Газетага язылу

Айрат Сәмигуллин: «Балаңның һәлак булуы – иң зур кайгы»

Ел башыннан Татарстан юлларында 716 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 85 кешенең гомере өзелгән, 867 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.

Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, һәлак булучылар 23 кешегә арткан. Бу турыда журналистлар белән очрашуда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин хәбәр итте. Язга чыккач, юл сакчыларының мәшәкате тагын да артты. Тизлек яратучылар мотоцикл иярли, бала-чага электросамокатта чабыша, питбайкка менеп атлана. Кан белән язылган кагыйдәләрне санга сукмау һәлакәткә китерә.

 

– Республика юлларындагы хәлне фаҗига дип кенә бәяләп була, чөнки соңгы өч ел дәвамында һәлакәтләрнең артуы һәм нәтиҗәләрнең авыраюы күзәтелә, авариядә һәлак булучылар да күбәя, – ди Айрат Сәмигуллин.

 

Ул күптән түгел генә булган ике очракка аерым тукталды. Әлки районында «Лада Гранта» тракторга килеп бәрелеп, җиңел машинадагы дүрт кеше һәм тракторчы һәлак булды.

 

– Машина йөртүче тормозга басып өлгермәгән, шуңа күрә рульдә килеш йоклап киткән булырга мөмкин. Өч бертуганның һәм тагын бер танышларының төнге балык тотудан кайтулары булган. Машина йөртүче рульгә арыган килеш утырган. Нәтиҗәдә, үзе дә, пассажирлар да һәлак булды. Кызганыч, эшкә дип чыгып киткән, бернинди гаебе булмаган трактор йөртүченең дә гомере өзелде, – диде полковник Сәмигуллин.  

 

Икенче куркыныч очрак Кайбыч районында килеп чыкты. Монысында «Хундай» автомобиле зур тизлектә «Газель»нең артына килеп бәрелә. Җиңел машина йөртүчесе һәм өч пассажир шунда ук һәлак була.

 

– Бу юлы да авария сәбәбе – машина йөртүченең арыганлыгы. Ул моңа кадәр йокламыйча 2000 км юл узган булган, – ди Айрат Сәмигуллин.      

Карлар эрүгә, юлларга мотоцикллар чыга. Татарстанда инде бу төр транспорт катнашындагы унбер авария теркәлгән, бер кеше һәлак булган. Узган ел мототранспортка бәйле 277 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда унҗиде кеше һәлак булган, 305 е зыян күргән. Гомумән алганда, мотоцикллар катнашында килеп чыккан аварияләр 43 процентка арткан. Сәбәбе – мотоцикллар саны арту.

 

– Һәр юл һәлакәте – очраклылык түгел, ә юл-транспорт кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсе. Мотоцикл – куркыныч транспорт, аның белән авариягә очраганда кеше сәламәтлегенә һәрвакыт зыян килә, – ди Айрат Сәмигуллин.

 

Соңгы елларда бигрәк тә балалар катнашындагы аварияләр саны арта. Инде хәзер үк бер очрак теркәлгән. Узган ел исә мототранспортка утырган балалар 41 тапкыр авариягә эләккән. Бер бала һәлак булган. Кырыгы зыян күргән.

 

– Күпләр питбайкны мотоцикл белән бутый. Әмма бу – спорт инвентаре гына: аның белән бары тик махсус мәйданчыкларда гына йөрергә ярый, гомуми юлларга чыгу тыела, – ди Айрат Сәмигуллин.

 

Әмма әти-әниләр бу сүзләрне ишетми. Быелдан Татарстанда тагын да катгыйрак чаралар күрә башладылар. Мототранспорт белән авариягә эләгеп, җитди зыян күргән балаларның әти-әниләренә карата җинаять эше ачылачак. Ә бу инде – штрафтан да зуррак җәза бирелергә мөмкин дигән сүз. ГАИ идарәсендә узган ел булган һәлакәтләрне дә тикшереп чыгарга тәкъдим итәләр.  

 

– Һәр очрак – әти-әни өчен фаҗига. Балаңның һәлак булуы – иң зур кайгы. Һәм, кызганыч, бу фаҗигаләргә күп очракта әти-әниләрнең җиңел уйлавы сәбәп була. Мин үзем дә балалар һәлак булган авария урыннарына барам. Газизен югалткан әти-әниләрнең дә хәлен күргәнем бар. Аларның ни кичергәнен күрү чит кешегә дә авыр, – ди Айрат Сәмигуллин.      

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре