Тукайның тууына 140 ел гомер узган, ә ул бүген дә исән, янәшәдә кебек. Чөнки, халык хәтерендә яши Тукаебыз. Ә хәтер озынлыгы үзебезнең гамәлләргә бәйле. Шөкер, ел башыннан диярлек Татарстанның төрле районнарында «Тукай укулары», төрле җыеннар бара. Аларга мине дә чакырып торалар, рәхмәт төшкерләре.
Чагыштырмача күптән түгел Түбән Камада булып кайттык. «Кайттык» дим, чөнки сабакташым, халык шагыйре Зиннур Мансуров белән бергә сәфәргә чыктык. Бүген Тукайны аның кебек белгән кешеләр бармак белән генә санарлык. Әле университетта укыганда ук Тукай темасына курс эшләре яздык. Гомумән, Зиннурның бөтен иҗаты бүгенгә кадәр Тукай рухы белән үрелеп бара. Мондый әдип олпат шагыйребез хакында теләсә нинди аудитория алдында көннәр буе сөйли ала. Түбән Камада китап сөючеләр белән очрашуга чакырулы идек без. Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллинага рәхмәт, әлеге очрашуны оештыруга зур өлеш кертүче дә, аны алып баручы да ул. «Оештыру» димәктән, хуҗалар бөтен районнан татар теле һәм әдәбияты укучылары, татар теле тәрбиячеләрен, китапханәчеләрне җыйганнар. Залда утыручыларның да, мөнбәр артына басып чыгыш ясаучыларның да бер-берсен ярты сүздән аңлавы сизелеп торды. Без бер уйда, бер фикердә булдык.
Түбәнкамалыларның Тукай язмышын, иҗатын нечкәләп өйрәнгән булулары сокландырды. Тукай – алар өчен шагыйрь генә түгел, журналист та, сәясәтче дә, педагог та, тәрбияче дә, җырчы да, фольклорчы да, кыскасы, яшәешебезнең төрле өлкәсендәге мәсьәләләрне кузгаткан һәм төрле жанрларда иҗат иткән бөек шәхес. Зиннур Мансуров, образлы итеп, Тукайны «милләт коды» дип атады. Бу сүзләрне мин үземчә кабул иттем. Код ул – ниндидер сернең ачкычы. Әгәр шулай икән, димәк, без «татар» дигән олы милләтнең асылын Тукай аркылы ачабыз булып чыга. Тукай үзе дә бүгенгә хәтле тулысынча ачылып-өйрәнелеп бетмәгән әле. Түбән Камада узган мәртәбәле җыен да шушы изге эшкә мәртәбәле өлеш кертте сыман. Яшерен-батырын түгел, хәзер Тукайчы галимнәр дә кими бара. Зиннур Мансуров үзебездә «Тукай үзәге» төзергә кирәк, дигән тәкъдим белән дә чыккан иде. Бу мәсьәлә актуальләшә бара.
«Тукай үзәге» оешса, ул ХХ гасыр татар әдәбиятын өйрәнү өчен дә менә дигән мөмкинлекләр тудырыр иде. Зиннур Мансуров күңелендә әнә шундый уйлар бүген. Бу урында сабакташым турында тагын бер-ике кәлимә сүз әйтү кирәктер. Зиннур Мансуров – XIX гасыр ахырында туган Тукаебыз белән әңгәмә корган, аннан «интервью алган» бердәнбер әдип. Бу сүзләрем бераз сәер яңгырыйдыр. Зиннур «Тукай белән әңгәмәләр», «Тукайча татар кодексы» китапларын язгач, мин: «Ни өчен нәкъ менә Тукайга мөрәҗәгать иттең?» – дип сораган идем. «Күпме әдипләрнең иҗатын өйрәндем, әмма иң лаеклысы – Тукай дигән нәтиҗәгә килдем. Тукайдан үзеңне борчыган бөтен сорауларга җавап табып була», – дигәнрәк сүзләр әйткән иде ул.
2010 елда миңа Тукай эзләреннән озын-озак сәфәргә чыгарга, Казахстан, Кытайда яшәгән кардәшләр күңеленнән Тукай рухын барларга насыйп итте. Бу хакта яздым да, очрашуларда да сөйләп йөрим. Әмма язган саен язасы, сөйләгән саен сөйлисе килә. Чит мәмләкәтләрдә яшәүче кардәшләребезнең, аларның олысы-кечесенең бүген дә Тукай шигырьләрен яттан белүләре турында ничек дәшми каласың ди инде! Бу көннәрдә әле Удмуртиядәге Можга шәһәреннән шалтыраттылар. Очрашуга чакырдылар. Казахстанның Кустанай каласына да дәштеләр. Мәскәү, Петербургтан да хәбәрләр бар. Алда Тукайлы сәфәрләр көтә. «Барам», – дип өздереп әйтмим. Минем өчен иң куанычлысы – илнең генә түгел, дөньяның төрле почмакларында да Тукайлы халык яшәве. Очраша-күрешә алмасак та, хәбәрләшеп яшик, кардәшләр!
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез