Газетага язылу

«ВТ» игълан иткән «Тукай рухында» флешмобы катнашучыларының иҗаты белән таныштырабыз

Күптән түгел без газетаның «ВКонтакте»дагы рәсми сәхифәсендә «Тукай рухында» дип аталган флешмоб башлап җибәрдек. Ул 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

«ВТ» игълан иткән «Тукай рухында» флешмобы катнашучыларының иҗаты белән таныштырабыз

Максатыбыз – татарның бөек шагыйре туган айда янә бер кат аның шигърияте белән рухлану, укучыларыбызны каләм чарларга өндәү. Шарты бик гади: түбәндәге икеюллыкны дәвам иттерергә кирәк.
Туган телне бәйләп йөрәкләргә,
Апрель саен Тукай эндәшә.

 Флешмобта катнашкан берничә кешенең иҗаты белән танышыйк. 

 

Туган телне бәйләп йөрәкләргә

Апрель саен Тукай эндәшә.

Әкиятләрең, шигырьләрең белән

Хәтерләрдә, Тукай, гел яшә!

 

Бөек әдибебез туган бүген, –

Дөнья татарлары Тукае!

Тукаедай милли улы булган

Ямьле-җылы язның бу ае...

 

Гали белән Кәҗә бик тә дуслар.

Кара Әхмәт, Яңа Кисекбаш.

Казанына «Пар ат» белән килгән

«Таз малай»га Апуш сабакташ.

 

Шүрәлеләр, Дию, Җен-пәриләр,

Акбай, Былтыр, Су аналары.

Күбәләкләр, җитез карлыгачлар

Һәммәсе дә – аның «бала»лары.

 

Тукай шигырьләре бик тә якын,

Күпме генә вакыт үтсә дә.

Мәңге-мәңге әле яшәячәк,

Үзе бик яшь килеш китсә дә...

 

Нинди матур көн соң әле, дисәм, –

Туган көне бүген Тукайның.

Һәрчак кояш чыга безгә көлеп,

Азагында, ямьле бу айның!

Марсель Гыйльфанов

Туган телне бәйләп йөрәкләргә,

Апрель саен Тукай эндәшә.

Әйтә кебек: «Газиз татар халкым,

Сезнең белән мин гел янәшә.

 

Мин һаман да туган тел сагында,

Җырым белән сезне көйлимен.

Шигырьләрем аша телебезнең

Матурлыгын сезгә сөйлимен.

 

Горурлыгы белән масаямын,

Күпне күргән газиз халкымның.

Кайгырамын күреп, телне баскан

Яңа заманалар шаукымын...

 

Мирас булып калган зур тарихны,

Гореф-гадәт, рухи байлыкны.

Саклагыз сез, ата-бабалардай,

Яклап үзегезнең хаклыкны!»

 

Туган телне бәйләп йөрәкләргә,

Апрель саен Тукай эндәшә...

«Җырлап торган ана телегезне

Онытмагыз!» – диеп, ул дәшә.

Зәлия Нуриәхмәтова

Туган телне бәйләп йөрәкләргә,

Апрель саен Тукай эндәшә.

Бар табигать, милли җанлы һәркем

Шагыйрь теле белән сөйләшә.

 

Халкыбызның бер сөекле улы

Берләштерә күпме инсанны.

Чит илдә дә аны сөйгәннәрнең

Исәпләсәң, юктыр һич саны.

 

Уянганда язда барлык дөнья,

Уянадыр халык күңеле.

Йөрәкләргә Тукай моңы тулып,

Ташкын булып җиргә түгелә.

 

Балачактан безгә таныш Тукай

Туган телгә мәдхия җырлады.

Гасырлардан-гасырларга күчеп

Яңгырап торыр аның җырлары.

Рушана Вәли

 

Туган телне бәйләп йөрәкләргә

Апрель саен Тукай эндәшә,

Мәңге сүнмәс шигырьләре аша

Газиз халкы белән сөйләшә.

 

Тукай рухы белән сугарылган

Татар дөньясының булмышы,

Бөек шагыйрь дә ул, сабый да ул

Ятимлекнең күргән сагышын.

 

Татар телен салып бишегенә

Матур көйләр көйләп багучы,

Җан өрүче безнең шигърияткә

Яктылыкка алып чыгучы.

 

Халкым, милләт диеп өзелүче,

Кузгатучы аның йөрәген,

Мәгърифәтле булсын татар, диеп,

Күтәрүче алыш байрагын.

 

Тукай бит ул бик җитди дә булган-

Караңгылык белән көрәшче,

Ә күңеле шундый нечкә булган-

Әкиәти дөнья күрүче.

 

Ул тәфсилләп язган Су Анасын

Безнең елгада да күргәннәр,

Алларына килеп басмаса да

Шүрәлеләр барын белгәннәр.

 

Су Анасы күрсәк -курыкмабыз,

Тукай герое ич, диярбез,

Каушамабыз Шүрәлене очрап,

Кытыкламаса да – көләрбез.

 

Кетәкләми бездә бер тавык та,

Ул язганча – бары җырлыйлар,

Татар кызлары да, моңланганда,

Ул яраткан көйне көйлиләр.

 

Ул сокланган нәфис күбәләкләр

Болыннарда очып уйныйлар,

Өрфиядәй нечкә канатларын

Ямьле җәйдә кагып туймыйлар.

 

Очып килә чит-ят очкычлары

Кайчагында күкнең төбеннән,

Чиксез күктә ниләр булмас, дигән,

Тукайга дамы соң күренгән?

 

Күп шигыре табигатькә бәйле,

Ә табигать – безнең күз алда,

Иксез-чиксез күге, урманнары,

Су Анасы йөзгән елга да.

 

Татар халкы өчен иң изге җан-

Тукай һаман йөрәк түрендә,

Рухи дөньябызны да яктырта,

Табигать тә искә төшертә.

Зөһрә Гайнуллина

 

Туган телне бәйләп йөрәкләргә

Апрель саен Тукай эндәшә.

Әйтерсең лә шигырьләре аша

Яңа буын белән сөйләшә.

 

Әйтә сыман: «Туган телең ярат!

Сиңа бит ул – очар өчен канат.

Ата-бабалардан әманат.

Туган телне белү иҗтиһад.

 

Милли моңнар, гореф-гадәтләр,

Ана теле аша бирелә.

Шуның өчен, дустым, һичкайчан да

Туган телеңне син онытма!»

 

Апрель ае җиткән саен шулай

Күңелем Тукай белән сөйләшә,

Язлар саен шигырьләре аша,

Шагыйрь безнең белән серләшә.

 

Кыска гына гомер яшәсә дә,

Тормыш юлы – яшәү үрнәге.

Халкыбызны яктылыкка илтер,

Мәңге яшәр аның иҗаты!

Фәнзилә Биктимерова

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре