Газетага язылу

Озын хезмәт юлы: «Нефтехим»да зур стратегик сессия узды

«Нефтехим»да «Озын хезмәт юлы» программасын үстерү буенча зур стратегик сессия узды. Ул – СИБУРның төп профессионалларны саклап калу һәм нефтехимиклар буыннары арасында дәвамчылыкны үстерүгә юнәлтелгән эшчәнлекнең бер өлеше.

Озын хезмәт юлы: «Нефтехим»да зур стратегик сессия узды

Саклап калу һәм арттыру

Стратегик сессия компаниянең 17 предприятиесе вәкилләрен – генераль директорларны, баш инженерларны, компетенцияләр үзәкләре җитәкчеләрен һәм программаның лидерларын берләштерде. Очрашуның төп темасы – бердәм стратегия булдыру. Мондый эшчәнлек ветераннар тәҗрибәсен җитештерү процессларында яхшырак кулланырга мөмкинлек бирәчәк.

– «Озын хезмәт юлы» программасы остазлыкка яңа караш булдыра, тәҗрибәле белгечләр өчен өстәмә мөмкинлекләр ача. Без кабатланмас профессионалларны производстовага кайтарабыз һәм аларның нәтиҗәле эшли алулары өчен шартлар тудырабыз. Бүген «Нефтехим»да эшләүче 10 мең хезмәткәрнең якынча 2,5 меңе – яшьләр. Һәм нәкъ менә өлкәннәрнең тәҗрибәсе, яшьләрнең кыюлыгы һәм амбицияләре бергә кушылганда иң яхшы карарлар туа, – дип ассызыклады «Түбән Кама Нефтехим»ның генераль директоры Марат Фәләхов.

СИБУР «Озын хезмәт юлы» программасын 2023 елда башлап җибәргән иде. Бүген программада 140 тан артык эксперт катнаша, шуларның 46 сы – «Нефтехим»да эшли. Тәҗрибәле хезмәткәрләр эксперт ролендә чыгыш ясыйлар, үз белемнәрен яшь хезмәттәшләренә тапшыралар. Шулай ук яңа этилен комплексын төзү һәм эшләтеп җибәрү, гексен производствосы, АГХК, ДГП-2 кебек зур инвестиция проектларын тормышка ашыруда катнашалар.

Программага пенсия яшенә якынлашучы хезмәткәрләр дә, производстводан киткән, әмма озак еллар хезмәт куйган предприятиеләренә яңадан файдалы булырга мөмкинлекләре һәм теләкләре булганнар дә керә. НКНХда «Озын хезмәт юлы»нда катнашучыларның уртача яше – 62,  иң өлкәненә 74 яшь.

Катнашучыларны производство үзенчәлекләрен исәпкә алып, дистә еллар дәвамында тупланган тәҗрибәләре һәм остазлыкка сәләтләре буенча сайлап алдык. Профессионал булу гына түгел, белемнәрне нәтиҗәле тапшыра белү дә мөһим. Программада катнашучыларның күбесе «СИБУРИНТЕХ-НК»да корпоратив тренерлар әзерләү курслары уза, – диде «Нефтехим»да «Озын хезмәт юлы» җитәкчесе Ирек Әгъләмов. – Компания өчен бу – кадрлар дефицитын каплау ысулы гына түгел, ә конкрет технологик мәсьәләләр, җитештерү һәм ремонт мәсьәләләре буенча уникаль тәҗрибәне саклау һәм тапшыру мөмкинлеге дә. Ветераннар катлаулы җитештерү мәсьәләләрен хәл итәргә, хаталарны читләтеп узарга, штаттан тыш хәлләр һәм җәрәхәт алу куркынычларын киметергә ярдәм итәләр.

Яшьлек янында тәҗрибә

Программаның икътисадый нәтиҗәсе инде сизелә: ветераннарның киңәшләре җитештерүнең туктап калуын булдырмаска, җиһазларның ышанычлылыгын арттырырга һәм технологик процессларны камилләштерергә ярдәм итә. «Озын хезмәт юлы»нда катнашучылар үзләре профессиональ үсешнең яңа этабын кичерәләр, шул ук вакытта яраклашырга мөмкин булган хезмәт шартларын, махсус социаль пакетны һәм керемне пенсия белән берләштерү мөмкинлеген алалар.

«Озын хезмәт юлы» эксперты Морат Ачилов НКНХда 30 ел эшләгән. Пенсиягә дивинил һәм углеводородлы чимал заводының баш механигы вазыйфасыннан чыккан.

Яшь хезмәттәшләргә насослар һәм компрессорлар кебек җиһазларны ремонтлауга бәйле катлаулы хәлләрдә ярдәм итәм. Алар шул ук хаталарны кабатламасыннар һәм тискәре нәтиҗәләрне алдан күрсеннәр өчен булган тәҗрибәмне яшьләргә тапшырырга тырышам, – диде Морат Ачилов.

Остазлык институты чикләрен киңәйтә торган программа заман таләпләренә җайлашуны дәвам итә. Стратегик сессиядә аны үстерү буенча берничә инициатива кабул ителде. Идарә итүнең корпоратив вертикален булдырырга, «Озын хезмәт юлы» экспертларын мәктәптә производство башлыкларын укытуга җәлеп итәргә һәм остазлык һәм профильле уку йортлары студентлары белән хезмәттәшлекне, укыту практикаларын киңәйтергә дигән тәкъдимнәр программаны үстерүдә ярдәм итәчәк.

«Озын хезмәт юлы» программасы – җитештерү процессларына йогынты ясауның көчле чарасы. Мондый очрашулар көчләрне, юл карталарын чагыштырырга, көтүләр һәм ярдәм итүләр балансын сакларга булыша, дип билгеләп үтте СИБУР җитештерү предприятиеләренең персонал белән идарә итү буенча җитәкчесе Наталия Салий.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре