Лайклы тормышмы, лаеклысымы?

Бер чиктән икенчесенә ташланмас өчен нәрсә эшләргә кирәк? Сүзебез – интернет-тормыш турында. Яшерен-батырын түгел, тәүлекнең күп өлешен виртуаль дөньяда үткәрәбез. Күпләр аны миллионлаган язылучылар җыеп, төп керем чыганагына әйләндерә алды. Ә кайсылары виртуаль дөнья белән чын тормышны бутый. Үзе генә түгел, кешенең дә башын әйләндерә. Хайп тоту, ягъни рейтинг күтәрү өчен кешеләрнең үлемен интернетка чыгарудан да тайчынмыйбыз. Шулай итеп, интернетта «яшәү»нең чиге бармы? Анда нәрсә ярый, нәрсә ярамый? Без бу сорауларны виртуаль актив тормыш алып барган психолог, табиб, дин әһеле, шагыйрь, блогерларга бирдек.

Яшерен-батырын түгел, әлеге темага алынуга Катя Диденко вакыйгасы сәбәпче. Популяр блогерның туган көнендә бассейнга «коры боз» салдылар һәм анда ире, дуслары вафат булды. Күпләр блогерның ире вафатыннан соң ук эфирга чыгуын кабул итә алмады. Шул ук вакытта Катяны аклаучылар да бар. Әлеге вакыйга тынып өлгермәде, бер егет йөргән кызына видеохушлашу юллап, үз-үзенә кул салды. Бу ясалма тормышны чын тормыштан өстен куюмы? Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтүенчә, әлеге вакыйгалар – шайтан вәсвәсәсенә бирелү мисаллары:

– Аллаһы Тәгалә биргән һәрбер әйберне, интернетны да, савап итеп тә, гөнаһ итеп тә кулланып була. Интернет та чиргә әйләнеп китәргә мөмкин. Аллаһы Тәгалә халкыбызны шул афәттән сакласын иде. Еш кына виртуаль дөнья рия гамәлләргә сәбәпче. Мәсәлән, халыкка менә миңа нинди матур чәчәк бүләк иттеләр дип күрсәтү. Рия, ягъни “показушный” әйберләр белән сез әҗер-савапларыгызны яндырасыз. Шайтан үзен яратканын, мактаганын ярата. Моңа бирелеп кеше төп вазифасын оныта. Коръән буенча барысы да ачык. Бар рөхсәт ителгән гамәлләр, бар хәрәме. Интернет хәләл дә, хәрәм дә була ала. Туганнар белән аралашу – хәләл. Ә инде интернет белән мавыгып китеп эшләребез эшләнми, аш пешми, бала елый икән – бу гөнаһ. Берәүнең «коры боз» салынган бассейнда үлеп ятканын икенчесе видеога төшерә икән, бу дөрес гамәл түгел инде. Телефоныңны читкә ыргыт та, коткару турында уйла югыйсә. Бу очракта шайтан үз эшен эшләгән дип уйлыйм.

Блогер Ринат Галиәхмәтов (Татар малай) баштарак үзенең дә лайклар артыннан куганын яшерми. Ләкин ул бөтен тормышны халыкка күрсәтү ягында түгел:

– Үз блогымны алып баруыма быел биш ел була. Хәзер мин лайклар өчен генә яшәмим. Ике ел элек, өйләнгәч микән, фикерем үзгәрде. Төп максатым – кызыклы контент булдыру. Лайклар бармы, юкмы – миңа инде барыбер. Ләкин караулар саны мөһим. Чөнки кызыксынучылар саныннан чыгып нинди темаларның кызыклы икәнен билгелисең, алга план корып куясың. Ә инде интернетта «матур» тормыш кору мине кызыксындырмый. Чөнки мин моңа капма-каршы позициядә. Шуңа күрә хәерчелекне күрсәтәсең, киемең начар, дип тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Тормышны ничек бар – шулай күрсәтәсе килә. Без бай яшәмибез, эшләп яшибез. Тиресен дә түгәбез, ял да итә беләбез. Блогер Катя Диденко вакыйгасына килгәндә, аның видеосын күргәч, шаккаттым. Шаяртып әйтәме соң бу, дип аптырадым. Хайп өчен ясалган дип уйлыйм. Мәсәлән, минем тормышымның 5 проценты гына интернетта чагыла. Мәсәлән, якын кешебезне югалтуны чыгармадык, Илүзә белән йөрешкәнне белмәделәр. Бик шәхси әйберләр күз уңына чыгарылмый. Аннары негативны, сәясәтне чагылдырмыйм.

«Фейсбук»та балалар психологы Римма Галиева актив. Ул сәяси мәсьәләләргә үз карашын белдерә. Ә иң мөһиме, яман чиргә каршы көрәшүчеләргә киңәшләр бирә. Римма Галиевада – бу чирнең соңгы стадиясе. Аның сәхифәсе медицина тикшеренүен узучыларга, бу чирга каршы көрәшүчеләргә, аларның якыннарына файдалы. Ә «лайк» артыннан куучыларга аның үз карашы:

– Нарциссизм дигән күренеш бар. Моңа үзенә даими игътибар таләп иткән кешеләр керә. Алар ул игътибарны яулар өчен барын да эшли. Бәлкем Катя Диденко шундый очракка керәдер. Тәгаен әйтә алмыйм, чөнки ул кешене белмим. Әгәр шулай икән, мондый кешеләр интернет булмаган очракта, башка ысуллар уйлап табар иде. Интернет кешеләрне акылсыз адымнарга этәрми. Ул бары бик кешеләрнең теләкләрен тормышка ашыру коралы гына. Игътибарга сусаган кешеләр башка алымнарны да куллана. Ул киемдә, үз-үзеңне тотышта, синең гамәлләреңдә чагыла. Лайкка мохтаҗ булу, лайк артыннан кууның да сәбәбе нәкъ менә нарциссизм булырга мөмкин. Икенче сәбәп – ялгызлык. Россия – җәмгыятьтә таркаулык хөкем сөргән, кешеләр бер-берсеннән социаль изоляциядә яшәгән (атомизация) илләрнең берсе ул. Без – крестьяннар иле. Кешеләр авыллардан китеп тамырларыннан өзелде, үз даирәләрен югалтты һәм шәһәрләшү барышында бер-берсе белән тыгыз элемтә урнаштыра алмады. Без аз аралашабыз, бер-беребезгә ярдәм итмибез, коллективизм хисе, ярдәмләшү бетте. Бергә җыелу, үз мәнфәгатьләребезне бердәм рәвештә яклау юкка чыкты. Без – ялгызлар. Дөрес, аралашу бөтенләй дә юк түгел инде. Сыйныфташлар белән аралашабыз, гаилә белән. Бу яктан караганда, социаль челтәрләр – адәм балалары аралашуының суррогаты. Чөнки анда ничек кенә яхшы һәм рәхәт булмасын, ул чын аралашу түгел. Без яхшы компания белән аралашабыз дигән иллюзия тудырабыз һәм шунда «яшибез». Бу очракта лайклар ялгызлыктан котылу өчен җыела. Үземнең интернетта активлашуыма килгәндә, миндә яман чирнең соңгы стадиясе. Авырганчы социаль челтәрләрне эш өчен генә файдалана идем. Ә инде физик яктан мөмкинлекләр чикләнгәч, өйдән чыгып китү, кешеләр белән аралашу сәламәтлек өчен куркыныч тудыргач, мин социаль челтәргә килдем. Чөнки гомер-гомергә актив кеше идем. Бара алмыйм икән, язам. Аннары социаль челтәрләр минем шикелле кешеләр өчен психотерапия чарасы да. Авыр хәлдә калучыларга юату сүзләре дә кирәк. Без аны биредә табабыз.

Табиб Айрат Зыятдинов та интернетта популяр. Ул социаль челтәрләрне пычакка тиңли. Пычак белән яхшы гамәл дә, начарын да кылып була:

– Мин – табиб һәм авыруларның килеп чыгуының төп сәбәбе күңел тынычлыгы булмаудан икәнен беләм. Һәр кешене психологка җибәреп булмый, шуңа күрә һәр табиб ниндидер дәрәҗәдә психолог ролен дә үти. Кеше күп вакыт үзенең эчке дөньясына кулланыш таба алмый. Без еш кына гаиләдә, әти-әни белән булсынмы ул, балалар беләнме, уйныйбыз. Бу уйнауның файдасы – якыннарыбызның кәефен җибәрмәс, хәтерен калдырмас өчен, аларга ошаган нәрсәләрне генә эшләргә тырышабыз. Гаиләне саклап каласыбыз килә. Ә эчке энергияне кая куярга? Япониядә, мәсәлән, психологик чистарыну бүлмәләре бар, анда кереп кычкырырга, «груша»ны дөмбәсләргә мөмкин. Хәзер инде кеше психологик бушануны интернетка чыгара башлады. Начармы бу, яхшымы – четерекле сорау. Үзен тормышта таба алмаган кешеләргә бу ысул кирәк, әлбәттә. Үземә килгәндә, мин интернетта үзем кызыксынган татар дөньясын, медицина, ислам дөньясын табам. Дөрес, вакытны ала, ләкин ул файдага дип уйлыйм. Аралашуны агрессиягә әйләндермәскә, ниндидер кысадан чыкмаска кирәк. Интернет пычак шикелле ул. Аның белән хәерле эшләр эшләргә, ризык әзерләргә була. Шул ук вакытта салкын коралга әйләндерү очраклары да юк түгел.

Блогер Рөстәм Нәбиев өчен интернет-сәхифә – керем чыганагы. Ләкин ул чын тормышны алмаштыра алмый:

– Мин интернет-блогымны үзем кичергән фаҗигадән соң башладым. Яңа тормыш кордым һәм инвалид коляскасында булсам да, тулы канлы тормыш белән яшим дип күрсәтә алдым. Мин тормышны яратам, гаиләмне, үземне шушы сәхифә белән туендыра алам. Бу – минем өчен икенче тормыш. Һәм аны матур итеп түгел, ничек бар – шулай күрсәтәм. Лайк дигәннән. Блогер өчен ул мөһим. Мәсәлән, сез эшкә акча эшләү өчен барасыз. Блогерлар өчен лайк – шундый ук бүләк ул. Ләкин беркем дә лайк артыннан кумый. Лайк безнең сәхифәнең активлык дәрәҗәсен күрсәтә. Активлык исә акча эшләүгә бәйле. Сер түгел, блогерлар реклама хисабына яши. Мин дә шул исәптән. Бу – минем бердәнбер керем. Шуңа күрә сәхифә үссен, лайклар артсын өчен барысын да эшләячәкмен. Чөнки бу – статистика. Статистика зур булган саен реклама өчен күбрәк түләнә. Катя Диденкога килгәндә, ире үлгәч, элемтәгә чыкмыйча булдыра алмый иде ул. Чөнки аның миллионлы аудиториясе бар һәм аны да үлгән дип яза башлаганнар иде. Ләкин Катя элемтә вакытында шок хәлендә иде. Үзем Инстаграмны тормышымнан өстен куймыйм. Анда минем бөтен тормышым да чагылмый. Чын тормыш белән яшәргә кирәк. Кызларым, гаиләм бар, шөкер. Интернет ул – эш урыны, шул гына.

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин Инстаграмда популяр. Аның әйтүенчә, Инстаграм иҗатыңны укучыга шул мизгелдә җиткерү өчен кирәк. Ә китап чыгару шактый вакытны ала торган эш:

– Үзем өчен ачыш ясадым. Инстаграм минем өчен икән ул. Артык катлаулы түгел, укучының синнән төпле фикер көтүе дә күңелле. Китап чыгару – бик озак процесс. Ә монда язасың һәм ул шул мизгелдә укучыларыңа барып җитә. Бу җәһәттән Марат Кәбиров – виртуаль тормышны үзенә буйсындырган кеше. Минем андый максатым юк, миңа аралашу кирәк. Кешеләрнең җылы сүзе иҗатка стимул да бирә бит әле ул. Җырчыларның сәхифәләренә килгәндә, кайчак кереп карыйм. Анда көлсәң дә була, утырып еларга да мөмкин. Аларның тормышы башкача. Мин андый тормыш белән яшәмәс идем.

  • Без аралашкан кешеләр лайклы тормышның чиге бар дип саный. Ә инде лайк белән яшисеме, чын тормышка өстенлек бирәсеме – анысын һәр кеше үзе хәл итә. Шушы сайлауда кеше гомеренең иң кадерле, бәһасез бүләк икәнен онытмасак иде.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү