Ләйсән Вәлиуллина, тәрбияче (Казан):
– Законлы рәвештә чикләүләр кертсәләр, мин шат кына булыр идем. Үзем балалар бакчасында эшләүче кеше буларак, хәзер балаларның телефонга бәйлелеген күреп, бик борчылам. Әлбәттә, монда беренче чиратта без, ата-аналар, гаепле. Кайбер балаларның бакчага йөргән вакытта ук социаль челтәрләрдә үз битләре-каналлары барлыкка килә. Әни кеше моны хуплый. Балалар күбрәк китап укып, интернеттан ераграк булсалар яхшырак.
Алия Бәдретдинова, чәчтараш (Кукмара):
– Социаль челтәрләр куллануны 14 яшьтән, кулларына паспорт алганнан соң рөхсәт итәр идем. Интернетта төрле эчтәлекле мәгълүматлар бар. Һәр бала аны үзенчә кабул итә. Җитлекмәгән бала психикасы өчен бу бик куркыныч. Үзем дә ике кыз үстерәм. Яшүсмер кызымны контрольдә тотарга тырышам, ләкин мәктәптә булганда аларның нинди сайтларга кергәнен белеп булмый. Дөрес, телефонны алып куеп та эшне җиңеләйтергә мөмкин. Ләкин ул дусларыннан алып та интернетка керә ала бит. Мин балаларны чикләү ягында да түгел. Алтын урталыкны табарга тырышам.
Гөлнур Сәяфетдинова, укытучы (Кайбыч):
– Без үскәндә, интернет та, социаль челтәр дә юк иде. Бар мәгълүматны китап, журналлардан укып белдек. Хәзер дә балаларга чикләүләр кертсәләр, алар күбрәк китап укуга тартылмаслар иде микән. Кичен өй эше эшләргә утырган бала ничә тапкыр социаль челтәрдән килгән хәбәргә бүленә икән, бер санап карагыз әле. Дөрес, балалар анда өй эшен дә белешә, дуслары белән дә аралаша. Ләкин шул ук вакытта нәкъ менә социаль челтәләрдә мыскыл итүләр, кыерсыту очраклары да бик күп икәнен онытырга ярамый. Баланы мәктәптә генә түгел, өйгә кайткач та эзәрлекләү дәвам итә. Мин балаларның көннәр буе телефонда утыруларына да, интернет һәм социаль челтәрләргә дә каршы. Бер-берсе белән мәктәптә укыганда, урамда уйнаганда аралашсыннар.
Рәдифә Мингалиева, SMM белгеч (Югары Ослан):
– Социаль челтәрсез тормышны күз алдына да китерә алмыйм. Законлы рәвештә чикләүләр дә булырга тиеш түгел дип саныйм. Бар җаваплылыкны дәүләт өстенә аударып калдыру дөрес түгел. Һәр баланың үз әти-әнисе бар. Чикләргә тели икән, моны алар гына эшли ала. Интернетта нинди мәгълүмат эзли, нәрсә карый, социаль челтәрләрдә кем белән аралаша? Моның барысын да контрольдә тотып була. Бары тик бала телефонында «Ата-ана контроле» кушымтасын булдыру кирәк. Өлкән буын интернетны бер куркыныч әйбер кебек кабул итәргә ярата. Ләкин анда баланы төрле яклап үстерә торган мәгълүмат та җитәрлек. Элек без бер реферат язар өчен күпме китапханәдә утыра идек, хәзер балалар 5 минут эчендә кирәкле мәгълүматны таба. Шуңа күрә дә төрле түгәрәкләргә йөрергә буш вакыт кала. Хәзерге заманда мәсьәләне чикләүләр кертеп хәл итеп булмый. Яшерен-батырын түгел, чикләүләр кертеп карадылар бит инде. Кайсыбыз тыелган социаль челтәрдән баш тартты соң? Керү җаен табабыз.
Айрат Кадыйров, мәдәният хезмәткәре (Кама Тамагы):
– Балаларны интернеттан файдаланудан тулысынча тыярга кирәкми, дип саныйм. Беренче чиратта, ата-аналар үз баласын интернетны кирәкле максатта кулланырга өйрәтергә тиеш. Сабый көннәр буе телефон тотып, интернетта уйнап яки социаль челтәрдә дуслары белән аралашып утыра икән, әлбәттә, бу аның психологиясенә дә, баш миенә дә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Тыюлар өлешчә генә булырга тиеш. Һәм монда һәр бала өчен үз әти-әнисе җаваплы булуын онытырга ярамый. Тормышыбыз, яшәешебез интернетка бәйле булган заманда, тулысынча тыю дөрес түгелдер. Бу бит заманадан артта калу булып чыга. Бер генә чагыштыру китерәсем килә: элек черек бәрәңге, кычыткан, алабута ашаганнар дип сөйлиләр. Хәтта аларның файдалы булуын да әйтәләр. Ләкин тормыш алга бара, кычыткан ашап кына яшәп булмый.
Ирина Чумакова, психолог (Казан):
– Гомумән алганда, ата-аналарга шуны истә тоту мөһим: бала социаль челтәрләрдә күпме вакыт утырган, шуның кадәр үк вакытны ул хәрәкәтле уеннарга да сарыф итәргә тиеш. Еш кына балалар социаль челтәрләрдән кызыклы шөгыльләре булмаганга да аерыла алмый. Бу очракта тыю белән генә мәсьәләне хәл итеп булмый, чөнки бу әти-әниләргә ышанычны какшатырга мөмкин. Баланың буш вакыты азрак булган саен яхшырак. Шуңа күрә баланы түгәрәккә, секциягә йөртергә кирәк. Чөнки аларга уңышка ирешү һәм фикердәшләре арасында булу мөһим.
Алия Мингалиева, студент (Казан):
– Бернинди дә чикләү булырга тиеш түгел. Чөнки социаль челтәрләр балаларга дуслар табарга, якыннары белән элемтәдә торырга, кызыксынулары буенча төрле төркемнәргә керергә ярдәм итә. Бу бигрәк тә оялчан, күзгә-күз аралашу авыр булган яшьләр өчен мөһим. Моннан тыш, постлар, сторис, шәхси блоглар аша балалар үзләрен иҗади яктан күрсәтә, фикерләрен җиткерә, фикер алышырга өйрәнә. Шулай ук социаль челтәрләр яңалыкларга, кызыклы бергәлекләргә керү мөмкинлеген бирә. Бу, үз чиратында, балаларның дөньяга карашын үзгәртә. Хәзерге заманда балаларны да, яшьләрне дә тыеп куркытып булмый. Әйләнеп узу юллары табылачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез