Газетага язылу

Татарстан Дәүләт Советында парламент дәресе кысасында узган иҗади бәйгегә нәтиҗә ясадылар

Инша, рәсемнәрдә – хезмәт һәм батырлык бәйләнеше. Татарстан Дәүләт Советында парламент дәресе кысасында узган иҗади бәйгегә нәтиҗә ясадылар. 18 нче мәртәбә оештырылган һәм «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз» дип аталган быелгы дәресләр Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды.

Татарстан Дәүләт Советында парламент дәресе кысасында узган иҗади бәйгегә нәтиҗә ясадылар

Быелгысында укучылар гына түгел, урта һөнәри уку йортлары студентлары да катнашты. Бу инде – ярты миллионнан артык укучы, студент, утыз җиде меңнән артык педагог дигән сүз. Иң оста рәсем ясаучы, иң шәп инша язучы, видеоролик төшерүче укучыларны ел саен 27 апрель – Россия парламентаризмы көне алдыннан бүләклиләр. Шулай ук укытучыларга иң яхшы методик эшләнмәләрен тәкъдим итү мөмкинлеге дә бар. Шулай итеп, бәйгедә барлыгы 500 дән артык укучы һәм 102 укытучы үз осталыгын сынады. 50 укучы һәм 6 педагог җиңүче дип табылды. 18 укучы һәм 4 педагог лауреат булды. Кемгәдер беренче тапкырдан ук җиңү елмайган.

– Катнаштык һәм җиңдек. Укучыларым мәктәп музее эшчәнлеге буенча видеоролик төшерде. Алар татар өендәге көнкүрешне күрсәтте. Үзләре мичкә утын тыкты, орчык тотып, йон эрләп карады, сандык эчендәге чиккән әйберләрне барлады. Тарихны, гореф-гадәтләрне саклау өчен, мондый бәйгеләр бик кирәк, – ди Нурлатның 1 нче мәктәбендәге математика укытучысы Гөлшат Гыйбадуллина.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов быелгы парламент дәресенең темасын искиткеч мәгънәле дип бәяләде.

– Бик күп ватандашларыбызның язмышы, тормыш эшчәнлеге шуның белән тиңдәш. Илебез, Ватаныбыз шундый рухи эчтәлек белән бай санала. Проектта катнашучылар быел аеруча күп. Балалар – безнең киләчәгебез. Нәкъ менә гаиләдә һәм мәктәптә патриотизм нигезләре салына, ул хезмәтне бәяләргә, туган телне һәм мәдәниятне сакларга, Ватан казанышлары һәм аның геройлары белән горурланырга өйрәтә, – диде Марат Әхмәтов, яшь буынга мөрәҗәгать итеп.

Марат Әхмәтов Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында ветераннар, тыл хезмәтчәннәре батырлыгына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым игътибар бирелүен әйтте. Тарихи хәтерне саклап калу һәм аны буыннан-буынга тапшыруны уртак бурыч дип атады. Республикада 439 кеше – Ватан Герое, республиканың ике шәһәре – Казан һәм Яшел Үзән – Хезмәт батырлыгы шәһәрләре, 27 предприятие республиканың «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» исеменә лаек булган.

Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чарада сөенеп утыруын әйтте.

– Мин үземне бәйгедә җиңгән балалар арасында бәхетле дип хис итәм. Кануннар кабул ителә торган бинада сезгә бүләкләр тапшыралар. Республика укытучылары бергәлегенә аерым рәхмәт. Алар безнең тәкъдимгә актив кушылды. Парламент дәресләре – яшьләрнең хокукый белемнәрен арттыруның, патриотик тәрбиянең мөһим юнәлеше, – диде ул.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов, әлеге проектның нәтиҗәле булуын ассызыклап:

– Парламент дәресендә традицияләр, классик педагогика, инновацион технологияләр һәм тәрбия юнәлешләре бергә кушыла. Проект инде озак еллар дәвамында республикабызның барлык мәктәпләрен берләштерә. Быел студентлар да, барлык көллият һәм техникумнар мөгаллимнәре дә катнашты. Фикерләр ничек законга әверелә, кануннар ничек үзгәртелә, нинди этапларны үтә? Әлеге дәресләрдә китап, журналда, интернетта булмаган үзенчәлекле материаллар турында сөйлиләр. Хәзерге балаларның моны депутатлардан, парламент җитәкчеләреннән ишетү мөмкинлеге бар. Мин юристлыкка укыганда да депутатларның мондый дәресләр уздырганнары булмады, – диде.

Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары, парламент дәресләрен әзерләү һәм уздыру буенча эш төркеме җитәкчесе Ирина Терентьева, «хезмәт» һәм «батырлык» төшенчәләренең һәрвакыт актуаль булуын искәртеп, парламент дәресләренең киң масштаблы агартуга, хокукый хәрәкәткә әйләнүен әйтте.

Социалистик Хезмәт Герое Любовь Смирнова замана баласының сәләтле булуын соклана әнә. «Без хәтта мондый нәрсәне күрмәдек тә: бииләр, җырлыйлар, рәсем ясыйлар. Нәрсә генә эшләмиләр! Аларның киләчәге якты булуны күреп сөенәбез. Ә без, өлкәннәр, кирәк чакта булышырбыз. Без дә чаңгыда чаптык, биедек тә. Әмма бүгенге яшьләр тагын да сәләтлерәк», – диде Любовь Смирнова. Җиңүчеләрне Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин  да котлады. «Бүген махсус хәрби операция дәвам итә, һәм сугыш кырларында Ватаныбызның иң яхшы уллары илебез, халкыбыз, бигрәк тә киләчәгебез өчен батырлык, ныклык һәм кыюлык күрсәтә. Ватан өчен сугышкан һәркемне истә тоту – безнең изге бурычыбыз», – диде ул.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре