки Сания булсын. Бала уенчык белән уйнаганда аның исемен әйтергә тиеш. Исеме татарча булгач, баланың күңеленә кереп калачак. Шул вакытта гына без милли тәрбия турында сөйли алабыз.

Соңгы өч елда мәктәпләрдә туган телдә белем һәм тәрбия алу күрсәткечләре тотрыклы булып кала. Бүген Татарстанда – 578 татар мәктәбе, Россия төбәкләрендә 1100 дән артык этномәдәни компонентлы мәктәп эшләп килә. Киләсе уку елында да күрсәткечләрне саклап калу кирәк. Тел мәсьәләсендә сүз чыкса, без бакча, мәктәп ягына борылып карыйбыз. Татар гаиләләрендә бишек җыры, гореф-гадәтләребез онытылып барган чорда, әти-әниләрнең балалар бакчаларына, мәктәпкә йөз боруы табигый. Гаиләдә татар теле аралашу теле булса, милли традицияләргә хөрмәт салынса, тел югалу куркынычы булмый. Мондый гаиләләрдә балалар табигый рәвештә татар телен туган теле итеп кабул итә.

Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе:

– Бүген мәгариф өлкәсе, бигрәк тә милли гимназия җитәкчеләре, төрле фән укытучылары милли мәктәп булдыру бурычын куярга тиеш. Бурычыбыз – милләт баласын тәрбияләү. Татарлыкны саклап, телле, динле булып калу. Россия законнары нигезендә укытуны ана телендә алып барырга хокукыбыз бар. Әмма бүген фәннәрне татар телендә укытуны милли мохит, татар теле укыту белән чикләү күзәтелә. 2–3 сәгать татар теле укыту уку йортын татар мәктәбе итә алмый. Ике дәрес инглиз телен укыту мәктәпләрне инглиз мәктәбенә әйләндерми бит. Ике сәгать татар теле белән дә нәкъ шундый ук хәл. Мәктәпләрдәге татар теле мөгаллимнәре сан ягыннан укытучыларның 3–4 процентын гына тәшкил итә. Әлеге саннар сыйфатка күчә алмый, әлбәттә. Әмма татар теле һәм әдәбияты югары дәрәҗәдә укытылырга тиеш. Хәзерге вакытта татар теле укытучысына куелган таләпләр зур. Дәресен уздыру гына түгел, ул аны балага бүләк итә белергә тиеш. Әдәби әсәр дәрәҗәсенә күтәреп, әдәби әсәргә хас камиллек һәм сыйфатлар белән. Ана теленең төп кыйммәте – аның ничә баланы телле итә алуында. Ничә балага канат куйдың, ничә баланы көчле иттең? Туган телне баладан гына түгел, әти-әнисеннән дә яраттыру кирәк. Туган телне яраттыру гына да аз. Ана телебездә фикер йөрткән шәхес формалаштыру мөһим. Аның дөньяны күзаллавы математика, биология, тарих, география дәресләре аша бару – уртак бурычыбыз. Дөньяны танып белү, ана телендәге дәреслекләр аша формалашса гына, тел, милләт язмышын үзебезнең файдага хәл итә алабыз.

Айсылу Мөхәммәтова, Казанның 146 нчы лицее татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

– Татар телен укытуда яңа форматтагы проектлар кирәк. Бүген республикада табигый фәннәрне үстерү юнәлешендә «Физмат Алгарыш», «Физхим Алгарыш» проектлары уңышлы эшләп килә. Аны туган телләрне укыту өлкәсендә дә активлаштырырга мөмкин. «Туган тел яңарышы» яки «Татар яңарышы» кебек яңа масштаблы проектлар телнең дәрәҗәсен тагын да күтәрер, аны заманча яшьләр өчен кызыклы итәр иде.

Альбина Хәлиуллина, Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире: 

– Бүген яшьләр интернетта утыра. Әмма анда алар өчен татарча кызыклы контент бармы? Бакчалар – туган телне өйрәнүнең нигезе. Минемчә, аларга игътибар җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Бала туган телне бакчада өйрәнми икән, алга таба ул ничек итеп татарча сөйләшә алсын? Мәктәпләрдә туган тел дәресләренә бирелгән аз гына сәгатьләр әдәби телдә фикер йөртерлек, классикларыбызның әсәрләрен аңлап укырлык укучылар бирә алырмы? Алар арасыннан язучылар, галимнәр, җырчылар чыгармы?

Зөһрә Касыймова, Удмуртиядәге Кистем авылы мәктәбенең татар теле укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:

– Авылда 330 га якын хуҗалыкта 700 дән артык кеше яши. Шуларның 85 проценты Касыймов фамилиясен йөртә. Өч гасырдан артык удмурт халкы белән күрше булып яшәсә дә, әби-бабайларыбыз туган телен, гореф-гадәтләрен, ислам динен саклап кала алган. Авыл халкы җыелып, мәктәп, мәдрәсә төзегән, хәлфәләр тоткан. Балалары 1 нче сыйныфка килә торган әти-әниләргә милли мәгарифнең тарихын, телнең кирәклеген аңлатабыз. Алар татар телен өйрәнүгә ризалыгын белдерә. Бүген мәктәптә 87 укучы белем ала. Барлык сыйныфлар да татар телен өйрәнә. Укучыларның 60 проценты – татар милләтеннән. Башка милләт балалары өчен дә милли тәрбия программасын булдырдык. Без татар телен өйрәтү өчен алты көнлек эш атнасын сайладык. Узган елның җәендә 10–11 нче сыйныф укучыларын күрше авылга җибәреп, мәктәпне тугызъеллыкка калдырмакчылар иде. Безнең уку йорты – Удмуртиядә авыл мәктәпләре арасында татар теле укытыла торган торган бердәнбер урта мәктәп. Ул да кыскартылса, милләтебез тамырына балта белән чабу булыр иде бу. Авыл халкы ризасызлык белдерде. Әти-әниләр Удмуртиянең милли автономиясенә, Татарстан мәгариф министрлыгына, БТКга ярдәм сорап хат җибәрделәр. Нәтиҗәдә, мәктәп саклап калынды. Моның өчен бик зур рәхмәт.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре