Газетага язылу

Рөстәм Насыйбуллин: «Халыкка югары сәнгать барып җитми»

Тормышта ул шундый гади, үзе әйтмешли, авыл малае. Ә менә сәхнәгә чыгып, Яхинның берәр романсын, яисә «Әдрән диңгез»не җырлап җибәрсә, аның бас-баритон тавышы шунда ук халык белән тулы залны биләп ала да, күңелгә ниндидер тормыш көрлеген өсти.

Рөстәм Насыйбуллин: «Халыкка югары сәнгать барып җитми»

Татарстанның атказанган артисты, Казан шәһәр филармониясе солисты, Нурлат районы егете Рөстәм Насыйбуллинның үзенә генә хас сөйкемле сөяге бар. Әңгәмәгә чакыргач, җырчы: «Без бик популяр түгел бит инде», – дип куйды. Рөстәм Насыйбуллин белән сөйләшүебезне дә шуннан башладык.

– Рөстәм, шундый тавышың, җырларны профессиональ башкаруың белән нигә үзеңне популяр түгел дип уйлыйсың?

– Безнең кебек тавышлы, патриотик, классик җырлар башкаручы җырчылар бик популяр була алмыйдыр инде ул...

– Нишләп халык бер көнлек җыр башкаручыларга мөкиббән китә, алайса?

– Халыкның үзаңыннан, тәрбиясеннән торадыр. Италиядә гомер буе, хәзер дә бельканто, опера җырлаучыларны тыңларга килүчеләр белән заллар шыгрым тулы. Бездә дә Опера һәм балет театрына билет табып булмый анысы, анда шул бер йөргән кеше йөри. Югары сәнгатьне кабул итеп бетермәүчеләр күбрәк шул. Эстрада концертларында кайвакыт Яхинның җырларын җырлап куясың, ул бөтенләй башка бер форматта, үзенә бер бизәк булып булып килеп керә. Тамашачы «болай да була икән» дигәндәй бераз аптырап та кала. Халыкка югары сәнгать барып җитми. Үсеп килүче буынны, балаларны да радио, телевидение аша классик җырларыбыз белән тәрбияләргә кирәк. Алайса алар интернеттан көе дә, сүзе дә булмаган җыр тыңлап, шуларны көйләп йөри.

– Соңгы вакытта барыбер халык ниндидер ностальгиягә бирелде әле...

– Халык сыйфатлы җырларны сагына башлады. Өлкәнрәкләр үткәннәрен юксына. Артистлар да онытылган җырларны кавер итеп яңартып чыгара, бу сөендерә.

– Син җырларны ничек сайлыйсың?

– Мин сүзләренә игътибар бирәм. Танылган шагыйрьләр белән дә хезмәттәшлек итәм. Аларның шигырьләрендә һәр җөмлә нәрсәнедер аңлата, аларга тирән мәгънә салынган. Тамашачыларның бәлки биеп утырасы киләдер, ләкин без сүзне җиткерү, тәрбия өстендә эшлибез.

– Консерватория тәмамлаган профессиональ җырчылар эстрадада яңгыраган кайбер бер көнлек җырларга ничек карый?

– Кайчагында кафеларда «одноразовый» савытлардан ашыйбыз бит, аларны кире юып тормыйлар, чүплеккә ташлыйлар. Ул шулай утильләшә. Ә матур, әйбәт тәлинкәдән ашау да күңелле, тәмле дә. Аны ташламыйлар, юып, кабат кулланалалар. Еллар буе хезмәт итә. Шуның кебек дип уйлыйм.

– Үзеңнең шундый тавышыңның көчен һәм патриотик, классик җырлар башкарырга кирәклеген кайчан аңладың? Әллә киңәш иттеләрме?

– Музыка мәктәбеннән башлангандыр. Мине гел 9 Май бәйрәмнәренә, Республика көненә җырларга әзерлиләр иде. Үзеннән-үзе шулай китте.

– Мондый тавыш кемнән күчкән?

– Өстән. Күп кенә артистларның әти-әниләре җырчы. Безнең гаиләдә мин генә җырлыйм. Әти: «Бабаң мәҗлесләрдә җырлый иде», – ди. Ә болай гаиләдә беркем җырламый, үзешчән сәнгатьтә катнашучы туганнарым бар, гармунда уйныйлар.

– Иҗат юлыннан китүеңне, консерватория тәмамлавыңны әти-әниең ничек кабул итте?

– Алар өчен горурлык инде ул. Музыка мәктәбенә районга йөреп укыдым. Аны кыска вакытта бетердем. Әлмәт музыка көллиятенә дә чакырдылар. Ләкин Казанга барып карарга булдым. Монда мин бер куплет җыр җырлап укырга кердем. Җырлый башлауга, Венера Хәсәновна Гәрәева туктатты. Ошатмадылар, ахры, дип уйладым. Авыл баласы бит, тәртипләрне белмим. Шуннан соң исемлек элделәр. Үз фамилиямне күргәч сөендем. Музыка училищесында дүрт ел укыганнан соң, укуымны консерваториядә дәвам иттердем. Вокал буенча имтиханны 100 баллдан 98 баллга тапшырып кердем. Укудан туйган бер мизгел булды. Ул вакытта өйләнгән идем, балалар туа башлады, яшәргә урын кирәк. Китәргә уйлап йөри башладым. Ләкин әти-әни һәм хатыным: «Укып бетерергә кирәк, дипломны син ничек тә алырга тиеш», – дип киңәш бирде. Аннары пандемия башланды. Без чыгарылыш имтиханнарын бирмәдек, дипломнарны урамда гына тапшырдылар.

– Синең кебек академик җырчыларга бүген иң авыры нәрсә?

– Иң авырымы?.. Радио-телевидениедә төрле катлау җырчылар булырга тиештер. Тик бөтен нәрсә акчага корылган. Яңа ел концертларында җырларга бәя куеп чакыралар. Түлисем килми. Ул акчага мин балаларымны ашатуны, киендерүне кулайрак күрәм.

– Сиңа акчаны кайсы юнәлешкә җибәрүнең яхшырак булуын уйларга икътисадчы белемең дә ярдәм итәдер. Югары белемле җырчыга финансларны үзләштерү нигә кирәк булды?

– Аграр институтта магистратураны «бухучет» буенча бетердем. Хәзер аспирантурада да укыйм әле. Җирләрне тикшерү буенча белем алам.

– Ә сиңа бу ни өчен кирәк?

– Белем арттыру начар түгел бит инде. Бәлки аның кирәге дә чыкмас. Ә бәлки киресенчә, кирәк булып куюы да бар... Тавыш бүген бар, иртәгә булмаска да мөмкин бит.

– Син – алдагысын уйлап эш итә торган егет бугай...

– Безгә Венера Хәсәновна: «Кешенең ким дигәндә дүрт елга планы булырга тиеш», – дип әйтә иде. Башта барыбер план, уй-фикерләр бар инде ул. Сабыр итә белергә генә кирәк.

– Ә өйләнгәч, өч балам булыр, дигән планың бар идеме соң?

– Анысын алдан ук планлаштырып була микән? Мин беренчесе кыз булсын дип теләгән идем. Шулай булды да, Аллага шөкер. Инде өченче сыйныфта укып йөри. Аннары ике малай туды. Бәлки әле тагын булыр.

– Өч бала әтисе нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Чын ир-ат булырга, дөрес тәрбия бирергә тиеш. Без нинди тәрбия күреп үстек, алар да шуны күреп үсә. Баланы әти-әни начарлыкка өйрәтми инде ул. Без хәзер өй салып ятабыз. Улларыма: «Планлаштырып акча җыясы, менә бу әйберне аласы бар», – дип аңлатам. Беркөн туганнарыбызга ашка кайттык. Сәдака тараттылар. Берзаман малайлар акчаларын: «Әти, без өй салырга җыябыз бит, безнекен дә ал», – дип, азрак үзләренә калдырганнар да миңа китереп бирделәр. Менә шул тәрбиядер инде, аңлап үсүләре.

– Балаларга дөрес тәрбия биреп, матур гаиләдә яшәү өчен хатынның да акыллы булуы кирәк бит әле ул...

– Монысы беренче чиратта.

– Хатыныңны нинди таләпләр буенча сайладың?

– Үзеннән-үзе килеп чыкты инде ул.

– Гашыйк булганыңны сизми дә калдың, димәк?

 – Мин хәзер дә хатыныма көн саен ныграк гашыйк булам.

– Моның өчен җитди сәбәпләр булырга тиештер. Сине нәрсә гашыйк итә?

– Фикер йөртүе. Аның алга куйган планнары һәм икебезнең дә планнар туры килү. Ул – Кукмара кызы бит, анда эшчән халык яши. Әби-бабайдан да уңдым. «Кияү» дип кенә торалар.

– План белән яшим дисең, андый кеше хыялый да була. Синең иң зур хыялың нинди?

– Иң зур хыялым – нормасын тутырган кеше булып калу. Ишеген ачып керергә өем булсын. Гадел булып иҗат итәргә язсын. Бәлки әле заллар тутырып, концертлар да куярбыз. Андый хыяллар да бар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре